Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Менә ичмасам кабак бу!

14 Июль 2018 1072
Саба районы Шәмәрдән авылында яшәүче Илсөяр Кәбирова тирә-як район-авылларга яхшы таныш. Безнең якта моңарчы күренмәгән яшелчә, җиләк-җимешләр Кәби­ровлар бакчасында мул уңыш бирә. Төрле сортлы кыяр, кабак кына түгел, кыяр-карбыз, кыяр-кавын, кыяр-лимон кебек гибридларны да күрергә була анда. Үзешчән бакчачының уңыш серләрен үзен­нән белештем.


Илсөяр ханым – 38 ел хезмәт стажы булган укытучы. Килдебәк авылында яшәгәндә биология фәне укыткан. Шәмәрдәнгә күченеп килгәч тә мәктәп системасында эшли ул. Бүген пенсиядә инде.

– Килдебәктә укытканда, мәк­тәп яны тәҗрибә кишәрлеге бар иде. Укучылар белән “Раифа ден­дробакчасы”на барып, шуннан бездә үсми торган үсемлекләр алып кайттык һәм мәктәп бакчасына утырттык. Үсеп киттеләр. Алар белән призлы урыннар да алдык.

– Димәк, гомер буе эшләгән эшегезне лаеклы ялга чыккач та дәвам итәсез...

– Бакчачылык – күңелемә рәхәтлек бирә торган шөгыль. Шәмәрдәндә күп катлы йортта яшәгәндә хәзерге йортны дача буларак алган идек, барлыгы 14 сутый җир. Бик сазлык­лы, ташландык урын иде. Башта чияләр аллеясы булдырдык. Аннан башка агачлар да утырта башладык. Күптәннән “Моя прекрасная дача” журналын алам, шуның аша укучылар белән аралашам, тәҗрибә уртаклашабыз. Алар миңа безнең якта булмаган җиләк-җимеш, яшелчә орлыкларын, үсентеләрен җибәрә, ә мин аларга үзебезнең якта үсә торганнарын.


  Бер төп чуфадан –
583 чикләвек


– Чуфа – җир миндале, җир астында үсә торган чикләвек. Аның чикләвеген миңа 5-6 ел элек Волгоградта яшәүче бер ханым җибәрде. Ә мин аңа иван-чәй җибәрдем. Аларда кырлыган (киприй) үсми. Шул елны беренче тапкыр чуфаның үсентесен ясап, утыртып карадым. Интернетта “аның 500дән 1000гә кадәр чикләвеге була”, дип язылган. Санадым, эресе-вагы белән бер төптән 583 чикләвек җыйдым. Чуфада миндаль, әстерхан чикләвегендә булган организмга файдалы, кирәкле микроэлементлар бар. Ул бик майлы, күп итеп ашап булмый.

– Чуфаны ничек утыртасыз? Ниләр сибәсез?


Язманың тулы вариантын 14 июнь көнне чыккан "АКЧАРЛАК" газетасының 23 саныннан укый аласыз.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1243
ӨСКӘ