Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мин – нечкә күңелле кеше.

11 Январь 2019 1474
Бервакыт телефон, интернетларны “елак абзый” видеосы басып алды. Хәтерләсәгез, аның эчтәлеге болайрак иде: “Исән-сау булып, 24ләре генә җитсә ярар иде. Очынып кайтып җитәр идем. Үземнең бертуган сеңелләрем кебек бит сез, барыгызны да күрәсем килә. 20 ел узганга ышанасы килми... Сагындым, сагындым, шулкадәр күрәсем килә сезне”, – дип күз яшьләре түкте ул. Әлеге видеоны күрүчеләрнең башында: “Кем икән бу?” – дигән сорау тумый калмагандыр. Табылды бит ул кеше! Мәскәүдә яшәп ятучы 46 яшьлек мишәр егете – Рәфис Атаказов икән ул!
– Рәфис абый, бу популяр видео ничек туды?

– Видеоны махсус рәвештә ясамадым, интернетка куеп, кешеләр күрсен дигән теләгем дә юк иде. 2017 елда төркемдәш кызлар белән 20 еллык очрашу булырга тиеш иде. Бик көттем аны. 1997 елда Чаллы педагогика университетын тәмамлаган кеше мин. “Ватсап”та төркем ясап, шунда аралаша башладык. 20 ел буе күрмәгән кызлар да бар иде араларында. Сагынуымны аңлатып, кызларга видео яздырып җибәрдем. Бу видео шулкадәр интим әйбер иде. Бик озын иде ул, берсе шуның бер генә кисәген алып, кемнәргәдер җибәргән. Әнә шулай таралган. Үземә дә кызык булды... Бүген дә яратып, сагынып искә алам ул елларны. Авыр еллар булса да, җырлап, биеп, гел сәхнәдә кайнап яшәдек. Каз өмәләре, аулак өйләр, тулай торакта шаярулар дисеңме... Бик асыл кешеләр белән укыдым. Бүген аларның күбесе югары квалификацияле укытучылар, завучлар, мәктәп һәм лицей директорлары, министрлыкта эшләүчеләре бар. Ничек горурланмыйсың инде алар белән!

– Төркемдәшләрегезгә видеоны та­рат­каннары өчен үпкә­ләмәдегез алайса?

– Үпкәләвен үпкәләмәдем. Белгәч, оялу хисе генә булып алды.

– Үзегезнең популяр икәнне кайчан, ничек белдегез?

– “ТНВ” каналыннан “Кәмит Җәвит” тапшыруында күрсәт­кәннәр бит аны. Очрашудан соң күпмедер вакыт узгач, борчылыбрак әни шалтырата: “Сине телевизордан карадык, бик елыйсың, балам. Нәрсә булды? Ник миннән яшерәсең?” – ди. Аннан үземә дә социаль челтәрләр аша шул видео килә башлады. Халыкта төрле фикерләр китте: “Бу нинди кеше икән? Исерек микән? Куып чыгардылар микән? Нинди кызларны сагына икән? Хатыны начар булып, байлыгын алып китте микән?” Ул вакыттагы версияләрнең барысын да сөйләп бетерерлек түгел...

– Үзегезне “Инстаграм”да да “Елак абзый” дип куйгансыз. Еларга яратасызмы?

– Мин – нечкә күңелле кеше. Мультфильм карасам да, китап укысам да күңел тула, трагик фильмнардан соң да елыйм. Өйдә телевизор караганда яшь чыкканын күрсә, әни дә: “И-и, елау синдә “бесплатно” инде, улым”, – дип куя.

– Рәфис абый, кайсы яклардан буласыз?

– Чувашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында туып-үстем.
  
– Нинди гаиләдә тәрбияләндегез?

– Әти шофер булып эшләде, ул инде вафат. Әнием 17 яшеннән пенсиягә чыкканчы колхоз идарәсендә хисапчы булып хезмәт куйды. Әле бүген дә хисап­лар вакытында чакыртып алалар үзен. Ике сеңлем бар. Бик яратам үзләрен. Шулкадәр бәхетле мин алар булу белән. Әнием кырысрак кеше, туры сүзле. Ул яктан мин аңа охшаган. Юмор ягыннан әти ягына тартканмын.

– Фамилиягез чыннан да Атаказовмы? Каян килеп чыккан ул?

– Бу сорауны миңа еш бирәләр. Әти һәм әни ягыннан нәселемне яхшы беләм. Җиде буынга чаклы шәҗәрәбезне дә ясаткан идек. Бабамның бабасы усал кеше булган. Каз кебек чеметеп алырга яраткан. Аннан ул урын каралып чыккан. Менә шундый сәер гадәт. Шуңа аңа: “Аллам, син ата каз кебек тешлисең бит”, – дигәннәр. “Ата каз” дигән кушамат ябышкан. Халык санын алулар башлангач, һәрбер кешедән “Син кем?” дип сорап йөргәннәр бит. “Фамилияң ничек?” дигән сүз чуаш телендә “Кушаматың менле?” дигәнне аңлата. Ул вакытта, билгеле, “Атаказ” дип җавап биргән бабай. Менә шуңа “ов”ны гына кушып куйганнар да матур фамилия килеп чыккан. Андый сәер фамилияләр безнең авылда күп. Мәсәлән, Калайбашев.

– Чувашстанда туып-үскән егет ничек Чаллыга китеп, студент булды?

– Армиядән кайткач, бер газетада “Чаллы педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты бүлегенә студентлар җыела” дигән игъланны күрдем дә, бер дә уйламыйча чыктым да киттем. Мин сәер кеше бит. Ул шәһәр турында ишеткәнем дә юк иде хәтта. Документларны биреп, имтиханнар тапшырып, укырга кереп кайттым. Без тәмамлап чыкканда уку йорты университетка әйләнеп куйды.

– Татар теле укытучысы булып эшлә­дегезме соң?

– Юк дияр идем, 4 курсны тәмам­лаганда бер ел татар теле укыттым. Балалар белән эшләве авыр, минем өлкә түгеллеген шунда аңладым. Ә дәресләремне бик мактый иде методистыбыз, “шигырьләр белән үреп, матур итеп алып барасың”, дия иде.

– Аннан кайларда эшләдегез?

– Чувашстанда чыга торган татар газеталарында эшләдем, Чуваш дәүләт университетында “Тел белеменә кереш” дигән фән укыттым. Аннан 15 ел тамада булып йөрдем. Бүген Мәскәүдә бер нәшрият йортында хезмәт куям, типографиядә дизайнер мин.

– Ничек Мәскәүгә күчендегез?

– Кечкенәдән Мәскәүгә гашыйк булып яшәдем һәм кайчан да булса шунда китәчәгемне белә идем. 2008 елда кесәдәге мең ярым сум белән чыктым да киттем. Үкенмим. Яратам бу шәһәрне.

– Гаиләгез юк икән. Ялгыз авыр түгелме?

– Дөресен әйтергә кирәк, кеч­ке­нәдән өйләнү теләге булмады миндә. Кул-аякларым бәйләнгәнен яратмыйм, үз көемә яшисем килде. Теләгән вакытта кайтып, теләгән вакытта китеп, теләгән җиргә барып... Берәрсенең өйләнешүе турында ишетсәм дә, “И-и, мескеннәр, яшәп китә алсалар гына ярар иде”, – дип жәлләп куям. Яшьли өйләнгәннәрне аеруча кызганам. Ялгызлык дигәннән, андый уйның кергәне дә юк. Беркеме дә булмаган, ятим кешеләр ялгыз буладыр ул. Минем әле газиз әнием, сеңелләрем, туганнарым исән-сау. Шыгырданда ярты авыл – туганнарым.

– Яшь чакта кызлар озаттыгызмы соң?

– Кызларның мине озаткан чаклары да булды әле. Гомерем буе кызлар арасында яшим. Укыганда да, эшләгәндә дә гел гүзәл затлар янәшәсендәмен. Ходай ничектер шулай язган, нинди генә эшкә барып тыгылсам да, алар янына эләгәм. Хатын-кызлар исә мине үзләре кебек кабул итеп, бөтен серләрен сөйләп, киңәш сорап мәш килә. Әнә шулай бөтенесен яратканга, берне генә сайлап ала алмаганмындыр инде.

– “Инстаграм”га матур итеп бизәлгән бәлеш, өчпочмак фотолары куйгансыз. Үзегез пешерәсезме?

– Әлбәттә. Камырын да куям, бигрәк тә ит ризыклары пешерергә яратам. Зур мәҗлесләргә пешерү ошый. Әти белән әни эштән караңгы төшкәч кенә кайта иде, шуңа ашарга пешерергә яшьтән өйрәнергә туры килде. Эшләп үстек.

– “Инстаграм”ыгызны карап чыктым, юмор­лары­гызның һәммә­сен­дә мәгънә...
  
– Юморның мәгънәсе булганын яратам, һәр нәр­сәнең кызыгын табарга тырышам. Яшәе­шем дә юморга корылган. Кәефе булмаган кешеләрнең кәефен күтәрәм. Яңа әйбер киеп килсә, “О, яңа күлмәк кигәнсең!” – дим, чәчен кистерсә дә игътибарсыз калдырмыйм.

– Миңа калса, сездән шәп юморист чыгар иде. Нигә татар сәхнәсенә менеп, халыкны көлдермисез?

– Күп кеше шулай ди. Аның өчен бит, сеңлем, ях­шы, көн кадагына суга торган материал кирәк. Билдән түбән юмор, мунчалага әйләнгән әбиләр образын сәхнәгә менеп сөйлисем килми. Халыкка бүген пычрак юмор ошый. Кем кем белән йоклаган, кем аерылган... Мин андыйны яратмыйм. 15 ел тамада булып йөрдем. Шуңа халыкка кабатланмый торган әйберләр ясауның ничек авыр икәнен беләм. Туй-мәҗлесләргә йөргәндә беркайчан да әзер сценарий белән бармадым. Алып баруым тулысынча импровизациягә корыла иде. Сәхнәгә менү буенча шуны әйтәсе килә – яхшы материал булса, эшләп карар идем. Райкиннар вакытындагы кебек матур шаяру кирәк.

– Үзегезне “бераз сәер­рәк” кеше дисез. Ниләрдә чагыла ул?

– Безнең якларда сәер димиләр, “заефрак” диләр. Татарның “акылга зәгыйфь” дигән сүзенең каты варианты инде ул. Мин кешеләргә ошарга да, охшарга да тырышмыйм. Үзем сайлаган юл бар. Шул юлдан туры барам. Кыш көне көчле, күз ачмаслык буранда урамда йөрергә яратам. Шундый рәхәтлек бирә ул миңа! Җәй көне чалт-чолт күк күкрәп, яшен яшьнәп торганда да урамга чыгып китәм.
Кайвакыт берәрсе белән телефоннан сөйләшәсең дә: “И, Рәфис, күргән дә юк инде үзеңне. Безгә дә килеп чык инде”, – диләр. Кайсыбер кеше: “И, вакыт та юк, бер күрешербез әле”, – дип кенә җаваплый. Ә мин икенче көнне иртән сикереп торып, җиңелчә генә сумкамны алып, чакырган кешегә чыгып китәргә мөмкинмен. Саный китсәң, күп ул сәерлекләр.

– Яңа елны яратасызмы? Кайда үткәрәсез?

– Үлепләр китеп яратам. Иске Яңа елны озатканнан соң, мин яңадан Яңа елны көтә башлыйм. Авылга кайтканда әни янында, Мәскәүдә булганда – дуслар, ахирәтләр белән үткәрәм. Тәмле пешергәнне, матур сөйләгәнне беләләр, шуңа киләләр. Ялгызым гына каршылаган юк.

Р.S. Рәфис абый бик үзенчәлекле, фикерле кеше булып чыкты. Бәлки киләчәктә әлеге әңгәмәнең дәвамы да булыр. Ә бүгенгә шушы урында саубуллашып торыйк.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2784
24 Декабрь 2018 19:21 1954
24 Декабрь 2018 20:14 1887
16 Январь 2019 18:34 1725
ӨСКӘ