Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Минем тормышымда – “Акчарлак” бәйгесенә йомгак

30 Декабрь 2016 273
Редакциябезгә шалтыратып: “Күп еллар инде “Акчарлак”ны алдырам. Аның һәр санын көтеп алам. Аннан башка яши алмыйм”, – дип әйтүчеләр күп. Эх, рәхәт тә инде шул минутларда! Канатлар үсеп чыккандай була. Сүзләрегезгә чын күңелдән ышанабыз. Сез дә ышаныгыз, алар безгә тагын да дәртләнеп эшләргә көч, энергия бирә.
Инде менә ике ай дәвамында “Акчарлак”ның сезнең тормышыгызда зур урын алып торуын фотолар аша да күрдек. Барысында да сюжет, тормыш ярылып ята. Иренмәгәнсез, фантазиягезне эшкә җигеп, әллә нинди кызыклы фотолар төшереп җибәргәнсез. Зур “бишле” сезгә! Бәйгедә катнашкан барлык тугры укучыларыбызга да рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Бәйгегә йомгак та ясыйсы килми хәтта. Бәлки, киләчәктә дәвамы да булыр. Шулай да, ел ахыры якынлашты һәм нәтиҗәләр ясар вакыт җитте.

Урыннарны билгеләү, һәрва­кыттагыча, җиңелдән булмады. Озак уйлаштык, фикер алыштык. Беренче урынны “Акчарлак” газетасын чит илләрдән үк әйләндереп алып кайткан Фирдәвес Ахуновага (Түбән Кама, Кызыл Чапчак) бирергә уйладык. Фирдәвес ханым Габделфәт Сафинның концертына ике кешелек чакыру билеты белән бүләкләнә.

Ә икенче урынга биш кеше ия булды, менә алар: Фаилә Мусина (агач башына ук менеп, “Акчарлак” белән фотога төшкән), Венера Шакирова (Арча, Якты-Көн), Сәлимә Габделхакова (Балтач, Яңгул), Минсара Миннекаева (Түбән Тагил), Эльвина Иванова (Балтач, Түнтәр), Зөбәрҗәт Закирова (Питрәч, Салкын Чишмә). Әлеге укучыларыбыз Габделфәт Сафин төшкән кружка һәм “Акчарлак” нәшрият йорты” әзерләгән бүләкләргә ия булды.

Беренче һәм икенче урынга лаек булучыларга безнең белән элемтәгә керергә һәм бүләкләрен алу өчен редакциягә килергә кирәк булачак. Калган укучыларыбызны да игътибарсыз калдырмадык, аларга поч­та аша “Акчарлак”лы магнит һәм тагын берничә истәлекле бүләк җи­бәрәчәкбез. Кемнәрнең фотолары газета битләрендә дөнья күрде, шулар тулы адрес, индексларын язып, безгә юлласын (фото җибәргән ысул белән).

Шулай итеп, бәйге тәмам, җи­ңүчеләр билгеле. Берегез дә үпкәләп калмагансыздыр дип өметләнәбез. Алдагы елларда да бәйгеләребездә актив катнашып торыгыз!

“Акчарлак”ның туган көне
Калам бары яхшы теләктә!
Гәҗитләрдән тезеп ясадым
Унбишлене сиңа бүләккә.                                                            

Фәнис ШӘФИКОВ. Арча.




 “Акчарлак”ны укый-укый шулай матур яшибез.

                                                                                                           Рузилә МӨХӘММӘДИЕВА.
                                                                     Башкортстан, Бүздәк районы, Таулар авылы.
Рубрика: БЕЗНЕҢ ЯҢАЛЫКЛАР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ