Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ӨМЕТ

3 Февраль 2020 2482
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 23 июнь 2016 № 25
Алар яратышып өйләнештеләр. Илсөяр бигрәк тә. Беренче мә­хәббәткә охшаш сөю булды ул. Ләкин өйләнешеп торуларына ел да тулмады, инде хәзер ир дәрәҗәсенә ирешкән Мәҗите кырыйга карый башлады. Унҗиде яшеннән кияүгә чыккан чибәр хатыны өстеннән ни өчен йөргәнен ул берничек тә аңлата алмады, аны аңлатыр өчен төпле сәбәп тә таба алмады. Күрәсең, яшь, инде балага узып, корсагы күтәрелеп килгән хатыны аннан хәзер беркая качмас дип уйлагандыр…

Авылда агроном булып эшләгән Мәҗит авыл кырындагы бер кәҗүнни йортны каптырып калган иде, яшьләр шунда яшәде.

Ире йөри дип башына да китермәде Илсөяр. Хыянәт ачылуга гади генә кулъяулык сәбәпче булды. Чиккән яулык. Кырыйлары кызыл төстәге жеп белән тегелгән яулык чатына: “Бәгыремә… Резидәдән” дип чигелгән иде. Яулык юарга салганда Мәҗитнең чалбар кесәсеннән килеп төште. Әлеге табылдыкны аның үзенә күрсәткәч, ир бу көтелмәгән хәлдән әллә нишләп китте, агарынды, төсе качты.
Тавыш чыгармады хатын, акырмады, бакырмады. “Булдыңмы?!” – дип кенә сорады. Тегесе исә бер сүз дәшмәде. Төннәр буе өенә кайтмаган ирен көтә-көтә сабыры һәм тәкате калмаган Илсөяр кайгысын әнисе Факия белән уртаклашырга мәҗбүр булды. Нишләргә, ничек яшәргә? Анасының сүзе бер генә булды: Мәҗиттән китәргә! Мөмкин хәтле тизрәк!

– Яратам мин аны, бик каты яратам, – дип каршы төште кызы, – беләсең ич, мин аңа яратып чыктым…

– Беләм, барысын да беләм! – диде анасы. – Оятсыз ул! Хайван! Шундый чибәр, акыллы кызым өстеннән йөргәч, белмим, инде ни дип әйтергә дә... Юк! Калмыйсың аның белән! Син яратасың, ә ул сине мыскыл итә, саф җаныңа төкерә, изә, таптый. Әрәм итмә бердәнбер гомереңне шул адәм актыгы белән!

– Әни! Минем бит балам булырга тора, Мәҗитнең баласы…

– Туган бала үсә ул, борчылма, булышырбыз, бөтен нәселебез белән үстерербез…
Кыз бала әнисенең сүзенә колак салмый булдыра алмады. Әни кеше бит, начарга әйтмәс! Кайчандыр шатланып, сөенеп яраткан кешесенә кияүгә чыккан Илсөяр кабат ата-анасы йортына кайтып утырды, соңрак ЗАГСка барып аерылышты.
Баласын ул февраль башында тапты. Матур, кыз бала. Баласы туганын ишеткән Мәҗит беркөнне Илсөярнең туган нигезенә килеп керде. Гомер булмаганча, пөхтә итеп киенгән: кара төстәге куртка, кәчтүм-чалбар, ак якалы күлмәк өстеннән ниндидер чуар галстук тагарга да онытмаган. Кул астына кечкенә генә бер тартма кыстырган.

– Ни булды? – дип каршылады аны Илсөяр.

– Берни булмады, – диде тегесе, – баламны күрергә хакым бардыр бит?

– Күр дә, кит!

– Илсөяр, – дип ялынды Мәҗит, – сиңа оят түгелме?

– Миңа? Ни өчен?..

– Үзең мине яратасың, үзең мин­нән качасың... Киттең дә бар­дың! Аерылдың! Минем белән сөйләш­мәдең, киңәшмәдең! Җүләр син! Анаңны гына түгел, мине дә тыңларга кирәк иде. Күреп торам, яратасың бит син мине, яратасың!

– Юк, Мәҗит, ялгышасың, мин инде хәзер сине яратмыйм! Теләсәм дә, миңа хыянәт иткән кешене ярата алмыйм! Өзелде минем сиңа булган өметем, өзелде!
Илсөярнең сүзләренә җене кызган Мәҗит, бишектә яткан кызына кисәк кенә карап алды да, алып килгән тартмасын карават башына бәреп, өйдән чыгып китте. Тартмадан бер кулы бөгелгән курчак кәмәше шуып төште, андый арзан бәяле курчакны Илсөяр өченче көн генә үзләренең авыл кибетендә күреп калган иде...
Шуннан соң алар озак кына күрешә алмадылар. Илсөяр элеккеге ирен күрергә дә, белергә дә теләмәде. Мәҗит бик каты авырый икән, үлем хәлендә ята икән, дигән сүз чыккач кына ул, ниһаять, хафалана калды.

Мәҗитне үз өендә табып алды. Аны күргәч, сүзсез калды. Озын буйлы, тулы йөзле ир заты, бөгәрләнеп, алар бергә йоклаган, инде төсен җуярга өлгергән софада ята. Ябыккан, шыр сөяккә калган, буылып йөткерә...

– Ни булды? – диде хатын аптырап.

– Үләм мин, Илсөяр... бәхил бул...

– Ни сөйлисең син?! Нинди үлү ди бу яшеңдә?!

– Пневмония миндә...

– Пневмониядән хәзер дәва­лыйлар...

– Минеке башка очрак... соңгы стадия...

– Тор әйдә! Хәзер үк больницага!

– Бармыйм! Мин аннан качып кайттым... Үләргә кайттым... Әниләргә дә кайтмадым, үлсәм, шушында үлим дим... шушы түшәктә...

– Резидәң кая?

– Юк ул... аның булганы да булмады... мин бары тик... сине генә яраттым... Ә син...
Чыраена җен төсе сеңгән Мәҗит күзләрен акайтып, кашларын сындырып, куллары белән бутала-бутала Илсөяргә ташланды. Илсөяр читкә кагылып кала алды, соңрак исән-сау килеш өенә кайтып җитте.

Икенче көнне иртән ирнең үле гәүдәсен табып алдылар...

...Илсөярне кабат сорап кил­деләр. Бер тапкыр да өйлән­мәгән шофер егет. Карап торышка искитәрлек кыяфәте юк: ямьсез чырайлы, лупалы калын күзлек кигән. Илсөярнең әлегә хәтле күзлекле шофер күргәне булмады. Менә күрде инде. Илсөяр аны бөтенләй ошатмады, егеткә карата бернинди дә җылы хисләр уянмады. Ул каршы килде. Авырып китеп, бер аягын югалткан гарип атасы өйләнешү эшенә тыгылмады. Анасы исә, гадәттәгечә, сүзсез калмады, кызын сорап кергән егет ягына авышты...

– Кызым, бәлкем уйларсың, – дип үгетләде ул аны, – начар егеткә охшамаган, тартмый-эчми, артыгын күрми...

– Миннән тизрәк котылырга уйлыйсыз инде? – дип каршы төште кызы. – Нәрсә, артык кашык була башладыммыни?

– Юк, юк, син нәрсә, кызым, – дип тәтелдәде әнисе, – кеше сорап кергәч, кире борып чыгару...

– Сорап килүченең һәрберсенә биреп чыгарыр идегез инде, алайса! Әйттем бит: ошамый ул миңа, яратмыйм мин аны дип!

– Яратып бер чыктың инде, – дип зәһәрләнде әнисе, – ни булып бетте соң?

– Әни, җитте инде сиңа!

Бер-берсен бик нык яраткан ана белән кыз башта кочаклашып елаштылар, соңыннан уртак бер фикергә килделәр. Илсөяр сорап килгән егеткә кияүгә чыгарга карар кылды. Сәгыйть алар авылы кешесе, арткы урамда гына яши. Егетнең әти-әнисе зурлап туй уздырдылар, шулай итеп, Илсөяргә икенче мәртәбә туй күлмәге кияргә туры килде...

Илсөяр аннан да кыз бала тапты. Сәгыйть тырыш булды, фура сатып алып, ерак юлларга йөрде. Кулга акча керә башлады. Шуннан соң алар Казанга күченеп килделәр. Ир ике кызны да тигез күргәндәй итте. Читнекен дә, үзенекен дә. Бар да әйбәт, бар да яхшы кебек, тик ике арада – хатын белән ир арасында тигез мәхәббәт булмады. Сәгыйть хатынын яратса да, Илсөяр аны ярата алмады. Матур, сөйкемле хатын яратмаган ирен иркәләргә дә, назларга да читенсенде. Төннәрен ире, дәртләнеп китеп, эшен эшләргә менгәндә, ул иренең тавыкка охшаган чыраен күрмәс өчен чытырдатып күзләрен йома һәм көч-хәл белән инде күптән күңеле кайткан җенси уенның тәмамланганын көтеп газап­лана иде...

Хатыны яратмаганын аңлаган ир ерак елга чыгып киткәч тә җанына тынычлык таба алмый интекте. Сөекле хатыны, ул ишекне ябып чыгып китүгә үк, башка чит ир кочагына ташланыр кебек тоелды аңа. Шуңа күрә ул юлдан кат-кат тикшереп, аңа телефоннан шалтыратып ятты.

Илсөяргә исә бу дөньяда плитә каршында торып, балаларны үстерү эше генә аз һәм кызыксыз булып тоелды. Кечкенәдән җырларга яраткан хатын мәдәният сараендагы җыр түгәрәгенә йөри башлады. Сәгыйть кайтып тавыш та чыгарып карады, ләкин Илсөяр аны тыңламады, барыбер үзенекен итте.

Хатынның җырчы булам дип, вакыт уздырыр өчен җыр түгәрәкләренә йөрүе яхшылык белән бетмәячәге көн кебек ачык иде. Бер көнне түгәрәктә яңа җыр өйрәнү шактый озакка сузылды, ансамбль ел ахырында мәдәният сараенда узачак йомгаклау концертына репетицияләр уздырды. Нәкъ шул төнне сәфәрдән Сәгыйть кайтып төште һәм, кайчан өйгә кайтасың, дип, телефоннан шалтыратып хатынын тинтерәтә башлады. Ансамбльдә инде солист вазыйфасын үтәгән Илсөяр, ире шалтыратып комачауламасын өчен, телефонын сүндереп куярга мәҗбүр булды. Репетиция тәмамланып, өйгә кайтырга чыкканда төнге уннар җиткән иде инде. Ара ерак, кайтасы да шактый. Илсөяр башта такси чакыртырга уйлады. Ләкин ансамбльдә гармунчы булып йөргән Сафа исемле яшь егет аны үз машинасында өенә тиклем кайтарып куярга сүз кушкач, тәкъдимгә каршы килмәде. Машина Илсөяр яшәгән йорт каршына килеп туктады, подъезддан, атылып диярлек Сәгыйть йөгереп чыкты. Галәмәт ярсыган, ачуы ташыган ир хатынын, машинадан өстерәп чыгарды да, каты кар өеменә аударып, кыйнарга тотынды. Шактый каты сукты, авыртудан Илсөяр хәтта аңын җуя язды. Исенә килгәндә ире машинадан йөгереп чыккан гармунчы егет белән якалашып тора иде...

– Сәгыйть! – дип көч-хәл белән эндәшә алды Илсөяр. – Аңа тиясе булма... Ул безнең гармунчы...

– Ә-ә-ә! – дип ямьсез итеп ысылдады ире. – Сөяркәңне яклыйсыңмы?

– Нинди сөяркә булсын ул миңа, брат! – дип бер кирәкмәгәнгә акланды егет. – Кайтарып кына куйдым, соңга калдык...

– Кайтарасың юк иде, падлы!

Көнче кешенең күзе сукыр була, диләр. Нәрсә генә сөйләп аклансаң да, ул сине аңламый, сиңа барыбер ышанмый. Көнчелекне берничек тә дәвалап булмый, чөнки ул бик тирәнгә киткән була.

Сәгыйтьне яратмау, аны үз итмәү әнә шулай ир белән хатынны аерылуга китереп җиткерде. Рәсми төстә аерылышсалар да, бер түбә астында яшәүләрен дәвам иттеләр. Ләкин бу яшәүләр дә артык озакка сузылмады. Сәгыйтьнең, хатыны тарафынннан сөелмәгән ирнең, ниһаять, түземлеге бетте. Җырчы булырга хыялланган Илсөярен күрәлмас хәлгә җиткән ир инде котырына башлады...

– Җырлавыңнан туктыйсыңмы син, юкмы? Утыз яшеңә җиттең, ике балаң бар! – дип тинтерәтте ул хатынын.

– Ни җитми? Ни кирәк сиңа?

– Син җитмисең миңа, син! Бергә торабыз, аерым йоклыйбыз... Тормышмыни бу, анасын сатыйм!

– Миннән ни кирәк сиңа? Син мине плитә каршында басып торучы, иренә тәлинкә тотучы хатын итмәкче буласыңмы? Юк, миңа андый язмыш кирәкми! Минем җырчы буласым килә...

– Булсаң бул инде! – дип акырды ир. – Ләкин мин сезне дәлше ашатып ятырга уйламыйм! Китәм!.

– Кит! Сине беркем тотмый...

Китәм, дип ярсыган ир әле тагын озак кына китә алмыйча интекте. Хатыны өстеннән зарланып анасына шалтыратып ятты. “Яшәп булмый әни бу хатын белән! Үземне-үзем кимсетеп яшәргә теләмим! Кире авылга кайтырга уйлыйм! Югалмам әле, машинам бар...” – дип елады ул телефоннан.
Китте... Ләкин хатынын, балаларын акчасыз калдырып китте. Фатир өчен хуҗага да түләмәде. Аларны төпсез көймәгә утыртып калдырды...
Илсөяр анда-монда бәрелеп карады. Җыр җырлап акча эшләгәндәй итте. Әле бер, әле икенче төркемгә кушылып йөрде. Ләкин җырлап тапкан акча бары тик ачка үлмәскә генә җитте. Шулай итеп, өметләр кабат өзелде...
Илсөяр үзен дә, балаларын да утка кертергә теләмәде: зур сәнгатьтән өметен өзеп, супермаркетка кием сатучы булып эшкә урнашты.

***

Хәбир Ибраһим
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
4 Май 2020 10:38 2201
18 Май 2020 10:04 1760
11 Май 2020 10:05 1641
ӨСКӘ