Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Мин йолдыз!” дип йөргәнем булмады”

1 Октябрь 2018 774
Айгөл Рәхимова – татар эстрадасында чибәр җырчыларның берсе. Сәхнә киемнәре, үз-үзен тотышы һәм тембры белән башкалардан аерылып торган Айгөл белән шәхси тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләштек.
    Айгөл турында 4 факт:

   1) Айгөлне малай туа дип көткәннәр, Булат дип исем бирергә теләгәннәр. Ләкин малай холкы белән кыз туган.

   2) Кортлардан, чебеннән – бөтенесеннән курка.

   3) Бию белән шөгыльләнгән. Биюче буласы килгән.

   4) Үзен тыңларга һәм телевизордан карарга яратмый.

    – Көзне яратасыңмы? Көзен битем бозыла дип язган идең бер...

    – Көзне бик яратам. Әйе, бозыла. Җәйдән көзгә күчкәндә бит бозылу бер минем генә проблема түгелдер инде ул.

    – Ничә җырың бар?

    – Белмим, санаганым юк, 50гә якындыр, шушы арада икенче альбомым чыкты.

    – Сәхнәгә күтәрелү катлаулы хәзер. Клиплар, җырлар яздыру, сәхнә киемнәре күп чыгым сорый. Сиңа кем булыша?


     Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 4нче октябрьдә чыгачак 39нчы саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ