Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Наилә Җиһаншина: "Күп кызлар саран ирдән курка"

13 Октябрь 2017 521
“Ханыма” гаилә кору үзәге җитәкчесе Наилә Җиһаншина белән әңгәмә.
Пар эзләп, бирегә рус милләтеннән булган хатыннар, ирләр дә килә икән. Алар тәмәке тартмый, аракы эчми, зина кылмый. Наилә ханым: “Мин мөселман хатыны, нишләп миңа килдегез?” – дигәч: “Сезгә начар кеше килергә оялыр. Шуңа күрә ышанып килдем. Күркәм генә тормыш алып барам. Үземә туры килгән кешене очратырга телим”, – диләр.

– Наилә ханым, улларыгыз Мөхәммәдали белән Исламнур өйләнергә уйламыйларымы әле?

– Алар студентлар. Мөхәммәдали аграр университетта, Исламнур КФУның Ислам теологиясе факультетында укый. Башта укуны тәмамларга кирәк. Эшкә урнашып, эш хакын ала башлагач, гаилә корырга да хаклары бар.

– Гаилә корганда ирнең фатиры булырга тиешме?

– 23-25 яшьтә өйләнсәләр, фатирлары булмаска да мөмкин. Чөнки алар әти-әни янында яши. Кияүгә чыгу максаты белән килгән яшьрәк кызларга шуны әйтәм: “Фатир, машина, кирәк-яракны икәү тапсагыз, кадерлерәк булыр. Байлыкның тәмен белерсез”, – дим. Әзергә генә чыгарга ярамый. 25 яшьлек егетләр килә дә борчуларын сөйли, “Фатирың, машинаң бармы, эш хакың күпме?” – кызлар танышуны шул сораулар белән башлыйлар икән.

– Бу дөрес түгелме?

– Юк. Кыз шундый сорауларны биреп, үзенә ир эзли икән, анда мәхәббәткә урын калмый. 30дан узган егетләрнең бизнесы булса, фатир, машина алырга мөмкин. Әмма аларга да мондый сораулар бирергә ярамый, ошатмаячаклар. Сорамасаң да, аралашканда ачыклана бит ул.

– Интернет аша танышуга ничек карыйсыз?

– Андыйлар да килә безгә. “Нишләп интернеттан үз парыңны тапмадың?” – дигәч: “Күпчелегенә төн үткәрергә генә кеше кирәк, вакытлыча гына тәкъдим ясыйлар”, – диләр. Интернеттан аралашканда күбесенең өйләнгәнме, юкмы икәнлеге билгесез була бит. Әмма “Интернет аша табыштык”, – диюче парлар да бар.
  
– Кызлар нинди иргә кияүгә барырга курка?

– Күбесе саран ирдән курка. Безгә килгән егетләргә психологик сораулар бирәбез, саранлыгын тикшерәбез, анализ ясыйбыз.

– Саранлык – чирме?

– Холык. Чир дә түгел. Тормыш булгач, өйгә күп әйбер кирәк, бала-чага тугач бигрәк тә. Саранлыктан хатын-кызның йөрәге суына бара. Бер хатын: “Ирем мең сум бирсә, аның чекларын сорый. Һәрбер тиенеңне аңа сөйләргә кирәк”, – ди. Моңа күпме нервы китә, кәеф бозыла.

– Озын буйлы кызлар үзләренә егет таба аламы?

– 1 метр да 85 см лы кыз килде. Аллага тапшырдык дигәч, Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Ике атнадан соң 1 метр да 95 см лы егет пәйда булды. Теге кызның фотосын күрсәткәч: “Гомерем буе бу кызны эзләдем, ул миңа ошый”, – диде. Анкеталарындагы теләкләре дә туры килде. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймады.

– Ярларын таба алмаганнар нишләсен?

– “Сабыр ит!” – дибез. Сабырлык – зур байлык. Бу фани дөньяда һәрбер кешенең сынавы бар. Һәр кеше өчен хәерле бәндә сорыйбыз. Кияүгә чыгу озак түгел, яшәргә кирәк. Күбесе чыга, гаиләсе әйбәт, әмма бер-берсенә туры килмиләр. Аннары алар: “Ул начар, тәрбиясез”, – диләр. Алай түгел, алар дөньяга ике төрле карыйлар. Икең дә бер якка карарга, бер юл белән барырга, бертөрле фикерләргә кирәк. Якын җаннар очрашса, аралашмыйча да бер-берсен күзгә-күз карап аңлыйлар.

– Йосыф белән Зөләйха кебекме?

– Аннан да артык.

– Күп хатыннар яратучы ирләрне борып чыгарасызмы?

– Элек борып чыгара идек. Хәзер андыйлар ишекне ачалар, безгә карыйлар да китеп баралар. Алар белән сөйләшергә дә туры килми.
– Гаиләләр ничек таркала?

– Акча булмау сәбәпле. Безнең кризис үзәгебез бар, бушка гаиләләр белән эшлибез. Хатын-кызларга: “Нишләп аерылдың?” – дигәч: “Ялкауланды, акча тапмый, гаиләне тәэмин итми башлады”, – диләр. Күп ирләр: “Акчам юк, өйләнәсем килә”, – ди. Шәригать буенча, акча таба алмыйсың икән, өйләнергә түгел, дәртеңне тыеп тору өчен ураза тотарга тиешсең. Гаилә кору нәфес, күңел ачу шөгыле генә түгел, өстеңә җаваплылык аласың. Хатыныңны, бала-чагаңны тәэмин итәргә тиешсең. Шуларны уйлап өйләнергә кирәк.

– Икенче тапкыр өйләнергә теләгән ирләр киләме?

– Хатыны бала тапканда үлеп киткән ир-атлар килә. Аларның балаларын хатынының әти-әниләре үзләренә алгач, бу ир гаиләсез кала. Бала юк, хатын юк, фатирда берүзе. Өйләнмәгән кеше өчен проблема түгел бу, әмма гаилә белән яшәп ялгызың калу – зур фаҗига.

– Олы яшьтә кавышучылар бармы?

– 85 яшьлек ике бабай килде. Берсе – Лаеш, берсе Балык Бистәсеннән. Бер ай эчендә 68, 72 яшьлек ике татар карчыгын таптык.

– Килен-каенана проблемасы бар. Телне тыеп калырга ничек өйрәнергә?

– Телне тешләргә кирәк, шул чакта дәшми каласың.

– Әти-әни: “Баламны аңламый башладым, ул дуслары белән урамда. Безнең сүзгә колак салмый”, – диләр. Бу очракта нишләргә?

– Без – бер, балалар икенче замана кешеләре. Балалар әти-әнисеннән дә үрнәк ала, замана үзгәрешләрен дә үзенә җыя. Үзеңне бала урынына куеп карарга кирәк. Син шулай булырга тиеш, дип таләп итәргә кирәкми, ул вакытта тыңламаячак. Дус була белергә кирәк, синең белән серләрен уртаклашсын.

– Авылда буйдак ирләр күбәя...

– 40 яшьлек ирләр килә, тышкы кыяфәтләре әйбәт, эшчән, эчеп яткан кешеләр түгел. “Нишләп өйләнмәдең?” – дигәч: “Кыз булмады. Авылда әнине карадым”, – диләр. Аларга аерылган хатыннарны бирергә тырышабыз. Хатыннарыбызның 20-30%ы ризалаша. Авыл җирендә үскән кызларга аңлаткач, авылга кайтырга риза булалар: “Эчми, тартмый, машинасы, йортында бөтен уңайлыклары бар”, – дибез.

– Роза Сабитова белән эшләргә теләгегез юкмы?

– Ул берничә тапкыр үзе шалтыратты: “Бергә эшләргә теләгем бар”, – дип. Аның бит эшчәнлеге пиар, шоуга көйләнгән, ә без реаль кешеләр белән эш итәбез. Миңа пиар кирәк түгел. Ниндидер ике бәндәгә ярдәм итеп, алар бәхетле булса, эшебезнең тәме шунда. Роза яучы түгел, ул – шоумен, таныштыру үзәге. Роза Сабитовага кабул итүгә баргач ук 300 мең түләргә кирәк: “Шул стилист, шул косметологка барасың, шунда массаж ясатасың, шул кибеттән киемнәр аласың һәм шундый матур килеш урамга чыгып басасың да ир табыла”, – ди. Система шул. Казанда да офисын ачып карады. Берничә кеше аңа барып та йөрде.

Наилә Мордовиядә Озерка авылында туып-үсә. Совет чорында да мәктәптә яулыктан йөрергә мөмкинлек була, тыелмый. Мәктәпне тәмамлагач, Саранскидагы педагогика университына укырга керә. Мәктәптә практика узганда укытучылык аның язмышы түгеллеген аңлап, журналистика факультетында укуын дәвам итә. Мордовия радиосында татарча тапшырулар алып бара башлый.

Наиләгә күп кенә егетләр килеп тәкъдим ясый: “Ошыйсың, аралашырга телибез”, – диләр. Ә ул аларга: “Намаз укырга теләгең бармы? Киләчәктә үзеңне дини тормышта күрә аласыңмы?” – дигәч: “Юк. Намазны олыгайгач укырга кирәк”, – дип әйтүчеләр дә була. Кыз балачактан ук дини булып үсә. Дини кеше белән генә бәхетле булуына ышана. “Йа Раббым, динне белә торган, мин Сине ничек яратсам, Сине ярата торган кеше белән мине никахлаштыр!” – дип тели. Казан мәдрәсәсендә укыганда Ильяс (“Ислам кабул итүнең мең еллык мәдрәсәсе” ректоры Ильяс Җиһаншин) исемле егетне очрата. Әле дә мәхәббәт дәвам итә, беренче көндә кавышкан хисләр белән яшиләр.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ