Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Наҗия һәм Гыйбадулла Дәүләтовлар: "Улларыбыздан хатлар көтеп яшәдек"

21 Ноябрь 2017 702
Балтач районының Пүскән авылында Наҗия һәм Гыйбадулла Дәүләтовлар гаиләсе яши. Әлеге гаилә турында язуымның сәбәбе шул: беренчедән, алар миндә хөрмәт уятты. Икенчедән, алар ничек биш улын курыкмыйча армиягә җибәргән? Ни өчен аларның уллары теләп армиягә киткән?..
Малайлар мәктәптә начар укымый. Вакыты җиткәч, олы уллары Мансур солдат итеге кия. Ул Тула өлкәсендә хезмәт итә. Аннан чират Рөстәмгә җитә, анысы исә Балтыйк буенда су асты көймәсендә бурычын үти. Ата-ана бу ике улын көтеп җиткереп кенә бетерә, Маратка повестка килеп төшә. Монысын исә Псков якларына җибәрәләр.

Әти-әни барыбер борчылмый тормый, күзләрен талдырып улларыннан хат көтә. Әнә бит, армиядәге “бабайлык” турында туктаусыз сөйләп торалар...

Дүртенче уллары Роман да тыныч кына иленә хезмәт итәргә китә. Армиядән качу дигән уй аларның башларына да килми. Озак та үтми, Романның Чечнягә эләгүе билгеле була.

– Бу хәбәрне ишеткәч, борчылсак та, нишлисең инде, хатлар көтә башладык. Ул вакытта хатлар йөри, өебездә телефон юк иде. Әле дә хәтеремдә, күрше кызлары: “Роман шалтыратты, исән-сау”, – дип йөгереп керәләр иде. Соңыннан гына белдек, ул Беслан мәктәбенә эләккән, җилкәсе яраланган булган, – ди Наҗия апа...


Язманы тулысынча 23 ноябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 46 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Ноябрь 2017 10:51 2961
ӨСКӘ