Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нәзифә Кәримова: “Ел да шифалы чәй ясыйм”

16 Январь 2018 1349
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Нәзифә Кәримова белән әңгәмә.
Туган ягым Мамадыш районы Арташ авылында өй төзү турында беркайчан да хыялланмадым. Шәһәргә китүемә гомер буе сөенеп яшәдем. Бервакыт шулай оныгым белән әти-әни йортына – энемнең гаиләсенә кунакка кайттым. Оныгым Алисә: “Нәнәй, минем Арташтан да матуррак җирне күргәнем юк”, – димәсенме! Гүя уянып киттем. Бу лаеклы ялга чыккан чорым, Мәскәүдә бакчабыз юк. Шулай итеп биредә йорт төзергә ниятләдем. Монда үземне ана карынындагы бала төсле яклангандай, саклангандай хис итәм. Җаныма тыныч, ил күләмендә нидер булса да, ул хәвеф-хәтәр бирегә килеп җитмәс сыман.

Соңгы елларда шигырьләр, җырлар күп туды. Берничә ел элек көз буе авылда яшәп, иҗат дөньясын гиздем. Үземә “Болдинская осень” ясадым. Шул ук вакытта Мәскәүгә дә кирәклегемне сизәм. Анда эшем, якын кешеләрем, татарның хөрмәтле ул-кызлары бар. Шушы халәт үземә бик ошый. Аллаһ Тәгаләдән мине, туганнарымны, якыннарымны исәнлектән генә аерма дип сорыйм. Ә инде авылга кайткач, ел саен кыш буена җитәрлек итеп шифалы чәй ясыйм.

Аның рецепты бик гади: тигез күләмдә карлыган, чия, җир һәм кура җиләкләре яфраклары алып болгаталар. Чүпрәк капчыкка салып бер тәүлек өстенә авыр әйбер бастырып тоталар. Бер кило үләнгә сигез йөз грамм нисбәтеннән бал кушып, кул белән изәләр. Бал бөтен яфракларга да тиярлек булсын. Шуннан соң, катнашманы чуен казанга салып, җитмеш биш градус кызулыктагы мичтә җиде-сигез сәгать төнәтәләр. Күләгәдә бер-ике көн җәеп тоткач, чәй әзер була. Ул бер елга кадәр саклана.

"Ашыгыч ярдәм".

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 1133
26 Июль 2018 12:38 926
24 Июль 2018 14:00 882
ӨСКӘ