Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әнәс Әюпов: “Күн кыяры”на сорау зур”

7 Июнь 2018 2479
Кем өчендер бакча эшләре күптән түгел генә башланса, Питрәч районы Күн авылында яшәүче Әюповлар инде январьда ук теплицада мәш килә. Ике айга 1,5 тонна уңыш алганнар. Юка кабыклы, сусыл “Күн кыяры”на сорау бик зур икән.
– Грант бирелү турында хатыным Гөлнара интернеттан укыды һәм без тәвәккәлләргә булдык, – дип башлады сүзен Әнәс абый. – 2011 елда грант алып, 196 кв.метрлы зур теплица ясадык. Аннан үз көчебез белән икенчесен салдык. Икесе дә ягыла торган. Башта җылылык өстән генә үткәрелгән иде, башка кешеләрдән күреп, түтәлләр астыннан да үткәрдек. Әгәр җылылык җитмәсә, 18 градустан ким булса кыш көне үстереп булмый.

– Алайса сез кышын да үстерәсез инде? – дип сорыйм Әнәс абыйдан.

– Теплицаны ясагач та үстергән идек. Ләкин исәпләп карадык та, файдасы калмый дигән фикергә килдек. Чыгымы күбрәк була икән. Йә авыру башлана, йә нәрсә. Үзкыйммәте кыйбатка чыга. Кыш көне үсентеләр дә озаграк үсә. 20шәр сәгать ясалма ут куярга туры килә. Шуңа да бераз кояш карый башлагач мөмкинчә экономияләп утыртырга тырышабыз. Менә январьның 15ләрендә чәчәбез. Беренче теплицадан ике ай уңыш алдык инде.

Әнәс абый тумышы белән шушы авылныкы. 22 елга якын урман хуҗалыгы системасында эшләгән.

– Бөтен баскычларын үттем. Соңгы елларда Лаеш урман хуҗалыгы директоры да булып эшләдем, – ди Әнәс Әюпов. – Эштән киткәнемә 5 ел. Хәзер өйдә, мал-туар, тавык-чебеш тотабыз, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Әле быел 25 гектар пай җире алып дус егет белән чәчү чәчтек.

– Әнәс абый, кыяр үстерү эшен башлаганда кемнән дә булса өйрәндегезме?

– Хәзер интернет бар бит, аннан карадык. Кемнең теплицалары бар, шулардан сораштык. Серләрен барлык кешеләр ачып бетермәсә дә, ябыша-ябыша булса да өйрәнәсең инде. Бөтен эшне хатыным белән бергәләп эшлибез. Теплица тоту да аның идеясе иде.
– Ни өчен нәкъ менә кыяр үстерергә булдыгыз?

– Башка яшелчәләргә бик исем китми. Үзем дә, балаларым да кыяр яратабыз.

– Аны кайларга куеп сатасыз?

– Җиткереп булмый, алып бетереп баралар. “Күн кыяры” дип исем дә куштылар. Төрле оешмалардан шалтыраталар, кибеткә дә куйгалыйбыз. Кунакка кайтучылар өйгә килеп ала. Питрәчкә көн саен диярлек 30-40 кило алып барабыз. Химия күбрәк кертсәң, кыяр матуррак та булыр иде. Кеше без үстергән кыярларның тәмен белә, чиратка алдан язылалар.

– Ә сез бер дә химия кертмисезме?

– Бер дә кертмичә булмый ул. “Бернәрсә сипмибез”, дигән кеше ялганлый. Әчетелгән хайван тизәге сибәбез. Бөҗәкләр белән һәрвакыт көрәшергә туры килә. Хәзер “белокрылка” бар, кырмыска булгалый. Ә кырмыскалы җиргә гөблә дә килеп керә. Эссе вакытта күбрәк су сипсәң, тамыры чери. Куркыныч класслы препаратлар сипмибез, сабый балаларым шунда өзеп ашап йөри. Кыярны аны умарта кортын дәвалаган кебек дәваларга кирәк. Кыяр нәрсә җитмәгәнне үзе күрсәтә. Мәсәлән, очлана башласа азот җитми. Башы груша кебек була башласа, калий җитмәгән була, анысында көл, “Гуми-Оми” дигән ашлама кертәбез.

– Нинди сорт утыртасыз?

– Без “Кураж” сортына өстенлек бирәбез. Аның кабыгы юка, тәме тәмле. Бөҗәкләрсез үзләре серкәләнә.

– Орлыгын каян аласыз?

– Хәзер интернеттан да заказ биреп була. Ә Мәскәүдән кайтартсаң яхшырак. Кибетләрдәге 1 сум 50 тиен, 3 сумлык кыярлар белән чагыштырып булмый инде, алар уңышны аз бирә. Башта үрентеләрне “Майский” совхозыннан да сатып алып карадык. Хәзер үзебез үстерәбез.

– Су күп китәдер?

– Әйе, 30 метрлы зур скважинабыз бар. Барысын да җайлаштырдык инде. Ут бетә калса, генератор бар. Менә киләчәктә “кояш батареялары” аласы килә.

– Елына күпме уңыш аласыз?

– Төрлечә була. Кыяр уңышны бирә бирә дә, бераз ял итә. Елга ике тапкыр утыртабыз. Икенчесе шул 15-20 июльләргә туры килә инде. Ноябрь башларына кадәр уңыш алган чаклар булды. Бик яхшы елны 7-8 тонна тирәсе булгандыр. Ул вакытларда кыш көне дә эшләдек.

– Килосын күпмедән сатасыз, Әнәс абый?

– Базарда бертөрле генә бәя юк, бәя уйный. Хәзерге вакытта килолап сатканда – 100, күпләп – 80, ә стандарт булмаган кыярлар – 60 сумнан бара. Стандарт булмаганнар – ул әзерәк кәкрәйгәннәр дигән сүз. Соңга таба бәяләр төшә, тешне кысып булса да бирдек инде. Конкуренция дә бар. 40ар сутый теплица тотучылар бар. Безнең якта гына түгел, әллә кайлардан килеп саталар бит. Башка җирдә параллель эшләмәсәң, кыяр үстереп кенә артык әллә ни күтәрелә алмыйсың. Авыл җирендә кем ничек тырмаша инде. Кыяр сатмаганда да яшәргә кирәк бит. Без кышын суган кыягы үстереп сатабыз. Анысы алай ук чыгымлы түгел, 5-6 градус температура җитә аңа. Хезмәте күп инде.

– Хыялыгыз нинди, Әнәс абый?

– Беренче хыялым – беркемнән дә, бернәрсәдән дә бәйсез буласы иде. Газ бәясенә бәйле булмыйча, брикетлар яга торган котеллар куясы килә. Куйган кешеләр: “Газга караганда 2-3 тапкыр очсызгарак чыга”, диләр. Аннан яшел суганның үзенә кечкенә генә теплица ясарга теләгем бар.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2783
30 Август 2018 09:19 1565
25 Август 2018 21:59 1471
1 Сентябрь 2018 08:49 1234
ӨСКӘ