Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Миләүшә Сибгатуллина: “Акыллы хатын-кыз ирен узып чапмаска тиеш”

16 Февраль 2018 1864
“Яңа Гасыр” каналында күп еллар иртәнге тапшыруларны алып барган Миләүшә Сибгатуллина соңгы айларда экраннан югалды. “Яраткан Миләүшәбез кая китте?” – дип аптырый телевизор караучылар. Редакциябезгә дә укучыларыбыз шалтыратып, бик еш шул сорауны бирә.
– Миләүшә апа, әлеге сорауның җавабы нинди булыр икән?

– 20 елдан артык гомеремне шушы хезмәткә багышлаганмын. Кеше һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Бер урында гына эшләү иҗатка сәләтне дә киметә, бер төрлелек тә китереп чыгарырга мөмкин. Аннан соң яшьләргә дә урын бирергә кирәк бит. Бүген төп максатыбыз: яшь алып баручылар белән тапшыруга яшьрәк аудиторияне дә җәлеп итү. Бүген мин “Манзара” тапшыруының баш мөхәррире булып калдым, яшьләр белән тәҗрибәмне уртаклашам. Газета укучыларга бер серемне дә ачам: ничә еллар хыялланган, күңелемдә йөрткән, инде тәмам өлгереп җиткән проектымны тормышка ашырасым килә. Әлеге проект “ТНВ” белән бөтенләй бәйле түгел, ләкин тамашачыга файда китерә торган булачак.

                                                 Гаилђсе белђн.jpg

– Сезгә карап торам да, шундый көчле энергия агыла үзегездән. Аны каян аласыз?

– Кеше биргәнне ярата. Намаз укып, йога белән шөгыльләнеп түгел, күбрәк энергияне кемнәндер алырга яраталар. Ни өчен халык концертларга йөри? Чөнки артист ул – энергия чыганагы. Танылган артист урамнан узып китсә дә, аның артыннан шлейф булып энергиясе бара. Ә үземнең энергия туплау ысулларына килгәндә, бассейнда йөзү бик көч бирә. Аннан мин табигать белән гармониядә. Яз җитте исә, иртәнге чыкта яланаяк йөри башлыйм. Кичтән үлән өстенә җәймә чыгарып куям. Иртәнге чык тамчылары белән дымлангач, шуны юрган итеп алып кереп ябынам. Кышын чаңгыда йөрергә яратам. Авылыбыздагы инеш буйларына төшәм. Табигатьнең гүзәллегенә сокланып йөрим. Кар астыннан көртлекләр пырхылдап очып чыга. Өстенә кар сырып, җиргә чүгәләгән талларга карап сокланам. Һәр биш ай саен массажга йөрим. Аннан үземнең мунча керү серләре бар (Бу хакта Миләүшә ханым белән киләчәктә аерым язма эшләргә сөйләштек – Н.Х.).

– Авылга еш кайтып йөрисез алайса?

– Туган авылым Теләче районы Алан авылында әти-әнием яши. Дүрт ел элек алар артына гына үзебез дә йорт салып чыктык. Атна саен шунда без. Җомга кайтып китәбез, дүшәмбе иртән киләбез. Казанда да салып карадык, әмма күңел тартмады. Кечкенә чакта каз бәбкәсе саклап утырган урыннар тарта икән.
– Ни өчен сезнең авылда?

– Ирем Илһам Казан егете бит. Икенче улыбыз Хәкимне тапканнан соң, “Нәрсә бүләк итим?” – дип сорады. Мин: “Юан бүрәнәле, ике катлы, саф һавалы агач йортта яшисем килә”, – дидем. Әйттем дә оныттым, ә ул сүзләр Илһамның күңелендә йөргән.

Малайларны дашәһәрдә эшкә өйрәтеп үстереп булмый (уллары Кәрим – алтынчы, Хәким икенче сыйныфта укый – Н.Х.). Февраль җитүгә Кәрим белән Хәким көздән әзерләп калдырган туфракка орлык утырта башлый. Аларга яшелчәнең үскәнен күзәтү кызык. Су сибү, калган эше миңа инде. Яз җиткәч, үзләре бакчага күчерә. Илһам гомере буе умарта тоту хыялы белән яшәгән. Күрше авылда бер умартачы бабай үлеп киткәч, балаларыннан аның ун баш умартасын сатып алдык. Хәзер Кәрим дә әтисе янында мәш килә. Хәким дә үзенчә булыша. Хәйран гына бал алабыз.

– Гаиләдә нинди әни һәм хатын сез?

– Илһам балаларга: “Әниегез шикелле кыз табып өйләнегез”, – ди. Шулай булгач, әйбәт хатындыр инде мин. Ашарга һәрвакыт өйдә әзерлим. Иртә белән өчесенә өч төрле ризык кирәк: берсе ботка, икенчесе омлет, өченчесе шулпа ашый. 30 литрлы зур кәстрүлем бар. Шуңа өч төрле ит салып, шулпа кайнатам да, литр ярымлы шешәләргә тутырып, туңдыргычка куям. Кирәк вакытта йә токмач, йә пилмәнен, йә кәбестәсен генә салып, тиз арада аш пешереп алам. Бик җайлы. Кайвакыт Илһам белән утырып пилмән ясыйбыз, балалар да булыша.
– Ирегез сездән яшьрәк бугай. Тормыш иткәндә яшь аермасы комачауламыймы?

– Киресенчә, бик уңайлы. Ир кеше яшьрәк булырга тиеш дип уйлыйм. Ул син эшли алмаганны да башкара ала. Мисал өчен, эштән арып кайткач, балалар белән шөгыльләнергә рәт калмый кайчак. Ә Илһам аларны алып бассейнга, йә тимераякта шуарга чыгып китә. Мин алар кайтканчы йә ашарга пешерәм, йә бассейнга барып кайтам. Шул рәвешле хәл җыела. Эш тә, балалар да синең өстә генә булса бик авыр, бер нәрсәгә дә өлгереп булмас иде.

– Киләчәктә ике киленгә каенана булачаксыз. Бу хакта уйланасызмы?

– Бу турыда балага узуга уйлана башладым. “Мөселман балалары булган, безне хөрмәт итеп яшәүче киленнәр насыйп ит, Ходаем”, – дип тели идем. Үземнең каенанам бик әйбәт, күпләр өчен эталон! Чиста, пөхтә, чибәр, усал. Кыскасы, һәр яктан килгән кеше.

                             каенанасы кайнатасы оныклары белђн.jpg
                                              (Каенанасы һәм каенатасы оныклары белән)

– Усаллыгы да плюсмы сезнең өчен?

– Плюс. Без аның белән ут яндырып талаша алабыз, ләкин бик дуслар. Беркайчан үч саклап, үпкәләшеп йөрмибез. Фикерләребезне курыкмыйча әйтәбез.

– Ә шулай да үзегезне каенана ролендә ничек күрәсез?

– Каенанам кебек үк булдыра алмам инде, кысыласым килер (елмая). Үзеңне бу рольгә әзерләргә кирәктер инде ул. Булачак киленнәр улларыбызны хөрмәтләп, алар артында качып тора торганрак булсын иде. Үзем алдан чабарга, өйрәтергә ярата идем. Тик бер нәрсәне аңладым: акыллы хатын-кыз юләргә сабыша белергә, хәйләкәр булырга, ирен узып чапмаска тиеш икән.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1729
5 Октябрь 2018 11:37 1444
21 Сентябрь 2018 14:17 1402
ӨСКӘ