Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мурат СИРАЗИН: “Ишәгемә кияү эзлим”

18 Декабрь 2019 835
Югары Ослан районы Шеланга авылы фермеры Мурат Сиразин тирәсендә тавыш-гауга тынып тормый. Әле 15 тәүлеккә ябалар үзен, әле берәр басмада зурлап фермерчылык белән шөгыльләнүен язып чыгалар. Кәҗә тәкәсенең мең сумга интим хезмәт күрсәтүе турындагы игъланы гына да ни тора! Гомумән, кем ул Сиразин?! Әлеге кеше белән күрешәсе килү теләге зур иде, бу якларга сәфәр чыккач, иң элек туп-туры шунда киттек…

Ишегалдында нинди генә җан ияләре юк! Әнә, башын түбән игән моңсу ишәк. Урыс әкиятләрендәге төсле, һәр хайванның кушаматы бар. Кәефсез ишәк Иша исемле булып чыкты. Токымлы Швейцария кәҗәсе Беня да шул тирәдә чемченә. Анысы ат зурлыгында дисәң дә һич арттыру булмас. Мин койма ярыгыннан аларны фотога төшереп маташкан арада, Мурат абый хуҗалык капкасын киереп ачып та җибәрде – теге “зоопарк” бер тартынусыз урамга, безгә таба ыргылды. Егыл да үл шунда! Өр-яңа пәлтә киеп килгән идем. Пәлтә бетте. Бу кадәр кызыксынучан кәҗә бәтиләре кочагында каласымны белсәм, берәр сырма алып килгән булыр идем, билгеле. Җитмәсә, Мурат абзый тартмаларга тутырып яшелчә, мандарин, ананас калдыклары күтәреп чыккан. Кулыма күмәчләр тоттыра. Бер көтү авыз икмәккә үрелгәндә ниләр кичерүемне сөйләп тормыйм...

– Мурат абый, ишәгең авырыймы әллә? – дип сорыйм, дымлы “салфетка”лар яр­дәмендә пәлтәдән кө­тел­мәгән очрашу эзләрен чис­тарткан арада.

– Сәламәт ул, аның бәби алып кайтасы килә, ә минем ата ишәк алырга акчам юк, – ди хуҗа.   

 ***


Мурат Сиразинның маҗаралары турында «Акчарлак» газетасының яңа 50 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Февраль 2020 12:35 2150
3 Февраль 2020 13:02 1783
ӨСКӘ