Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Миңнехановлар аңны сындыра торган клип әзерли

30 Октябрь 2017 727
Салават белән Гүзәлем Миңнехановлар татар эстрадасының иң матур парларыннан берсе. Шушы көннәрдә алар тыгыз концерт программасы, яңа җырлар яздыру өстенә клип та төшерделәр. Гүзәлем безне яңа клип белән таныштырды.
– Клипны кайларда төшердегез? Нинди локацияләр сайланылды?

– Уңайлы һава торышы булмау сәбәпле, клип төшерү берничә айга сузылды. Локацияләргә килгәндә, төрле урыннар сайланылды. Соңгы көндә студиядә төшердек. Ә инде төп урын Казаннан ерак түгел Мәскәү юлында урнашкан татар музее булды.


– Яңа клип башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла?

– Моңарчы клипларыбыз шаян җырларга төшерелсә, бу юлы “Мин сине озак эзләдем” салмак композициясенә. Сюжет бик кызыклы. Тамашачының аңын да сындырырга мөмкин. Бәлки бер караудан гына аңлап та бетермәсләр. Әмма клип нәрсә турында икәнлеген әлегә әйтми торам.

– Тамашачы клипны кайчан күрә алачак?

– Клипны яңа елга кадәр чыгарырга өметләнәбез. Барысы да монтажның кайчан тәмамлануына бәйле.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ