Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ни өчен сигез бала анасын Тукай районында эшкә алмыйлар?

22 Ноябрь 2017 1405
Хәмидуллиннар турында язарга алынуымны белгәч, Тукай районы Мусабай-Завод авылы халкы миңа: “Алла ярдәм бирсен!” – диде. Хәмидуллиннар – сигез бала тәрбияләүче гаилә. Дүртесе – үзләренеке, дүртесен асрамага алганнар. Бер караганда, боларга дәррәү кул чабып, мактап кына утырасы кебек. Тик Мусабай-Завод халкының күпчелеге Хәмидуллиннар диюгә башта ярсый, аннары дер калтырап төшә һәм табан ялтырату җаен карый. Заманында Сталин сүзен телгә алуга шүрләгән кебек, Хәмидуллиннар белән юллары кисешүдән куркып яшиләр. Әтиләре – әзмәвердәй Васил түгел, әниләре Чәчкә авылны йодрыгында тота икән...
Сәер хатлар

Хәмидуллиннар белән минем юлым кисешүгә редакциягә килгән ике хат сәбәпче булды. Биредә бу гаиләнең уңган-булган гаилә икәне бәйнә-бәйнә язылган. Ләкин Тукай районы хакимияте, авыл халкы шул дәрәҗәдә әшәкеләр ки, бу шәп гаиләнең кадерен белмиләр, ничек тә мыскыл итү, юкка чыгару җаен карыйлар икән. Чәчкә Хәмидуллинага бигрәк тә нык эләгә: аны төрле дәүләт оешмаларыннан гел елатып кайтаралар, беркая эшкә алмыйлар, түрәләр кабул итмичә, бүлмәдән бүлмәгә туп урынына йөртә. Кыскасы, автор хатта Чәчкә Хәмидуллинаны мескенгә чыгарып, авыл үзидарәсенең, балалар бакчасының, район хакимиятенең тетмәсен теткән. Иң кызыгы – ике хатның да эчтәлеге, хаталары, хәтта өтерләренә кадәр бер, авторлары гына төрле. Берсен Чәчкә Хәмидуллинаның әнисе Ракия Шәмсетдинова язган, икенчесе астында Ракия апаның бертуганы Рәмзия Петрова исеме тора. Ә телефон номеры өченче кешенеке – Чәчкә Хәмидуллинаныкы. Соңыннан ачыкланганча, хатлар авторы да Чәчкә үзе булып чыкты. Баксаң, аның чын исеме дә Чәчкә түгел, Марина икән. Кечкенәдән ике исем белән йөри, ди. Кыскасы, сер өстендә сер монда!

Сигез бала анасы

Беренче эш итеп, Чәчкә Хәмидуллина белән таныштым. Аны белгәннәр минем белән килешер: бу ханымның уңганлыгына шаккатмалы. Әйткәнемчә, Чәчкә һәм Васил сигез бала тәрбияли. Үзләренең өч кызлары – Ландыш, Ләйсәнә, Альбина үсеп буйга җиткәч, тәрбиягә тагын ике малай, ике кыз алалар. Никита, Карина, Олеся, Кирилл Королевларга бүген 5, 6, 8 һәм 10 яшьләр. Икесе мәктәптә укый, икесе балалар бакчасына йөри. Аларны балалар йортыннан алып кайтып, күп тә үтми, үзләренең тагын кечкенә малайлары – Ислам туа. Аңа хәзер 1,5 яшь. Шушы кадәр гаиләне карап-тәрбияләп тору өстенә, Хәмидуллиннарның абзарында өч сыер, алты бозау, кош-кортның исәбе-чуты юк! Бакчалары тулы яшелчә, җиләк-җимеш шаулап үсә. Әле арендага 25 гектар җир алып, шуны да эшкәртәләр, иген игәләр. Васил Хәмидуллинның төп эше агрофирмада, механизатор ул. Шуннан бушаган арада үз җирләрен эшкәртә, мал-туарына җитәрлек азык әзерли. Әни кеше – Чәчкә исә көн саен Чаллыга йөреп укырга, икенче югары белем алырга да өлгерә. Искитмәле: ничек җитешәләр диген!

– Безгә 40 яшьләр тирәсе, ике олы кызыбыз КФУда укып йөргән чак. Зур йортыбыз бушап, үзебез бераз ямансулап калдык. Шуннан ирем белән утырып сөйләштек тә, асрамага бер малай алырга булдык, – ди Чәчкә Хәмидуллина. – Тик бер бала алу катлаулырак икән, безгә берьюлы дүрт бертуганны тәкъдим иттеләр. Язмышыбыз шулардыр, диештек. Королевларның сәламәтлекләре белән дә кызыксынып тормадык, сайланмыйча, икеләнмичә, аларны Алексеевскидан бардык та алдык. Үз әниләренә хәзер 27 яшь, соңыннан тавыш-гауга чыкмасын өчен аның алиментларыннан баш тарттык. Ул балалар алып кайтканда нинди иде дә, өч елдан соң, ягъни бүген нинди – чагыштыра торган түгел. Кайткан мәлдә бер тәрбия күрмәгәннәр, кешедән куркалар, кечкенәсе чүлмәккә дә утыра белми, авырып та алдылар. Хәзер исә “әни”, “әти” дип өзелеп торалар. Олысы эшкә өйрәнсен дип, үзем белән абзарга ияртеп чыга башладым. Иртәдән кичкә кадәр хәрәкәттә без, утырып торырга вакыт юк. Ашарга да зур казан белән пешереп куйганыбыз юк, чөнки бер пешергәнне икенчегә җылытып ашамыйбыз. Өстәлдә һәрчак берничә төрле ризык – кем нәрсә ярата бит...
Күчмә тормыш

Ризыкта гына түгел, Хәмидуллиннарның тормышында, гомумән, бертөрлелек юк. Алар һәрвакыт маҗарага юлыга, бер урыннан бер урынга күченеп йөри, эш урыннарын еш алыштыралар. Авырлыклар да килә үзләренә – берничә мәртәбә каралты-куралары яна. Гаилә коргач та, Чәчкәнең әнисенең туган авылы Ташкичүдә яши башлыйлар, 1993 елда Чәчкә шунда ук мәктәптә балалар укытырга керешә. “Әтисе: “Монда сиңа яшәргә ирек бирмәячәкләр”, – дигәч, Сарман районы Нөркәй авылына күченеп китәләр. Шунда йорт җиткерәләр, Чәчкә күршедәге авыл – Шәрләрәмәдә белем бирә, аннары Нөркәй мәктәбендә хуҗалык мөдире булып эшли. Нөркәйдән, үзләре әйтүенчә, “гаилә хәле” буенча чыгып китәләр, Чаллыда яшәп алалар. Күпмедер вакыттан соң Василның туган авылы Мусабай-Заводка кайтып төпләнәләр. Шушында зур йорт җиткерәләр, тормышлары тәмам түгәрәкләнә. Әмма Чәчкәнең гомерен ишле гаиләсенә генә багышлыйсы килми, үзен дәүләт эшендә дә сынап карарга тели ул. Тик Мусабай-Заводта вакансияләр тезелеп тормый, ә район үзәгенә – Чаллы шәһәренә йөреп эшләү җайсыз.
Бу юлы Чәчкә мәктәпкә урнашуны максат итеп куймый. Башта Мусабай-Заводтагы мәдәният йортында китапханәче урынына кызыга, тик анда башка берәүне алып куялар. Тиздән Чәчкәнең авырлы икәне билгеле була һәм ул төпчекләре Исламны алып кайта. Инде баладан соң бераз тернәкләнгәч, балалар бакчасы мөдире вазыйфасы бушаганын ишетә. Тик ул майлы калҗа да аңа тәтеми. Күпмедер вакыттан соң бакчада яңа төркем ачалар, бу юлы да Чәчкә йөгерә-йөгерә барып резюме тапшыра. Әмма тәрбияче итеп тә, “нянечка” итеп тә алмыйлар үзен.

“Ялагай итеп үстерәсем калган!”

– Район башлыгыннан өч ел элек эш сорый башладым, – ди Чәчкә Хәмидуллина. – Булышырга вәгъдә иттеләр, биржага басарга куштылар. Тик биржага баса алмыйм. Дүрт балама опекун булган өчен дәүләт ай саен 12 мең сум акча бирә, бу – рәсми эшем кебек. Биржадагы 800 сум акчага кызыгып бассам, әлеге суммадан коры калам. Аннары, түрәләр миңа өйдә балалар бакчасы ачарга тәкъдим итте. Тик әлеге идея үземә ошамады... Фәрит Мөхәммәтшинга шикаять язгач, тиз арада мәктәптә китапханәче эше таптылар миңа. Ярты ставкага. Хезмәт хакы – дүрт мең сум. Ул акчага йөрмим, дидем. Район башлыгына барып, үзенә шулай дип әйтеп кайттым. Балалар бакчасына урнашу өчен югары белем кирәк дигәч, читтән торып университет тәмамладым. Моңарчы педучилище димломым гына бар иде. Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирүгә яңа квалификацияләү үтеп йөрим.

– Өегез тулы бала-чага, абзарыгызда мал-туардан күп нәрсә юк. Җитмәсә, кечкенә сабыегыз бар. Ничек итеп иртәдән кичкә кадәр дәүләт эшенә чыгып китмәкче буласыз? – дим.

– Минем эшне башка кеше килеп эшләми бит, барысына да җитешәм. Исламны әни караша, олылары көне буе мәктәптә һәм бакчада. Шуңа күрә эшкә чыгасым килә, өйдә ятып туйдым.

Чәчкәнең әнисе Ракия Шәмсетдинова да кызын куәтли:

– Кызым – турыдан әйтә торган кеше! Җитәкчеләргә беркайчан тәлинкә тотмый. Шуңа яратмыйлар аны. Чәчкә укыганда, университет коридорларында мин 2-3 айлык бала күтәреп йөрдем, шундый авырлык белән югары белем алды ул. Тик урын бушагач, башка кешене алдылар да куйдылар. Югыйсә, ул түрәләрдән акча сорамый, бары тик эшле генә буласы килә. Кечкенәдән үк ялагай итеп үстерәсе калган – минем ялгышым шул. Бездә бит йә ялагайларны, йә пенсионерларны гына эшкә алалар... Болай гына калдырып булмый моны, Мәскәүдәге “Мужское/женское” тапшыруына Александр Гордонга язарга кирәк!
Данлыклы шикаятьче

Ни өчен Чәчкә Хәмидуллинаны беркая эшкә алмыйлар соң? Аның төп проблемасы ялкаулык та, белемсезлек тә түгел бит. Бөтен нәрсәгә яраткан шөгыле киртә – данлыклы шикаятьче ул, кеше өстеннән язмыйча тора алмый. Шуның өстенә, гаугачы хатын да. Чәчкә район җитәкчеләренә язып вакланмый, инде республика түрәләренә дә исе китми, хатларын турыдан-туры Мәскәүгә юллый. Мусабай-Завод балалар бакчасына эшкә алмагач, бигрәк тә ачуы чыккан аның, бөтенесен пыр туздырган. Хәзер хәтта Россия Президенты аппаратында да Мусабай-Завод авылын беләләр икән – бакчага аннан да комиссия килгән. Хатлары тагын да үтемлерәк булсын өчен Чәчкә кайчак кеше исеменнән дә язгалый икән. Тукай районы җитәкчеләрен дә эшле иткән ул: биредә кайчан карама, аның бетмәс-төкәнмәс сорауларына җавап язып утыралар, ди...

– Ни өчен Чәчкә Хәмидуллинаны эшкә алмадыгыз? – дип шалтыраттым Мусабай-Завод авылы балалар бакчасы мөдире Лилия Хөсәеновага.

– Мине бу вазыйфага 2016 елның апрелендә куйдылар, – дип башлады ул сүзен. – Белемем буенча филолог мин, җитәкче урында эшләү стажым – биш ел иде. Эш сорап йөрмәдем, мөдир итеп көтмәгәндә билгеләделәр. Бирегә урнашуым Чәчкәгә ошамады, бер-бер артлы тикшерүләр килүнең башында шул тора. Аның һөҗүме шикаятьләр белән генә чикләнми, “ватсап”та да шәхесемә кагылган байтак хатлар яза, әллә нинди оятсызлыкларда гаепли, республика җитәкчелеген кабул иткән вакытта да монда килеп сүзен әйтеп китте... Һәр адымыбызны контрольдә тота, кыскасы. Эш мәсьәләсенә килгәндә, яңа төркем ачылганда тәрбияче урынына биш кеше резюме бирде. Арада Чәчкә булуын белгәч, шуның өчесе анкеталарын кире алды. Чәчкәне авыл кешеләре, ата-аналар да яхшы белә. “Балаларыбызны аңа тапшырмагыз!” – дип монда ата-аналар тавыш чыгарды. Чәчкәнең холкы шундыйрак: ул йә шаркылдап көлеп җибәрә, секунд эчендә кәефе үзгәреп, кычкырып елый башларга һәм ишекне дөбердәтеп чыгып китәргә дә мөмкин. Аннары яхшыга дип әйткән гадәти сүзеңне үзенчә боргалап, тиешле органнарга язып та җибәрә. Әйтегез, аңа ничек сабыйларны тапшырыйк? Эшкә алмауның сәбәбе аның холкы гына түгел, әлбәттә. Квалификациясе туры килми иде, ни өчендер хезмәт кенәгәсен алып килеп күрсәтмәде. Икенче кандидатураның исә бу эштә 26 ел стажы бар, югары категорияле тәрбияче. Җыелышта икесен чагыштырып, карап алдык, үзем генә хәл итмәдем. “Нянечка” эше турында аңа әйтеп тә тормадык, югары белеме булган килеш бу урынга бармас дидек.

– Чәчкә Хәмидуллина өстеннән шикаятьләр дә булган икән, имеш, ул опекунлыкка алган балаларын кыйнаган...

– Әйе, бу уңайдан да комиссия килде, тик гаеп тапмадылар дип беләм. Асрамага алган балаларының тәнендә кара янган эзләр булгалый, тик аларның ни рәвешле барлыкка килүе безгә караңгы. Балалар бакчасында малаеның тезендәге кутыры яртылаш купкач та булды монда хәлләр. “Нишләп минем малайны канга батырдыгыз?” – дип байтак хатлар язды, килеп тавыш куптарды әле. Әйтәсе кигән сүзем шул: Чәчкә балалар бакчасындагы уңай якларны да күрергә өйрәнсен иде. Быел капиталь ремонт ясадык, иганәчеләр акчасына җиһазларны яңарттык. “Кояшкай” хәзер шундый матур!

“Аңа закон юк”

Мусабайлыларның күпчелеге миңа бу гаилә турында ни дә булса сөйләүдән баш тартты. “Безгә биредә яшисе әле, йортыбызны күтәреп китә алмыйбыз, аңа закон юк”, – диештеләр. Авыл җирлеге рәисе Фәридә Агъләҗева да кыюлардан булып чыкмады:

– Хәмидуллиннар ир һәм хатын буларак әйбәт, балаларын карыйлар, тырышлар. Тик Чәчкәгә эш юк инде менә...

Фәридә Әхмәтовна белән әлеге кыска гына әңгәмәбезгә ике сәгать үтмәгәндер, Чәчкә Хәмидуллина “ватсап” аша миңа да һөҗүмен башлап җибәрде. Баксаң, җирле үзидарә рәисе аның өенә барып, минем шалтыратуымны, аның хакта биргән сорауларымны җиткерергә дә өлгергән икән. Тегесенә шул җитә калган – миңа яшен тизлегендә әллә нинди гөнаһлар тагарга кереште. Шулай итеп, Чәчкә Хәмидуллинаның алмашынучан холыклы кеше икәненә үзем дә ышандым.

Инде “дуслыгыбыз” барып чыкмагач, Чәчкәгә газета аша булса да киңәш бирәсем килә. Без җәмгыятьтә, кешеләр арасында яшибез, Маугли кебек урманда көн күрмибез. Димәк, шул җәмгыятьнең законнарына буйсынырга, кешеләр белән уртак тел табарга өйрәнергә кирәк. Сез әйткәнчә ялагайланырга димим, кешечә аралашу турында сүз бара. Башта җитәкче өстеннән тозлап-борычлап язып, җанын биздереп, аннан шул кешедән эш сорап барасыз. Авылдашларыгызга тыныч көн калдырмаганнан соң, йә, кемнең сезнең белән иртәдән кичкә кадәр бер бүлмәдә эшлисе, төшке ашларын ашыйсы килсен ди? Әйдәгез, каләмегезне ташлап, шикаять язудан туктагыз әле. Йә булмаса, безгә авылыгызның оста, ихтирамлы кешеләре турында уңай язмалар сырлагыз. Менә шунда сезне биш куллап эшкә алырлар, сөйкемле сөяккә дә әйләнерсез. Үзегезнең күңелегез дә бертөрле тынычланып, рәхәт булып калыр – менә күрерсез!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ