Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Минтимер Шәймиев Сәкинә ханым турында: Хушлашуы күңелдә матур булып калды

16 Ноябрь 2018 2888
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева 79 яшендә вафат булды. Сәкинә ханым күңелебездә якты йөзле, мөлаем, олы йөрәкле, халкыбыз тормышы белән яшәүче үтә сабыр һәм итагатьле булып сакланыр. Минтимер Шәриповичның һәм аның гаиләсенең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Сәкинә ханымның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрләрендә булсын.
“Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Авырганда да һәрвакыт эшкә ашатып-эчертеп озатып кала иде”, – дип сөйләде бүген Минтимер Шәймиев Мәрҗани мәчетендә узган хушлашу чарасында. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе җеназа намазы алдыннан үзенең хәләл җефете белән үткәргән соңгы минутларын искә алды.

“Кичә сөйләшеп, карашып утырдык. Озак яши алмас, дидем. Кичә бертуган сеңлесе, улларыбыз да хастаханәгә килде. Без кергәч, күзен ачып: “Рәхмәт”, – сүзен әйтте. Саубуллаштык. Хушлашуы шулай күңелдә матур булып калды. Безгә – исәннәргә, сәламәтлекне сакларга, хатын-кызны бәяләргә кирәк, гаиләдә – бер-беребез белән аңлашып, балалар тәрбияләп яшәргә...”, – диде Минтимер Шәймиев.

Ул кайгы уртаклашкан, Мәрҗани мәчетенә хушлашуга җыелган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, дип хәбәр итә "Татар-информ". “Барыгыз алдында да баш иям”, – диде.

Сәкинә ханым турында Минтимер Шәймиев: “Кешеләрне соңгы юлга җомга көнне озатырга туры килсә, “Изге кеше икән, урыны оҗмахта булсын”, – дия иде”, – дип искә алды.


https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175250/
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ