Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Намус газабы

22 Ноябрь 2018 1679
ХИКӘЯ
Офыкта югалып барган кояш ялкынында тормышка ашырга өлгермәгән хыяллар яна. Яр буенда комга өелгән учак шулай ялкынланып янса икән. Ә ул, киресенчә, нәкъ теге өметсез хыяллар пыскыткан гомер кебек, мескен төтененә бөркәнеп төчкереп ята. Елга ягыннан исеп килгән җил: “Янсаң, ян инде, янмасаң сүнүең хәерле!” – дигән күк, өреп-өреп карый да, җыелган төтен болытын туздырып, үз биләмәләрен айкарга йөгерә...

Йөгер икән шул җилләргә ияреп! Язмышыңнан, хата-ялгышыңнан, ялкынсыз пыскып яткан мескен учагыңнан, табан ялтыратып йөгер икән! Йөгер, үз-үзеңнән кача алсаң, йөгереп кара...

“Качарсың, качмый ни!” – корымга буялып, пычранып беткән бармакларына карап, көлемсерәп куйды Ринат.

- Син, Ринат, соңгы арада бик сәер. Авырмыйсыңмы, егет?! – карлыккан тамагын кыра-кыра Мирза абзый учак яндыра алмый азапланып, борын төбенә нидер мыгырдап утырган әңгәмәдәшенә төбәлде. Күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган агайга дүртенче дистәсен генә ваклаган Ринат, үзенең барлык вак мәшәкатьләре белән егет кебек иде. Бәлкем гаиләсе, балалары булмаганга шулай тоелгандыр.

- Юк, Мирза агай, авырмыйм.

- Сәламәт адәм үз-үзе белән сөйләшеп утырмый, егет!

Еллар ярган маңгай буразналары астында сыкылап беткән кашлары очланып,
сәхнә пәрдәседәй күтәрелде, түргә зур тормыш тәҗрибәсе туплаган коңгырт күзләр юнәлде, алар сынапмы-сынап Ринатка текәлде. Агайның мондый карашыннан качам димә, ул хәзер сине үтәли күрә! Ринатның да күңелен бушатырдай тагын кеме бар соң?!

- Сөйләштерә шул, агай, сөйләштерә! Үткән ялда авылга әткәйләр йортын сатарга кайткан идем. Буш яткырганчы, яхшы кешеләр кулына тапшырасым килде. Мин ул нигезгә лаек түгел, аннан авылда нишлим инде мин ялгызым. Утлы күмер йоткан кебек, эчем яна, җаным яна!

- Туган нигезенә кайткан кеше җанына шифа таба, ә син эчем яна дисең. Көнләшүдәнме, сагынуданмы, егет?! Әллә ата-анаңнар алдында үтәлмәгән бурычың калдымы? Туып-үскән нигезгә лаек булмаслык ни-нәрсә майтарырга кирәк соң, бу тормышта?! Эх, учагың да шул җаның кебек янса, бәрәңге тәгәрәтеп, чәй куеп, сөйләшеп утырыр идек... Кая әле, кит, үзем яндырам, ә син сөйлә, сөйлә егет.


Ринат көлемсерәп бер картка, бер пыскып газабын чигергән учакка карап торды. Күкрәгендә бәрәңге генә түгел, әллә ниләр пешерерлек ялкын. Көнләшүдән дә, үкенүдән дә!

- Аннан алдагы атнада авылга Нәсимә белән Рөстәм кайтканнар. Нәсимәсен яшьлектән бирле күргән юк, ә Рөстәмне җәй башында очраткан идем. Өйләнгән, малай белән кыз үстереп ята икән. Ул югалып кала торганнардан түгел иде шул. Тырышлыгы да, сабырлыгы да, зирәклеге дә, көнләшерлек. Юк, шайтан алгыры! Көнләшеп узган гомереңне! Сокланырлык, дияргә кирәк, сокланырлык. Ә Нәсимә хакында бер кәлимә сүз әйтмәде бит. Нәсимә һәм уллары турында бер сүз әйтмәде. Белә бит ул, барын белә, күзләреннән, карашыннан тойдым белгәнен! “Сиңа, энем, үпкәм юк минем. Узган, беткән.” – дигән булды.

- Сиңа нигә үпкә сакларга тиеш соң ул, ә, егет?!

- Рәнҗеттем мин аларны, нык рәнҗеттем. – Ринат йодрыкларын йомарлап, иреннәрен кысты, беркавым күзләрен йомып, уйларына бирелеп утырды, хәтер сукмакларын айкап, булганнарны күз аллап чыкты күрәсең. Фикерен туплап, хисләрен тыйгач үзе тагын дәвам итте.

- Без өчебез бер авылда, бер тыкрыкта үстек. Күршеләр идек. Әти-әниләр дә бик тату булдылар, йөрешеп, ярдәмләшеп яшәделәр. Бер урам тузанында пычранып, бер елга суында юындык, бер шомырт төбендә уйнадык. Без бертуганнар кебек бер казаннан ашап үскән балалар. Гел бергә идек... Рөстәм укып бетергәч калага югары белем алырга китте, мине йөри торгач армияга алдылар. Нәсимә дә кайтуыма соңгы курсларда укып йөрүче, буй җиткән чибәр студент кыз булган иде. Аны күргәч күзем ала алмадым, әллә гашыйк булдым, әллә мавыктым гына, кем белгән инде. “Ринат, мин сине бик яратам. Рөстәм белән икегез миңа бертуган абыйларым кебек якын, кадерле. Ә егетем бар инде минем, вәгъдәләшкән егетем бар”, - дип Нәсимә мине какты. Башта күндем, түзеп йөрдем. Ләкин көнләштем, яндым. Беркөн салган баштан теге шомырт төбендә...

Ринат калтыраган куллары белән башына үрелде, йомарлап чәчләренә ябышып сыкрап куйды. Хәзер чәч йолкудан ни файда соң?! Тәүбәгә килеп кенә, гөнаһлардан арынып бетеп буламы?!

- Икенче көнне бу хәлне кеше белгәнче дип, табан ялтыраттым. Шуннан бирле
авылга кайтып караганым да булмады. Калага килгәч, Рөстәмне таптым. Ул янып-пешеп укып, эшләп йөри иде, очрашуыбызга шундый сөенде. “Ринат, минем башымда яхшы гына фикер бар, аны тормышка ашырырга җитәрлек акча да тупладым, миңа бары тик ышанычлы партнер гына кирәк. Синең кебек кыю, тәвәккәл, ышанычлы кеше кирәк миңа”, - дип Рөстәм серен ачып салды да, без эшкә тотындык.

Тиз арада аның тиеннәреннән без алтыннар ясадык, ә миңа аз иде. Эшли башлаганнан бирле бер көн дә ял алмаган Рөстәмнең кесәсенә кергән акчалар жәл иде миңа!

Сволочь, дип карап торасыңмы, агай? Ә ул вакытта мин үземне хаклы санадым. Бар нәрсәне җыйдым да, Рөстәмгә аның өлешен – бурычларны калдырдым да, тайдым!

 Ул мескен квартира-машиналарын, бөтен нәрсәсен, соңгы тапочкиена кадәр сатып бетергән. Түлисе дә күп иде шул! Аннан ул йөк ташып, водитель булып эшләп йөргән, бүгенге көндә зур янәдән начальник булган инде.

Очрашкач, хәзер бу машинасыннан төшә дә, үтерә мине дип торам. Хәер аңа кул пычратып тормаса да булган иде, янындагы шофер егете газраил кебек, карашы гына җиргә сеңдереп сыта торган. Ул исә кул биреп күреште, төшке ашка чакырды, янә күптән күрешкән юк, сөйләшәсе сүзләр дә күп имеш. “Урам уртасында ясала торган алыш-биреш түгел шул бу... Кеше булмаган аулаграк җир кирәк. Ярый, карышып торудан файда булмас, бу хәзер җир тишегеннән дә тартып чыгарачак мине. Бурычларны түләргә, җавап тотарага вакыт җиткән димәк”, - дип уйланып “хөкемдарыма” иярдем.. Ә ул мине чыннан да ресторанга алып керде, төшке аш ашадык. Хәлләремне сораштырды. Булган хәлләр турында ләм-мим.

- Рөстәм, мин сине аңлап бетермим кебек. Минем белән кара-каршы утырып төшке аш ашарга хыялланып яшәмәгәнсеңдер...

- Әйе, сине күрү белән тәмугъка олактырырмын кебек иде. Вакыт узгач, фикерем үзгәрде. Синең миңа ясаган зыяныңнан, китергән файдаң зурырактыр бәлкем дигән уй килде башыма. Тормышка күзләремне ачканың өчен, рәхмәт, дустым! Яхшы сабак булды ул! Ихлас күңелдән әйтәм, рәхмәт, туган.” – диде дә кул кысып чыгып китте.

Ринат авыр көрсенеп, көлемсерәп куйды.

- Ә теге кыз нишләгән?

- Нәсимәме?! Минем белән булган хәлләрдән соң Нәсимә йөккә узганын аңлау белән апаларына, шәһәргә киткән. Көчләгәнемне кешегә әйтмәгән күрәсең. Рөстәм белән ничек табышканнардыр, белмим. Нәсимәне баласы белән алган ул, никах укытып, зур туйлар ясап тормыйча гына бергә яшәп киткәннәр. Хәзер менә кызлары туган.

Боларны узган атнада гына белдем әле. Рөстәм әйтмәде. Теге төннән соң минем авылга кайтканым булмады бит. Әткәй-әнкәйгә акча җибәреп яттым! Алар мин җибәргән акчаларның бер тиененә дә кагылмаганнар. Җыелып яткан шунда. Әти белән әнинең үлгәннәрен дә белмәдем бит мин. Күршеләр җирләгәч тә, мин җибәргән акчаларны җыеп барганнар. “Акча җибәргәнче өч җөмлә сүз язган булсаң, анаң елый-елый укыр иде, хәзинәдәй саклар иде. Атаң да кайдалыгыңны белеп тынычланыр иде.” – дип теге акчаларны кулыма тоттырдылар.

Ринат тынып калды, бушлыкка төбәлеп, уйларына ияреп китте. Соңыннан авыр сулап:

- Улымны күрәсем килә... Йөрәк җитми... – дип куйды. Сагыш белән мөлдерәп
тулган күзләр төн карасын бораулый. Тынлыкны ярып җил сызгыра. Адәм баласының комсызлыгына хәйран калып, мәрхәмәтсезлегә нәфрәтен белдереп, яңакларны чапкалый. Ярсуы сүрелә төшкәч, киң елга ярына таралып, моңлы җырын суза. Шаян ирекле җилнең канатларын кеше сагышы басты...

- Йөрәк түгелдер ул, егет, намустыр ул. Намусың яна, намусың газаплый сине. Олыгайган саен, мал-мөлкәт үз бәясен югалта, кешегә сыеныр урын – гаилә кирәк. Өйлән син егет, өйлән. Намусың белән генә ялгызың яшәве бик авыр булыр сиңа. Син кешеләрне генә түгел, үз намусыңны рәнҗеткәнсең, туган.

Офыкта янып беткән кояш эзе сызылып эри. Яндырган учакның җылысы битләрне өтә. Әллә ялкынланып яткан эре күмер кисәкләре, әллә чыннан да намус дигәннәре яндыра иде күкрәкләрне...


Рубрика: ПРОЗА Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ