Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нахак сүзне табыгыз, яисә ай чыннан да югалган!

29 Сентябрь 2016 1113
“Акчарлак” газетасының 34нче санында “Айны кая куйдыгыз яки Апас муллалары нишләгән?” дигән язмам дөнья күрүгә Яшел Үзәннән Хәлиуллина фамилияле ханым шалтыратты. Ул мине юлга чакырган Рөстәм Мөхәммәтҗановны мәрхүм әтиләре – сугыш ветераны Мөдәррис абый Хәлиуллинга яла ягуда, ә мине шул фактларны тикшермәүдә гаепләде. Мин исә аның безгә хат язып, барысын да тәфсилләп аңлатуын сорадым.
“Акчарлак”та басылган язмам Апас мәчетләре, муллалары турында иде. Мәкаләдә Апас районы Кече Күккүз мәчете, төгәлрәк итеп әйтсәк, аның алтын ае һәм айның югалуы турында да берничә җөмлә бар. Язмадан өзек тәкъдим итәм.

“...Рөстәм абый җитәкче булып килергә бер ел кала, 8 март бәйрәмендә әлеге авылда клуб яна. Клуб дигәннәре элекке ике манаралы, ике алтын айлы мәчет була. Нәтиҗәдә, хәрабә генә кала. Әлеге урынны мәчет салу өчен сорап та карыйлар, әмма рөхсәт бирмиләр. Рөстәм абый Мөхәммәтҗанов бу хакта менә ниләр сөйләде:

– Аптырагач, үзем бульдозерга утырып хәрабәләрне чистарттым. Шул көнне нигез казыдык. Халык күп, шәһәрдән дә кайтканнар иде. Казыганда алтын ай килеп чыкты. Кирәк бит, әй, кыю кешеләр шуның берсен урлап чыгып, нигез төбенә күмеп калдырганнар булып чыкты! Монда авыл мулласы Габдулла да бар иде. “Айны алып кайт әле, вакытлыча синдә торсын, сакларсың”, диде. Каршы килдем һәм аны сугыш ветераны Мөдәррис абый Хәлиуллинга бирдек. Икенче көнне Габдулла мулла йөгереп керде: “Мөдәррис бабаң үлеп ята”, – диде. Әлбәттә, ай юк иде. Шул айның язмышы борчый. Кая китте, кем аңа кул сузарга җөрьәт итте икән? Күрәзәчегә дә барып караганнар, ул айны алган кешенең җиде буыны каргалачак”, – дигән тегесе”.

Ай турында менә шуларны сөйләде Мөхәммәтҗанов.
Инде Хәлиуллинаның безгә җибәргән хатына күз салыйк:
“Язманың Мөдәррис Хәлиуллинга кагылышлы урынын укыганнан соң күзебезгә яшь килде. Үзенең ялгызлыгыннан, башкаларга кирәк булмавыннан качарга теләп Мөхәммәтҗанов дигән кеше сезне юлга чакырган. Үзен ничек кенә мактаса да, язмада әллә ни мактанырлык эше күренми аның. Нинди кеше соң бу Рөстәм Мөхәммәтҗанов?

Күпме кеше өстенә дәлилләнмәгән нахак сүз ташланган, тырнак астыннан кер эзләнгән... Әлбәттә, Эльмира Флүн, сезнең ярдәм белән бу кешеләр үзләрен аклап чыга алган. Бер Мөдәррис ага Хәлиуллин гына юк инде. Шуңа күрә, үзен аклый алмый.

Сугыш ветераны, карт коммунист­ның дәрәҗәсенә тап төшерелә. Абруйлы, намуслы, ышанычлы кеше булмаса, айны да аңа бирмәгән булырлар иде. Мөдәррис агага теге дөньяда тынычлап ятарга ирек бирик!

Ул тормыш иптәше белән биш малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерде. Һәр баласы тормышта үз урынын табып, матур гына көн итә.

Мөдәррис ага мәчеткә нигез салган көннең икенче көнендә, иртәнге 5тә ялгызы гына якты дөньядан китеп бара. Заманалар куркыныч чак. “Нигез салган көнне халык күп булган, шәһәрдән дә кайтканнар” дип язасыз. Нишләптер Мөхәммәтҗанов айны үзенә алудан баш тарта бит!

Язма бөтен нәселебезне дер селкетте. Мөдәррис аганың уллары гына түгел, онык-оныкчыклары да уңайсыз хәлдә калды.

Эльмира Флүн, кызганыч, бу гаилә әгъзалары, күрше-тирә, өлкәннәр белән очрашып, ай хакында сөйләшмәгәнсез. Халык белергә тиеш бит, ул вакытта авылның хәле ничек булган, мәчетнең ике манарасына алтын ай куярлык кешеләр булганмы? Шул айның язмышы безне дә борчуга салды. Сездән бу дәлилләнмәгән нахак сүзне нәселебез өстеннән төшерергә ярдәм итүегезне сорыйбыз”.

Менә шундый хат. Хатыгыз өчен рәхмәт, әлбәттә. Әмма телефоннан сөйләшкәндә дә, хатыгызны укыганда да бер әйберне аңлый алмый гаҗиз булдым: язманың кайсы урынында һәм кем әтиегезне ай югалуда гаепләгән соң? Мөхәммәтҗанов әйткәнме, йә булмаса, мин шулай дип язганмынмы? Күрсәтегез миңа шул җөмләне. Аннан, язма бөтенләй дә ай турында түгел, бу бары Күккүз авылы мәчете тарихыннан бер эпизод кына. Бары Мөхәммәтҗановның сүзләрен генә җиткердем. Әмма ул да Мөдәррис абыйны гаепләмәде. Киресенчә, аның турында зур ихтирам белән сөйләде.

Тагын менә нәрсә: язмам ай хакында булмаса да, халык фикерен дә тыңладым мин. Дәлилләрем булмагач язмаган идем: кайберәүләр “Мөдәррис абыйны юньсез кешеләр шул ай өчен харап итмәде микән?” дип тә шикләнә. Ләкин монда сезнең нәселнең ни катнашы бар? Ни өчен шулай хафаланасыз?
Һәм иң мөһиме. Хөрмәтле хат авторы! Минем кулымда Кече Күккүз авылы мәчете ачылу тантанасы отчеты бар. Отчет тышында 07.10.2003. дигән дата тора. Инде шушы отчетка күз салыйк.

Сәйдә абыйстай үзенең чыгышында “Рөстәм Мөхәммәтҗанов җирне сукалатып, нигезен казырга хәзерләткән иде. Аллаһының рәхмәте булсын аңа. Мәчетнең проекты да Рөстәм әфәнде җитәкчелегендә эшләнде, авылыбыз кешеләре белән сөйләшенде, киңәшелде” дигән.

Инде мәчет тарихын өйрәник. Бу хакта авыл имамы Габдулла хәзрәт чыгыш ясаган. Ул мәчетнең манарасы турында менә болай сөйләгән: “Мәчетнең манарасын кискәндә ай җиргә төшеп, җир астына китә. Мәчет салу өчен нигез казыганда борынгы ай табыла. Ай күләмле һәм авыр булганга һәм башкалар да килеп карасын өчен аны мәчет каршысындагы йортка кертеп куялар. Йорт хуҗасы үлеп китә, манараның ае да билгесез югала. Әлегә кадәр айның кайдалыгы бер Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм”.

Болар барысы да моннан 13 ел элек акка кара белән язылган...

Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 941
26 Июль 2018 12:38 832
24 Июль 2018 14:00 797
ӨСКӘ