Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нәрсә соң ул "АУЕ"?

25 Июль 2017 679
Майның соңгы көннәрендә Чиләбедә үсмер балалар полиция машинасына һөҗүм итте. Аларга буяулар фестивале үткәреп, бәйрәм итеп ятканда полиция машинасы килеп туктавы ошамаган. Яшүсмерләр машинаны буяуга коендырды, ташлар ыргыттылар. Полиция үсмерләр белән конфликтка кереп тормады, "АУЕ!" дип кычкырган кыргый авазлар астында көрәш кырын ташлап качты.
Совет утырышында Путинның игътибарын Россиянең инде 18 төбәгендә тамыр җибәргән АУЕ(Арестант уркаган(бандитлар) берлеге) дип аталган оешманың эшчәнлегенә юнәлттеләр. Чып-чын яшьләр субкультурасына әверелгән бу җинаятьчел оешма закондагы каракларны, бандитларны пропагандалый, төрмәдәге рецедивистлар өчен акча җыя. Үсмерләр теләсә-теләмәсәләр дә акча табып китерергә мәҗбүр була, чөнки вакытында түләмәсәң "счетчик"ка куялар, эзәрлекләнүгә һәм кыйналуга дучар ителәләр. Сиксәненче еллардагы Казан феноменын хәтерлисезме? Нәкъ шул феномен ысулы белән эш итәләр. Инде масштаб Путинга мөрәҗәгать итәрлек дәрәҗәгә үскән.

АУЕ проблемасы алга таба хәл ителәчәкме? Язманы тулысы белән 27 июльдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 29 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ