Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Миңниса Сабирова: “Хәзерге заман кешесе натураль казылыкка өстенлек бирә”

31 Май 2018 2030
Кибет киштәләрендәге ризыкларның составын карагач, куркып куям. Ниләр генә кушып бетермиләр! Бигрәк тә итле ризыкларны алырга шүрләтә. Миңа калса, үзең үстергән малдан да яхшысы юк. Казылык ашыйсың килсә, тот та сыналган, махсус казылык җитештерү цехына тапшыр. Мәсәлән, Кукмараның Байлангар авылында казылык җитештерүче Миңниса апа Сабирова тирә-як район, авылларны натураль продукт белән тәэмин итеп тора.
Миңниса апа Сабирова тумышы белән Таҗикстаннан. Аннан Киров өлкәсе Малмыж районының Яңа Смәил авылына күчеп кайталар. Мәктәпне тәмамлагач, 1973 елда Кукмарага килеп, ресторанга эшкә урнаша. Бераздан Казан кооператив техникумын тәмамлый. 1987 елда Кукмарада казылык ясый торган цех ачыла һәм Миңниса апа шунда эшкә урнаша.
  
– РайПО системасында эшләгән елларны хәзер дә сагынып искә алам, – ди Миңниса апа. – 21 ел буе колбаса цехында эшләдем. Күп эшкә шунда өйрәндем. Хезмәттәшләрем белән туганнар кебек идек. Бердәм, эштән курыкмый торган коллектив булдык. Район саен семинарга йөреп, тәҗрибәләр белән уртаклаша, аралаша идек. Бервакыт ике көн эштә яттык. Ирем эзләп тә килгән иде. Эшеңне яратсаң, шулай була инде ул. Менә хәзер семинарларга йөрмәгәч, заманнан артта каласың. Шулай да дус кызларыма: “Мине чакырырга онытмагыз”, – дип гел әйтеп торам.

РайПО таралганнан соң Миңниса апа Вахит колхозына казылык ясау цехына эшкә урнаша. Аннан инде лаеклы ялга чыга.

– Пенсиягә чыккач, үз эшемне ачарга теләп, бина эзли башладым, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Башта кирпечтән эшләнгән кечкенә генә өй алырга уйлаган идем. Ләкин тозлы су, төтен аркасында күршеләр белән сүзгә килербез дип, ул уйдан кире кайттым. Кукмарада бер бина тапкан идек, “район уртасында төтен ярамый”, диделәр. Эзләнә торгач, 2008 елда Байлангардагы шушы бинаны алдым. Ул миңа 1 млн 500 мең сумга төште. Бик яхшы булды, авылдан читтә, суы, канализациясе кертелгән. Хәзер бит санэпидемстанция таләпләре дә көчле. Акча булган саен яңартып, эшләп торам, яңа җиһазлар алам. Менә күптән түгел идәннәргә кафельләр ябыштырдык.

Эш башлаганда 300 мең сум грант ала Миңниса апа. Ләкин ул акчага 3 суыткыч кына тәти. Ә алар белән генә ерак китеп булмый шул. Кредит алып, әкрен генә җайларга туры килә аңа.
– Баштагы елларда нихәтле елавымны бер Ходай да, үзем генә беләм, – ди Миңниса апа. – Хәзер дә аена 47 мең сум кредит түлим. Туганнарыма зур рәхмәт. Гаиләсе белән сеңлем, энекәшләр бик булышты. Эшемне бик яратам. Өйдә торган көнне, цехка кеше килеп, бикле ишекне күреп кире борылып киткәндер дип борчылып бетәм. Монда килсәм, авыруларым да онытыла.

Миңниса апага 63 яшь. Ике баласы бар, икесе дә югары белемле. Кызы гаиләсе белән Казанда тора. Улы Мәхмүт гаиләсе белән Кукмарада төпләнеп калган, әнисе белән бергә яшиләр икән.

Кызганыч, Миңниса апаның ире генә 7 ел элек, 56 яшендә инфаркттан дөнья куйган.
– Улым шәһәр җирен яратмый, – ди Миңниса апа. – Эш документлары белән бергә йөрибез. Оныклар янда булгач та рәхәт.

Сөйләшкән арада Миңниса апаның өстәлендәге рецепт китапларына күзем төште.
– 1961 елгы китаплар болар, – дип дәвам итә Миңниса апа. – Хәзер дә ачып укыштырам. Халык өчен эшләнелгән инде ул вакытта. Элек технологлар да көчле иде. Хәзерге кебек өстән-өстән өйрәтмәделәр.

Ассортимент зур Сабировлар цехында. Күңелең ни тели, шуны алырга була. Казылык кына түгел, 8 төрле пилмән, “хинкали”, “ветчина”, “сардельки”, “сосиски”, ысланган ит, “купаты” һ.б. җитештерәләр.

– Боларның барысына ничек җитешәсез? – дип сорыйм.

– Үзем җитешә алмаганда өч эшче кызны чакырам. Элегрәк шушында кунып та кала идем. Эшемне төгәллим дә, кечкенә генә эскәмиягә ятып йоклыйм.

– Заказлар күпме соң?

– Аллага шөкер, күп. Ноябрьдә күбәя башлый, төнге бергә кадәр эшлибез. Кеше өзелми. Хәзер үрдәк, тавыклар китерә башлыйлар. Заказ кимесә, полуфабрикатлар ясыйбыз. Итне хуҗалыктан алам. Ноябрьдә айга 18-20 тонна эшләнелә. Быел менә мартка кадәр шулай булды. Кукмара, Мамадыш, Саба, Балтач, Теләче районнарыннан, Киров өлкәсеннән киләләр. Ел саен миңа гына килүчеләр бар. Бервакыт бер ир: “Миңниса апа, мин сезгә кире әйләнеп килдем, ачуланмыйсызмы?” – ди. “Юк, ачуланмыйм”, мин әйтәм. Яңа җир ачылгач, бөтен кешенең дә барып карыйсы килә инде, аңлыйм. Яңа кибеткә дә барып карыйбыз бит. Ләкин аяк барыбер гел йөргән җиргә тарта.
– Казылык озак әзерләнәме? – дип кызыксынам.

– Бервакыт бер кеше килде дә: “Миңниса апа, миңа тиз кирәк. Башка җирдә тозын, борычын салалар да, шунда ук ясап бирәләр”, ди. “Мин алай булдыра алмыйм. Аның технологиясе бар”, – дим. Хәзер бит казылык ясаучылар арта. Технологлар килеп, тиз генә ясый торган казылык җитештерергә берничә сәгать эчендә өйрәтеп китәләр. Тәҗрибә еллар буе туплана ул, тиз арада була торган эш түгел. Казылык тиз ясалмый, аның бит әле өлгерү дигән вакыты да бар. Кайбер кешеләр 10 кило ит бирә дә, 10 кило казылык алам дип уйлый. Ничек алай булсын инде? Андыйларга: “Менә итегезне ашка салыгыз да, алып үлчәгез. Килосы шулай ук каламы?” – дим.

– Миңниса апа, сезнең бу өлкәдә тәҗрибә булгач, эшне алып бару барыбер җиңелрәктер?

– Үзем технолог булгач, җайлы. Ләкин һаман өйрәнәм. Шул ук казылыкны гына алыйк. Ул бер көнне – бер, икенчесендә бөтенләй башка төрле чыгарга мөмкин. Чөнки аның тәме, сыйфаты иттән генә түгел, әзерләүче кешенең кәефеннән, һава торышыннан да тора. Һәрбер хуҗабикәнең токмачлы ашы төрлечә килеп чыга бит. Монда кул һәм тел эшли: камыр баскандагы кебек кул белән тотып карарга, тел белән тәмен татырга кирәк.

– Эшегезне тагын да җәелдерергә уйлыйсызмы? – дип кызыксынам.

– Алга таба ассортименты тагын да зурайтасы килә. Менә, “ветчина” ясый башладык. Башта авыррак үтте. Кеше сакланыбрак алды, киң таралган ризык түгел бит. Ә хәзер үзләре сорый. Кешегә хәзер яңалык кирәк. Иң мөһиме: хәзерге заман кешесе натураль продуктны аера белә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2018 16:14 1679
28 Июнь 2018 15:14 1562
ӨСКӘ