Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Наилә Җиһаншина: "Синең белән эшләргә теләгем бар, дип, Роза Сабитова үзе шалтыратты"

20 Сентябрь 2017 723
“Ханыма” гаилә кору үзәге җитәкчесе Наилә Җиһаншина белән әңгәмә. Пар эзләп, бирегә рус милләтеннән булган хатыннар, ирләр дә килә икән. Алар тәмәке тартмый, аракы эчми, зина кылмый. Наилә ханым: “Мин мөселман хатыны, нишләп миңа килдегез?” – дигәч: “Сезгә начар кеше килергә оялыр. Шуңа күрә ышанып килдем. Күркәм генә тормыш алып барам. Үземә туры килгән кешене очратырга телим”, – диләр.
– Наилә ханым, Роза Сабитова белән эшләргә теләгегез юкмы?

– Ул берничә тапкыр үзе шалтыратты: “Бергә эшләргә теләгем бар”, – дип. Аның бит эшчәнлеге пиар, шоуга көйләнгән, ә без реаль кешеләр белән эш итәбез. Миңа пиар кирәк түгел. Ниндидер ике бәндәгә ярдәм итеп, алар бәхетле булса, эшебезнең тәме шунда. Роза яучы түгел, ул – шоумен, таныштыру үзәге. Роза Сабитовага кабул итүгә баргач ук 300 мең түләргә кирәк: “Шул стилист, шул косметологка барасың, шунда массаж ясатасың, шул кибеттән киемнәр аласың һәм шундый матур килеш урамга чыгып басасың да ир табыла”, – ди. Система шул. Казанда да офисын ачып карады. Берничә кеше аңа барып та йөрде.

Әңгәмәне тулысынча 21 сентябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 37 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ