Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мьянма мөселманнарына ярдәм кирәк

11 Сентябрь 2017 1308
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күптән түгел үзенең “Инстаграм” битенә Мьянма мөселманнарын кызганып язма урнаштырган.
“Әлеге провокацион рәсем быел Корбан бәйрәм вакытында Бельгия шәһәрендә эленгән. Мин алга киткән Европаның кайбер вәкилләренә шаккатам. Алар мөселманнарны корбан чалуда гаеплиләр, ә Мьянма (Бирма) шәһәрендә терлек суйган кебек меңләгән мөселманнарның гомере өзелүенә игътибар итмиләр. Ни өчен Кеше хокукларын яклау буенча Көнбатыш Европа институтлары дәшми? Ни өчен Америка сәясәтчеләре гаепләүче буларак чыгыш ясамый? Әгәр күрше илләрдә берәр нәрсә булса, һәрвакыт Эйфель манарасын матәм төсләре белән яктырталар. Әмма хәзер бу әйбер күзәтелми. Азиялеләрнең каннары Европа кешеләренең каннарына караганда түбәнрәк бәяләнәмени? Ислам һәрвакыт тигез хокуклы һәм гадел булырга чакырды. Мин ике төрле стандартлы сәясәткә каршы һәм берләшеп Мьянма мөселманнарының проблемасын хәл итәргә чакырам”, – дигән мөфти.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ