Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Минем дә әти бар!

1 Октябрь 2018 796
ХИКӘЯ
   Җәйге кояш иртән иртүк җылы нурлары белән җир өстен иркәли. Кинәт талгын җил исеп куя. Җил искән саен шыбырдашкан агач яф­рак­лары арасында кошлар чыркылдаша.

   Бәләкәй генә авылның тар тыкрыгын тутырып бала-чага кайнаша. Кечерәкләре ихата буена өеп куелган ком тавында уйныйлар, велосипед­ларына атланган олырак­лары, җыйнаулашып, ни турындадыр гәп сата.

   Шул мәлдә тыкрык башындагы өй кырына көмеш төсендәге җиңел машина килеп туктады. Аннан шәһәрчә киенгән, таза гәүдәле бер абый чыкты һәм, шәп-шәп атлап, яшел төскә буялган бәләкәй капканы ачып йортка кереп китте.

   Комда уйнаган балалар аңа игътибар итмәде, алар үз уеннары белән мәшгуль иде. Олыраклары, бер-беренә карап, иңбашларын сикертте, бу абый аларга таныш түгел иде. Ә менә машинасы шәп – иномарка, внедорожник, малайларның күзе кызыгырлык. Алар машина янына якынрак килделәр, берничәсе кайбер төшләрен тотып, сыйпап та карады. Сүз машинага күчте.

   Бераздан теге йортның бәләкәй капкасы ачылып китте. Капка уемында яшь кенә матур апа күренде. Ул башка балалар белән әвәрә килеп уйнаган нәни малайга исеме белән дәште: “Ильяс!” Бу апа аның әнисе иде. Малайның иптәшләреннән бер дә аерыласы килмәсә дә, әнисе чакыргач, теләр-теләмәс кенә аңа иярде.

   Күп тә үтми, бәләкәй капка янә ачылды. Теге абыйны күреп, малайлар читкәрәк китте. Ул аларга карап: “Нәрсә, ошыймы?” – дигәндәй елмайды да, багажнигын ачып, дәү сумка, берничә пакет алды һәм, өйгә кереп китеп, күздән югалды.

   Кояш ныклап торып кыздыра башлады. Малайлар, үзара сөйләшеп, елга буена су коенырга барырга булдылар. Шул арада ачык капкада Ильяс күренде. Түп-түгәрәк йөзе тагын да түгәрәкләнеп киткәндәй, үзе ихлас елмая, ә кулларында теге абыйныкы сыман көмеш төсендәге уенчык машина. Машинасын кысып кочаклаган малай иптәшләре янына килде. Уенчыкны күреп, бәләкәчләр аны сырып алдылар.

   – Минем дә әти бар әле, – дип куйды, авызы ерылган малай. Тик балалар аның сүзләренә игътибар итмәде: әллә ишетмәделәр, әллә аңламадылар.

   Ильяс, машинасын калдырып, олы малайлар янына килде:

   – Минем дә әти бар әле! – диде, шат елмаеп.

   Малайлар карашларын читкә юнәл­дерделәр һәм “эһе-эһе” диештеләр.
Алар белә-белгәннән бирле бу йортта ир-ат күренмәде. Билгеле, аның булырга тиеш икәнлеге малайларның башына кереп тә чыкмады.

   Ильяс янә:

   – Минем дә әти бар әле, – дип кабатлады.

   Күктәге көләч йөзле кояш та, елмаеп: “Әйе, әйе. Синең дә әтиең бар!” – дип, аның сүзләрен җөпләде. Талгын җил дә: “Әйе шул, әтиең бар, әтиең бар”,– дия-дия, Ильясның йомшак чәчләреннән сыйпады. Йорт каршындагы карамага кунган чыпчыклар да “әтиең бар, әтиең бар” дип чыркылдаштылар.

   Су коенырга киткән малайлар артыннан карап калган нәни Ильяс: “Минем дә әти бар, минем дә әти бар!” – дип, такмаклый-такмаклый, уенчык машинаны бүлешә алмый тарткалашкан иптәшләре янына ашыкты.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1254
ӨСКӘ