Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мирхәт Гайсин әти булган! Котлыйбыз!

18 Январь 2018 1351
Танылган шоумен, җырчы Мирхәт Гайсин безгә күңелле хәбәр җиткерде. Яңа ел алдыннан, 26 декабрьдә Мирхәтнең кызы туган.
– Яңа елга гомеремдә иң кадерле, иң зур бүләкләрнең берсе булып кызым туды, – диде Мирхәт.

– Кайчан өйләнергә өлгердең соң син?

– 2016 елның ноябрендә Регина белән никах укыттык. Хатыным Уфа ягыннан.

– Нинди өлкәдә эшли. Җырчымы әллә?

– Юк, косметолог. Кызларның йөзенә капиталь ремонт ясау белән шөгыльләнә.

– Ничә яшь үзенә?

– Яше миннән яшь (көлә).

– Әти булу ничек? Хис-кичерешләрең белән уртаклаш әле...

– Сүз белән җиткерә торган түгел, “шикарно”. Күптән кирәк булган, нык рәхәт. Яннарына сагынып кайтам.

– Кем диеп исем куштыгыз?

– Менә анысы сер, алайса күз тия. Бераз үскәчрәк әйтербез әле.

– Кемгә охшаган соң?

– Күбрәк миңа.

– Елыймы?

– Еламый. Эче авыртканда кычкырып җырлый.

Гайсиннар гаиләсен котлыйбыз! Кызыгыз сау-сәламәт, озын гомерле, игелекле, бәхетле булсын!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4759
ӨСКӘ