Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Бер хатын машинасын балта белән чапкан: салонда бала да булган

7 Март 2018 1233
Әллә нинди кешеләр бар инде дөньяда!
Шушы көннәрдә интернетта бер хатынның «Дэу Матиз» машинасы эчендә утырган килеш балта белән уңлы-суллы кизәнгәнен төшергән видеоролик пәйда булды. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә булган хәл бу. Урта яшьләрдәге хатын бәйдән купкан сыман кыйнап та күрсәтә ичмасам үз машинасын. Тәрәзәсен дә чәлперәмә китерә, рулен, бөтен панелен тураклый. Нәрсә булган соң? Ник котыра бу хатын? Шул рәвешле берәр каршылык акциясе-мазар күрсәтүеме?

Баксаң исә, “Матиз”ның руль артындагы әлеге хатын исерек икән. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткач, аларга шул рәвешле каршылык күрсәтүе. Кермәгез, янәсе, керсәгез балта белән турыйм! Интернетта машинаның арткы утыргычында бала да булган дигән мәгълүмат таралды. Дөрестән дә артта бала булган. Бәлкем, шул баласын яклап, шулай балта белән кизәнә башлагандыр. Тик менә исерек килеш руль артына утыруы гына бернинди мантыйк кысаларына сыймый. Шул рәвешле баласын куркыныч астына куюын, мөгаен, иртәгә – айныгач кына аңлар инде ул.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2139
21 Июнь 2018 16:14 1574
ӨСКӘ