Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Нәфисә Юльякшина: “Әтисе үлгәч, Радик шешәләр тапшырып, вагоннар бушатып йөргән”

14 Август 2017 960
Нәфисә ханым – гади хатын-кыз. Радик Юльякшинның әнисе. Яшьлегендә язмыш аны ялгызын калдырып, ике баласын берүзенә аякка бастырырга туры килә. Әмма авырлыклар инде артта калган һәм бүген ул балаларының уңышына сөенеп яши.
– Нәфисә апа, үзегез белән таныштырсагыз иде.

– Тумышым белән Башкортстанның Гафури районы Кауарды авылыннан. Сигез балалы ишле гаиләдә үстем: биш егет, өч кыз без.

Ирем Мөхәрләм белән бер авылдан без. Бер-беребезгә гашыйк булдык та аны Уфага алып чыгып киттем. 1986 елда өйләнештек. Икебез дә төзелештә эшләдек, хөкүмәт уңышларыбызны югары бәяләде: фатир бүләк итте.

1987 елда Регина туды. Әтисенең ничек шатланганын белсәгез! Яңа фатирыбыз буп-буш иде. Безгә сюрприз ясап, Мөхәрләм алтын балдагын сатып, үзебезгә һәм балага аерым карават алган. Онытылмаслык, иң бәхетле мизгелләр...

1989 елда Радик туды. Никтер аңа Радмир куштырмакчы идем, янәсе, яшьләрчәрәк исем. Әмма әтисе бала тудыру йортына “Радик” дип яздыртып, туу турында таныклык алып килгән. Радик – аның яраткан исеме, аннары, иптәш егетенең дә исеме шундый иде.

Радик туу белән аны күкрәгемә салдылар һәм ул гел минем белән булды, һәрвакыт янымда йоклады. Елавы белән хәлне бетерә иде. Хәтта ике айлык чагында: “Бу бала ник елый икән?” – дип хастаханәгә тикшеренергә салдылар. “Елагач, үпкәсе таза була. Күрерсез әле, улыгыз җырчы булыр”, – дип юрадылар. Бер яшенә кадәр елады.

“Җырчы була”, диюләре әтиләренә бик ошады. Кечкенәдән “улым җырчы була”, дип горурланып йөрде. Чынлап та, Радик җырларны тиз отып алды. Теле ачылмас борын “Сарманай”ны “Аманай” дип җырлап йөри иде.

Үсә төшкәч, музыка кораллары белән кызыксына башлады. 5 сыйныфта укыганда үзе курай түгәрәге эзләп тапкан. Беребез дә җыр-моңга һәвәс булмагач: “Безнең гаиләдән дә музыкант чыгар микәнни?!” – дип, аптырап, курай белән сызгырткыч алып бирдек үзенә. Радикның ничек тырышып уйнаганын күрсәгез! Бахырның тыны җитми, кызарып бетә. Үз тырышлыгы белән өйрәнде. Әле нота дәфтәрен беркетеп куяр өчен үзенә агачтан җайланма да эшләде.
6 сыйныфта укыганда баянда уйнарга өйрәнү теләге туды. Тик менә каян һәм нинди акчага баян сатып алырга? Әтиләре – өйдә генә, бик каты авырый, инвалидлыкта иде, мин дә эшләмим. Әмма җаен табып, Мөхәрләм танышлары аша баян юнәтте. Улыбызга соңгы бүләге шул булды. Күп тә үтмәде, үзе үлеп китте...
Радик баян түгәрәгенә йөри башлады. Бервакыт укытучысы мине чакырып алды да: “Кара әле, улың ничек уйный!” – ди. Әйбәт уйнаган кебек, әмма ул ноталарны бөтенләй белми, имеш. Көйне каяндыр ишетеп, отып алып кына уйный ди. Ә түгәрәк кагыйдәләре буенча, ул нотага карап уйнарга тиеш! Шуннан соң Радик анда башка йөрмәде. Йорт коридорына чыгып, җырлаган яшьләргә кушылып уйный башлады. Алар белән гитарада да уйнарга өйрәнде. Аннары үзе җырлый башлады һәм мәктәпләрендә нинди генә музыкаль чара узмасын, аны оештыручы үзе була иде.

– Радик бервакыт “әти үлгәч, вагоннар бушатып йөрдем”, дигән иде...

– Артыгы булмаса да, ашарлык һәм киенерлек акчаны төзелештә үзем эшләдем. Дөрестән дә, бервакыт Радик: “Мам, мин акча алып кайттым!” – дия башлады. Ул акчаны ничек эшләгәнен еллар үткәч кенә белдем. Вагоннар да бушаткан, шешәләр дә тапшырып йөргән икән. Ул акчага үзенә сәхнә киеме тегә иде. Мәрхүм әтисенең күлмәкләрен кыскартып, аңа аппликацияләр ябыштырып, әллә нәрсәләр кылана иде. Аннары, өйнең бер почмагына үзенә студия ясап куйды. Әтисе балта остасы иде бит, Радикны агач эшенә өйрәтеп өлгерде. Улым үзенә компьютер өстәлләре дә ясый иде, шкафлар да... Әле дә, берәр нәрсәне төзәтеп куярга кирәк икән, ялт – үзе ясый да куя.

10 сыйныфта укыганда беренче альбомы чыкты. Шул ук елны, мөмкинлек туып, Финляндиягә Музыка фестиваленә барды. Аннан кайткач, дәртләнеп, җырлар иҗат итәргә кереште. Баланы төнлә йоклатып булмый: җыр язып чыга иде. Кулына аттестат алу белән икенче альбомы дөнья күрде. Мәктәптән соң “Моң” студиясенә эшкә урнашты, шуннан соң аның иҗаты җитди борылыш алды инде.

Мәктәпне тәмамлаганда Радикка мәктәп директоры тәкъдим ясады, улым агач эшен яхшы белгәч: “Кал, хезмәт укытучысы булырсың”, – диде. Радик башта бераз икеләнде. Мин исә: “Юк, улым, сиңа җыр юнәлешендә үсәргә кирәк”, – дидем.
– Әни тәрбиясеннән тыш, сезгә әтине дә алыштырырга туры килгән. Аеруча улыгызга. Аңа нинди киңәшләр биреп үстердегез?

– Без дуслар була белдек. Бөтен эшне дә бергә, киңәшләшеп эшли идек. Төзүче булгач, ир-ат эшеннән дә курыкмыйм, анысына да өйрәтә идем. Бергәләп эшли торган иң яраткан шөгылебез – “Медовый” торты һәм кошлар формасындагы печенье пешерү иде. Радикны кыстап эшләтү юк, һәрвакыт бар эшне дә үз теләге белән башкарды.

Аннары, бергәләп концертларга йөри идек. Салават, Фәдис Ганиев концертларына баруны ул әле дә сагынып сөйли. Аңа театрлар аеруча ошый иде. Кайбер күренешләр шулкадәр күңелендә кала, еллар буе: “Әни, ә хәтерлисеңме?!..”– дип, спектакльдән мизгелләрне сөйләп китә иде. Регина да безнең белән йөри иде, әмма аның мәдәният чараларына артык исе китмәде.

– Бүген сез һәрвакыт Радик белән гастрольләрдә. Ерак аралар үтү, юл йөрү арытмыймы?

– Аруның нәрсә икәнен белмим. Уфада берүзем калгач, фатирны сатып, авылга кайттым. Анда кибет ачтым. Күпмедер эшләгәннән соң Радик үзе белән Мәскәүгә алып китте. Кибетне саттырды. “Җитте, ял ит”, – диде. Радик студиядә чакта, Мәскәүдә дә үземә эш таптым: сатуга эшкә чыктым. Эшсез бөтенләй тора алмыйм. Юл йөрү дә минем өчен рәхәт кенә.

– Концертлар вакытында нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Радикның костюмнары күп, шулар белән мәш киләм. Җырлап чыга да, башкасын кия. Моңарчы кигән костюмын элеп, төреп алып куям, аяк киемен чистартам. Өйгә кайткач, тегәсен – тегәм, юасын – юам, үтүклисен – үтүклим. Төркемендәге егетләргә дә ярдәм итешәм. Ашарга да пешерәм. Әмма минем өчен бу мәшәкать түгел. Радик белән ял итеп кенә йөрим. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итә, акчага интегеп яшәмим.

– Аның көн-төн эштә булуын күреп, жәллисездер?

– Жәл инде... Кайчак чирләп тә ала. Концерт залларында сквозняк уйный, кунакханәләр салкын була. Ул авырганда шәфкать туташына әйләнәм: уколын да ясыйм, массажын да.

– Әни кеше буларак “улым, өйлән”, дисезме?

– Радикның гашыйк булган вакытларын күреп, сизеп торам: шулкадәр ачылып китә! Өйләнү темасына сүз кузгатсак: “Вакыты җитсә, сизми дә калырсың”, – дим. Бүген өйләнәм дип әйтә икән, димәк – бүген! Мин бу эшкә кысылмыйм да, киңәшче дә була алмыйм. Юлдашы итеп сайлаган хатын белән үзенә яшисе. Әйбәт хатын начар килен булмый. Үз зәвыгына туры килгән хатын, ышанычлы кеше булсын – теләгем шул гына.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ