Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Миллионер

28 Сентябрь 2018 818
Шаян хикәя
   Сезнең Хәләф турында ишет­кәнегез бармы? Кайсы дип, ни, миллионер Хәләф инде, безнең авылның горурлыгы. Шту син, ничек инде ишеткәнегез юк? Ел элек аның хакында бар республика гөр килде бит. Президент үзе котлау телеграммасы җибәргән диделәр. Анысы булмас ди­сезме? Бәлки, булмагандыр да, безнең халык арттырырга ярата бит инде ул. Тәки белмибез дисез инде? Ярар алай булгач, сөйлим авылдашымның тарихын, кемнәр өчендер сабак булсын...

   Хәләф башкалардан аерылып тормады. Буйга-сынга уртача, шадра битле, китек колаклы, сөйләшкәндә “р” хәрефен йотып сөйләшә. Гомер буе фермада сыерлар карады. Элек тә шул иде, хәзер дә көн саен авыл урамнарын ямьләп, чанасына кырын ятып ул уза. Калхузмы, фермер хуҗалыгымы, аның өчен барыбер. Кайсы хуҗага да көтүче кирәк. Чанасына күпертеп люцерна салган булыр. Бәй, көне-төне шул ферма буенда йөреп, какка утырып йөрмәс бит инде, бер-ике сәнәк печәнне сала. Аның да өендә терлекләре бар.

   Туктатып, яшел печәнне калкытсаң, чананың алгы өлешендә бер бидрә лык тулы фураж да күрергә була. Ләкин барысы да күрмәмешкә салышалар. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Тиеннәр хакына кигән бит ул бу камытны, ярый түзә, ярый ул бар...
Менә шулай яшәде Хәләф, көне-төне эштә булды, артык чыгырдан чыкмады. Бәйрәмнәрдә йоткалады, юлында очраган кирәкле күренгән нәрсәләрне өенә ташыды анысы. Ну бит тормыш итәргә кирәк аңа, балалар үстерергә, алмабикәсенә ярарга.

   Хәләфнең бер үзенчәлеге бар иде, нигә яшерергә. Кайда үз тиңнәре белән очраша – мал өендәме, капка төбендәме, кибет артындамы – гел сөйләшүне бер тарафка юнәлтә торган гадәте бар иде аның. Гомер-гомергә байлык турында хыялланды ул. Башка ир-ат кызып алгач, мөнәсәбәтләрне ачыклаганда, мимылдап торган күрше хатыны хакында авыз суы корытканда, ил башлыкларын аты-юлы белән сүккәндә, Хәләф үз сөйләмен менә болайрак башлап җибәрә иде: “Әгәр минем йөз мең сум акчам булса...” Шуннан соң китә тезеп бу акчалар белән ниләр майтарырын, колакларың гына чыдасын. Аның сөйләгәннәрен күңел салып тыңласаң, әкиятләрең читтә торсын, шулай хыялга бай кеше иде ул. Аның сүзләреннән гарык булганнар төрлечә киңәшләр дә биреп карадылар үзенә.

   – Ал язгылыкта утыз-кырык бройлер чебеше. Көзгә кадәр үстереп сатсаң, әллә күпме керем булыр, – диделәр. Андый киңәшләрне колак төбеннән генә үткәрә иде ул. Әле карышырга сәбәпләр таба.

   – Алып кайтырсың әллә күпме акча түләп ул кошларны. Ә иртәгәсен рраз! – птичий грипп. Барысы тәгәрәп яталар лапас тутырып...

   Баерак баҗасы ярдәм итәргә теләк белдерде:

   – Бер бозау алып бирәм мин сиңа. Симерт ел ярым, сиксән меңләп табыш бирер. Шул акчалардан түләрсең хакын, – дип тәкъдим итте. Ә Хәләфнең үз туксаны туксан:

   – Ел ярым мин шул хайванны карап чиләнергә тиешме? Язын-көзен аша инде, үс инде дип каршында биеп торырга? Мин фермада да алардан туйган. Булмый баҗа... – дип кире какты. Аның акчага карата фәлсәфәсе үзенчә иде.

   – Сез, егетләр, төптән ялгышасыз акча белән эшне янәшә куеп. Эшләп баеп була димени? Телевизорда күренгән олигархлар күпме хезмәт куйдылар икән миллиардларын тапканда, мескеннәрем.

   Эшләгәннәр байлыкка тиенә дигәннәре – сафсата ул. Алайга китсә, әнә минем бахбай баер иде, көне-төне эштә туры атым.
Бер тын кайдадыр еракка карап тора да дәвам итә:

   – Акча – бер мәсьәлә, ә байлык – икенче мәсьәлә, аларның бер-берсенә катнашы юк. Ходай Тәгалә бирсә бирә ул үз колына тутырып, сизми дә кала бәндә. Мин әнә шундый күктән төшкән байлык турында сөйлим сезгә, ә сез эшлә, имеш... Их, менә бүгенге көндә йөз мең сум шыгырдап торган акчаларым булсын иде әле минем. Белер идем дә соң ничек яшәргә. Барыгыз да хәйран калыр идегез, – дип тәмамлый иде ул, гадәттә, хыялый өметләрен.

   Безнең татар халкында юраган юш килә, теләгәнең алдыңа килә диләр. Менә шуңа охшашрак хәл булды Хәләф белән. Киң алдырып илле яшен билгеләп үтте ул. Өй тутырып туганнарын, якыннарын җыйды. Һәр килгән кунак, әлбәттә, бүләк белән килде. Шундый җыеннардан калмаган, тамагы кыткылдап кына торган ялгыз Зариф чакырылмаган килеш түргә үткән, бүләк дигән булып Хәләфкә “Спортлото” лотереясен сузган. Кешене куып чыгарып булмый, ачуын йотып, өстәл артына утырткан бу адәмне хуҗа. Соңыннан кызыннан саннарын сыздырып, теге кәгазь кисәген адрес буенча җибәргән. Чучкадан бер кыл дигәндәй, әллә илле сум булса да отар. Зариф эчкән-ашаганнарның йөздән бер өлешен булса да кап­латырга ярар. Алга китеп шуны әйтим, бераз вакыттан соң Зариф чиргә сабышты, кеше танымаска әйләнде. Анысы инде Хәләфнең отышыннан соң булды. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, теге кәгазьгә Хәләфкә миллион сум акча чыкты! Бу бәндәнең көн саен кабатлаган теләкләреннән соң югары көчләр әйдә булган булсын дип, йөз меңдә генә тукталмый, артыгы белән бирделәр моңа. Авыл таяк тыккан кырмыска оясына охшап калды ул көннәрдә. Барысының телендә Хәләф кенә булды. Булыр да инде, кемгә тагын тәтегән ди андый бәхет? Төрлечә фараз кылдылар, хәзер килеп барысын тәфсилләп искә алуның кирәге юктыр. Әмма барыбызны уртак дулкынландырган бер сорау бар иде: йөз мең алгач, ниләр майтарыр икән инде Хәләфебез?

   Акча кулына кергәч, кырка үзгәрде Хәләфнең тормышы. Хуҗасы белән юк кына нәрсә өчен сүзгә килеп, ул беренче эш итеп фермадан китте. Яңа эш башларга ашыкмады. Вакыты юк иде аның, өендә көн дә бәйрәм, көн дә туй тантана итте. Шәһәр юлына тузан кундырмады гаилә. Көн дә берәр машиналы кешене яллап, кибетләр яуладылар, кочак-кочак әйбер-чәйбер ташыдылар, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә. Кинәт кенә Хәләфләрнең туганнарының саны артып китте. Авыл читендәге өйләренә төрле яклардан кунаклар агыла башлады. Һәрберсе гозер белән килде. Берсенең өе җимерек, икенчесен катлаулы операция көтә, өченчесенең баласын укытырга мөмкинлеге юк. Беркатлы хуҗа, аеруча кызып алганда, бар туганнарына ярдәм итәргә тырышты. Чын-чынлап Хәләфне якын күргән берничә кеше, моны аулакта туры китереп, кунаклашуларны туктатырга, берәр төпле эшкә алынырга өндәп карадылар.

   – Әле вакыт бар, әле акча бар. Әйдә безгә, бераз утырып алырбыз, – гел бертөрле булды Хәләфнең җавабы.

   Бу дөньяда һәр нәрсәнең чиге бар. Мәңгелек нур сибәр төсле тоелган Кояш та бер килеп сүнәчәк, ди галимнәр. Хәләфнең дә акчасы язгы кардай эреп бетте. Ярык тагарак янында утырып калды гаиләсе белән. Ярый хуҗасы кинә тотмады, элекке эшенә алды үзен. Тагын бер үзгәреш сизелде анда. Башкача Хәләф “йөз мең, йөз мең...” дип сөйләмәс булды. Менә шундый-шундый хәлләр безнең якларда. Әллә халыкның “җилдән килгән – җилгә оча” дигәне хакмы икән?


Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор: Кәрим Кара

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1660
10 Декабрь 2018 20:09 1387
16 Ноябрь 2018 19:18 1373
ӨСКӘ