Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Миңа бүтән беркем кирәкми!

25 Август 2018 929
Хикәя
   Мин сугыштан соң туган бала. Ирләр аз һәм бик кадерле чорда. Әнием Бибинур, сугышка озаткан егетен көтә-көтә кияүгә чыкмый калган, яше утыз бишкә җитә башлагач кына, сугыштан бер аягы гарипләнеп кайткан аксак Яруллага бирелеп, мине тапкан.

   Әти гаиләле кеше, биш баласы бар иде. Вахит исемле улы белән бер сыйныфта укыдык. Мин бала чакта бригадирның минем дә әти икәнен белмәдем, “Ярулла абый” дип эндәшеп йөрдем. “Нихәл, кызым”, – дип, очраганда башымнан сыйпап үтәр иде. Ул үзе, аксак булса да, бик егәрле кеше, колхозда бригадир булып эшли, төскә-кыяфәткә дә матур гына. Минем кебек әтисез үсүчеләр авылда шактый, ул вакытта хәллерәк, булдыклырак ирләрнең читтә тагын бер-ике баласы үсү гадәти хәл саналды.

   Миннән ике сыйныф алда укучы, безнең бакча башында гына, Аргы як урамда торучы Фаил белән якын дуслар булдык. Бергәләшеп колхоз бәрәңгесен алырга чыккан вакытларда да, зуррак малайлар казып, без чүпләп барганда, мин гел Фаил рәтенә басарга тырыша идем. Ул эшкә нык, башкаларны артта калдырып, тиз-тиз казып ташлый да, көрәген куеп, сабакларны кагып чыга, тулы чиләкләрне дә йөгереп кенә трактор арбасына бушатып килә.

   Фаилләрнең гаиләсе ишле, аның тагын ике сеңлесе, бер энесе бар. Әнисе Гамилә апаның ире Мәсгут абыйдан җиде яшькә кечерәк икәнен дә, Фаилнең Гамилә апага ияреп килгән малай икәнен дә кешедән ишетеп белә идем. Олылар сөйләшкәндә колак салырга яратабыз бит инде. “Гамилә үткен булды ул, итәгенә ябышкан малае булса да, япь-яшь егетне эләктерде”, – дип сөйләшәләр иде.

   Фаил җиденче сыйныфны тәмамлагач, курсларда укып кайтты да, тракторда эшли башлады. Мин дә авылдагы мәктәпне тәмамлап, райондагы педучилищега укырга кердем. Автобус бездән дүрт чакрым ары булган зур авыл аша үтә. Мин китәсе көнне Фаил мине трактор белән шул авылга илтеп куя, кайтасы көнне килеп ала. Әле үзебезне дуслар гына санап йөрибез. Көннәрдән бер көнне мине алырга килгән Фаил ничектер сәеррәк шикелле тоелды. Нишләптер гел төбәлеп карап тора, күзләрендә әле шатлык, әле сагыш чагыла кебек. “Бер-бер хәл булмагандыр бит?” – дим. Трактор гөрелтесе белән әллә ишетмәде, җавап бирми бара Фаил. Бара торгач, елмаеп миңа бер карап ала. Ул арада тагын, бер борчуы бар кеше шикелле, җитди кыяфәткә керә. Гадәттәгечә, безнең турыга кадәр китереп җиткермичә, авыл читендәге таллыклар янында тукталды. Тракторын да сүндергәч, аптырап аңа карап торам. Фаил миңа таба борылды да, мине тагын да гаҗәпләндерә төшеп, кулларымны учына алды:
  
– Армиягә китәм бит, Гөлфирә. Көтәрсең микән?..

   Шунда кинәт бөтен барлыгым белән аңлап алдым: каршымда утырган бу чибәр егет инде минем дустым гына түгел икән бит, без инде бер-беребезне сөябез икән ләбаса! Ул киткәч, мин нишләрмен, аннан башка ничек яшәрмен? Ирексездән күзләремә яшь тыгылды. Фаил мине кочаклап алды, яңадан:

– Көтәрсеңме, Гөлфирәм?! – дип пышылдап диярлек эндәште. Күз яшьләремне күрсәтмәскә тырышып, йөзем белән аның күкрәгенә сыендым да, “әйе” дигәнне аңлатып, башымны селкедем...

   Фаилемне армиягә озатып, ике-өч ай үтте микән... Беркөнне әни урынына ындыр табагына эшкә чыккач, мине бригадир Ярулла абый дәшеп алды. Бу вакытта инде мин аның үземнең әти икәнен белсәм дә, гадәт буенча һаман да “абый” дип дәшә идем.

– Кил әле, кызым, синең белән сөйләшәсе сүз бар, – ди. Ул элегрәк тә, мине шулай дәшеп алгалап, укуыңа бераз ярдәм булыр дип акча биргәли, хәлләремне сораша торган иде. Ләкин бу юлы дәшүенең сәбәбе икенче булып чыкты:

– Бик җитди сүзем бар иде, кызым, әйдә, өйгә кереп утырыйк, –дип, мине шундагы кечкенә өйгә чакырды. Кердек. Түрдәге тар гына өстәл артында склад мөдире кәгазьләргә, амбар кенәгәләренә күмелеп утыра иде, без кергәч, торып тышка чыгып китте. Мин ян стена буендагы сәкегә утырып, Ярулла абыйның... әтинең... сүз башлаганын көтә башладым. Тик ул нигәдер ашыкмый: башта түш кесәсеннән кәгазьгә төрелгән акча алып, миңа сузды:

– Менә монысын алып куй әле, кызым, озакламый укуың башлана торгандыр...
Аннары, почмактагы өстәлгә куелган электр плитәсе өстендә пар бөркеп утырган чәйнектән агызып, калай кружкада чәй пешерде. Кулындагы букчасыннан ипи, йомырка, казылык, кыяр кебек ризыклар чыгарып тезде:

– Әйдә, кызым, бергә утырып, чәйләп алыйк әле, – дип сөйләнгәләп, ризыкларны кискәләп куйды.

   Моңарчы да миңа һәрвакыт яхшы карашта булса да, әтинең моңарчы болай ук эшләгәне юк иде әле. Шуңа аптырабрак карап утырам. Тамагым да ачыбрак киткән иде, бергәләп ашап-эчеп алдык. Гомеремдә беренче тапкыр әти белән бер табын артында утырдым. Бераз читенсенсәм дә, шулкадәр рәхәт тоелды. Әйтәсе сүзем бар дигәне шушыдыр, мине бер сыйлыйсы килгәндер дип уйлап, рәхмәт әйтеп чыгып китәргә җыендым. Әмма әти, ишарәләп кенә, мине туктатты:

– Кызым, йөрәгеңә авыр булыр инде... Гафу ит мине... – дип, авыр сулап куйды. – Яшьрәк чакта алдагысын уйлап бетермисең икән... Тик кылган гамәлләрең өчен җавап тотар сәгать килеп җитә икән ул!

   Мин берни аңламыйча, аңа карап торам. Әти, көрсенеп, сүзен дәвам итте:

– Сине Гамиләнең Фаиле белән яратышасыз икән дип ишеттем, кызым, дөресме?
Мин, кызарынып, “әйе” дигәнне аңлатып, баш кактым. Әти, борчулы кыяфәттә, бая мин утырган сәкегә чүкте:

– Сез бергә була алмыйсыз бит, кызым! Фаилдә дә минем кан ага. Ул – минем улым, сиңа абый тиешле була!..

   Мин бу сүзләрне ишеткәч, агарып-яшелләнеп катканмын, башым әйләнеп киткәнне, каядыр бушлыкка очып барганымны гына хәтерлим. Аңыма килгәндә сәкедә ятам, әти миңа нашатырь иснәтә иде. Бу минутларда ул миңа бик ямьсез, начар кеше булып күренде, авызымнан чыккан сүзләргә үзем дә шаккаттым:

– Ялганлама, аксак тәре! Фаилнең әтисе сугышта үлгән аның!

   Әти, артсыз урындыкны тартып, минем каршыга утырды, башымнан сыйпады:

– Әй, кызым, сугыштан соң туган баланың әтисе сугышта үлә аламыни...

    Шулай итеп, әти-әниләребезнең яшьлек хатасы безнең өчен бик кыйммәткә төште. Фаилне гел уйлап, аны йөрәгемнән чыгара алмыйча тилмердем. Ул армиядән кайтканчы күрешсәк, аерыла алмаячагымнан куркып, Казанга китеп бардым. Фаил дә үзенең “Ярый” малае булуын бик авыр кичергән, әнисенә дә бик үпкәләгән диделәр. Мине эзләп Казанга да берничә тапкыр килеп китте, качып калдым. Аннары еракка, Алтай якларына ук китеп барды. Ул киткәч кенә авылга кайтып йөри башладым.

    Фаилемне сагынуга түзә алмыйча, авыл башындагы без аңлашкан таллыкка барып елый торган идем. Бервакыт кайттым да, әнигә:

– Абый булмый чурт булсын, миңа бүтән беркем кирәкми, кайт дип Фаилгә хат язам, – дидем.

    Әни:
– Һай, балам, икегездә дә бер кан булгач, балаларыгыз гарип туар бит! – дигәч, кочаклашып еладык.

   ...Шулай итеп, утыз яшемне тутырып, карт кыз булып кына кияүгә чыктым. Анда да яратып түгел, үз гаиләм булсын, кешедән ким күренмим дип кенә. Аллага шөкер, ирем яхшы кеше булды, мине яратып, хөрмәт итеп яшәде. Өч бала тәрбияләп үстердек. Мин гаиләле булгач, Фаил дә авылга әйләнеп кайтты, бер елдан аңа бер кызны ярәштеләр. Алар мин укыган район үзәгенә барып урнаштылар, әйбәт яшиләр дип беләм.

   Сабантуйларында сирәк кенә күрешергә туры килгәли. Тыштан сиздермәскә тырышсак та, икебезнең дә эчендә ялкын дөрләвен үзебез генә сизәбез. Яшьлектә     кабынган хисләр гомер буена да сүнми икән шул...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2785
30 Август 2018 09:19 1566
25 Август 2018 21:59 1472
1 Сентябрь 2018 08:49 1239
ӨСКӘ