Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Миләүшә Сибгатуллина: "Ир кеше хатыныннан яшьрәк булырга тиеш дип уйлыйм"

30 Январь 2018 1607
“Яңа Гасыр” каналында күп еллар иртәнге тапшыруларны алып барган Миләүшә Сибгатуллина соңгы айларда экраннан югалды. “Яраткан Миләүшәбез кая китте?” – дип аптырый телевизор караучылар. Редакциябезгә дә укучыларыбыз шалтыратып, бик еш шул сорауны бирә.
– Ирегез сездән яшьрәк бугай. Тормыш иткәндә яшь аермасы комачауламыймы?

– Киресенчә, бик уңайлы. Ир кеше яшьрәк булырга тиеш дип уйлыйм. Ул син эшли алмаганны да башкара ала. Мисал өчен, эштән арып кайткач, балалар белән шөгыльләнергә рәт калмый кайчак. Ә Илһам аларны алып бассейнга, йә тимераякта шуарга чыгып китә. Мин алар кайтканчы йә ашарга пешерәм, йә бассейнга барып кайтам. Шул рәвешле хәл җыела. Эш тә, балалар да синең өстә генә булса бик авыр, бер нәрсәгә дә өлгереп булмас иде.

Язманы тулысынча 1 февральдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 4 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4759
ӨСКӘ