Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Нәселдә инфаркт яки инсульт кичергән кеше булса, куркыныч бермә-бер арта”

9 Январь 2014 1257
Россиядә минут саен биш кеше вафат була. Соңгы елларда дөнья буйлап кан тамыры авыруларының катастрофик үсеше күзәтелә. Миокард инфаркты – үлемгә китерүче беренче сәбәп булса, икенчесе – инсульт.
Әлеге авыруларның нилектән килеп чыгуы һәм аларны кисәтү чаралары турында Казан шәһәре консультация-диагностика үзәге гомумпрактика табибы Лилия Гафурова белән сөйләштек.

– Лилия Фәритовна, еш кына хастаханәдә ятучы танышлардан диагнозларын сорашсаң, “инсульт... әй, инфаркт” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Икесе ике төрле авыру булса да, күп вакыт исемнәрен бутыйлар…

– Инсульт – баш миендәге кан әйләнеше, ә инфаркт – йөрәккә илтүче кан тамырлары эшчәнлеге бозылу. Холестерин белән туенган кан тамырларында тромблар аерыла һәм кешегә инфаркт, ә тромб баш миенә эләксә, инсульт була. Үпкә, талак инфарктлары да очрый. Бу – кан җитешмәү дигән сүз. Ул күзәнәкләрнең үлеменә китерә. Ә күзәнәк үлү – орган үлү дигән сүз.

– Инфаркт һәм инсультның беренче билгеләре нинди?

– Каты итеп баш авырту, югары кан басымы, хәтер начараю, кул-аяк ою, күз күреме начараю, хәлсезлек – инсульт билгеләре. Күкрәк читлеге авырту, сулыш җитмәү, тын кысылу – инфарктныкы. Кайбер кешеләр инфарктны аягүрә генә кичерә. Гадәттә бу шикәр авыруыннан интегүчеләрдә еш очрый. Чөнки андый кешеләрнең нерв төеннәре кибә һәм кеше инфаркт булуын сизми кала.

– Мондый кеше үзенә инфаркт булганын каян белә?

– Баш авырту, хәлсезлек, йөрәк кагу, түбән кан басымы даими кабатлана башлагач кына. Әгәр бу билгеләрнең берсе генә булса да борчый башласа, уйланырга җирлек бар дигән сүз. Кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

– Әлеге авырулар нәселдән күчә аламы?

– Чынлап та, авыру сәбәпләре аркасында нәселдәнлек – иң беренче урынны алып тора. Икенче урында – яшәү рәвеше. Нәселендә инфаркт яки инсульт булган бер генә кеше булса да, кеше даими табиб күзәтүе астында булырга тиеш.

– Йөрәккә һәм баш миенә нинди очракларда зыян килә?

– Тәмәке тарткан, спиртлы эчемлекләр кулланган, спорт белән дус булмаган кешеләрне авыру сагалап кына тора. Тарткан, эчкән кешедә холестерин күләме артык була. Кан тамырлары кысыла. Авыруны кисәтүне яшьтән башларга кирәк. Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару, майлы ризыклардан баш тарту зарур. Таза кешеләргә авыру күбрәк яный. Даими стресс кичерү, юк-барга нервлану да әлеге авыруларга илтә. Кайбер кешеләр кичен “ял итү” максаты белән бер-ике чәркә аракы эчеп куя. Әмма шул 100 граммның үлемне якынайтуын аңламый. Көнгә бер генә җиләк-җимеш ашаган кеше авырудан – бер, шуңа өстәп спорт белән шөгыльләнгән кеше – ике адым алда.

– Холестериннан куркып иттән бөтенләй баш тарту дөресме?

– Юк. Холестерин канда билгеле күләмдә булырга тиеш. Кеше ит ашамаганда организмда башка авырулар тамыр җәя башлый. Эре мөгезле хайван итенең маен араларга, кош-кортның тиресен салдырырга кирәк. Бу яшьләргә дә, урта буынга да, өлкән яшьтәгеләргә дә кагыла.

– Профилактика чараларын төгәл үтәп, инфаркт һәм инсультны булдырмый калырга мөмкинме?

– Әлбәттә. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, холестеринлы ризыклар ашауны чикләгән кешене бу авырулар урап уза. Шулай ук җитди булып тоелмаган авыруларны да вакытында дәваларга, кан басымы белән организмдагы шикәр күләмен тикшереп торырга кирәк.

– Тәмәке белән алкоголь баш миенә ничек тәэсир итә?

– Никотин – кан тамырларын киптерә. Тарткан, эчкән кешенең кан тамыры стеналарын холестерин “ашый” башлый. Кан тамырларына холестерин утыра. Алар үсеп, беркөнне йә инфаркт, йә инсульт була. Күп вакыт эчкән кешеләр шулай үлеп тә китә.

– Авыру килеп чыгу ихтималын белү өчен кеше нишләргә тиеш?

– Бүгенге көндә диспанзеризация дигән тикшерү төре килеп керде. Әмма аны үтүдән нигәдер куркалар. Бу тикшерү вакытында без авыруның нәселенә, начар гадәтләренә, шикәр, холестерин күләме, кан басымына карап, авыру ихтималының дәрәҗәсен билгелибез.

– Инсульт белән инфарктның яшәрә баруы нәрсәгә бәйле?

– Беренче сәбәп – бик яшьтән начар гадәтләрне үз итү. Икенчедән, кеше идеалга омтыла, булган саен җитми һәм күп нервлана. Ашаган ризыкның сыйфаты белән дә мактанырлык түгел. Гадәттә, әлеге авырулар 40 яшьтән соң күбрәк борчый. Әмма алда санап үтелгән сәбәпләр аркасында, 30-35 яшьлекләр дә авыруга бирешә башлады.

– Әлеге авырулар кем­нәр­дә күбрәк күзәтелә: ир-атлардамы, хатын-кызлар­дамы?

– Ир-атлар арасында күбрәк очрый. Бигрәк тә күп вакытларын руль артында уздыручы ир-егетләр авыруга күбрәк бирешә.

– Мондый диагноз куелган кешегә халык медицинасы белән дәваланырга, сөлек салдырырга ярыймы?

– Халык медицинасы белән мавыкмаска киңәш итәр идем. Үз белдеклеге белән дәваланган кешеләргә соңыннан белгеч ярдәм итә алмаска мөмкин. Төп дәвалау юлын табиб кына билгели ала. Стационар дәвалану курсы узмыйча, авыруга сөлек тә булышмый. Тернәкләнү фазасында гына сөлек салдырырга ярый.

– Җәяү йөрү – инсульт һәм инфаркттан котылу диләр. Бу сүзләр хакмы?

– Җәяү йөреп, кеше кан тамырларын чыныктыра. Йөрәк мускуллары актив эшли һәм кан тамырлар буйлап ике-өч тапкырга күбрәк әйләнеп йөри. Көнгә 500 метр араны җәяү үтү дә нык булыша.

– Кайсы өлкәдә эшләүчеләргә авыру күбрәк яный? Физик эш белән шөгыль­ләнүчеләргәме, бүлмәдә утырып эшләү­челәргәме?

– Акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр авыруга ешрак бирешә. Утырып торган кешенең тән авырлыгы арта, кан басымы уйный башлый. Бер сәгать утырып эшләгәннән соң, кеше биш минут йөреп алырга тиеш. Шулай ук бүлмәдә утырып эшләгән кешегә төшке аш вакытында бер сәгать һавада булу, вак-вак атлап йөреп керү файдалы.

– Бер тапкыр инфаркт булган кешегә чир кабат яныймы?

– Өйнең нигезе бер кителә башласа, аны һәрвакыт сипләп торырга кирәк. Шуңа күрә авыру белән бер тапкыр күзгә-күз очрашкан кеше табиб күрсәтмәләрен тыңламыйча, даруларын вакытында кулланмаса, авыру кабат баш калкытырга мөмкин.

– Лилия Фәритовна, инфаркт булган кешегә инсульт була аламы?

– Аерым кагыйдәсе юк. Башта инсульт булып, аннан соң инфаркт та була ала. Алар бер-берсенә бик нык бәйләнгән. Аларны “кан тамырларының һәлакәте” дип атыйлар. Ә һәлакәткә бару-бармау – һәркемнең үз эше.

Чулпан ШАКИРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2126
21 Июнь 2018 16:14 1552
ӨСКӘ