Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Машинаңны янәшә куйган өчен - йодрык!

3 Апрель 2018 803
Редакциягә Казанның Зорге урамы, 44 йортында яшәүче Дания Сафинадан менә мондый хат килде: “Биш катлы “хрущевка”ның тулы бер подъездын куркытып торган бер гаиләгә карата бернинди чара күрелми. Бу кешеләр өй каршындагы яшел зонаны бетон белән каплап, үзләренә ике машина куяр өчен урын ясадылар. Иртән машина белән чыгып киткәндә әлеге урыннарга машина тәгәрмәче куеп, йозак белән бикләп китәләр..."
– Быелның 18 февралендә улым белән киленем, өч яшьлек һәм 11 айлык оныкларым кунакка килде, – ди Дания Сафина. – Улым Артур машинасын Ленар Галиәкбәров “урыны” белән янәшә куеп калдырган. Бу Ленарга ошамаган. Ике дә уйлап тормыйча, Артурның күзенә китереп суккан, улымның кашы ярылган, күзе шешкән.
Ленар Галиәкбәровның бердәнбер хулиганлыгы гына түгел бу. Шул ук подъездның беренче катында яшәүче, 60 яшьтән узган Әнвәр Фәйзиевны да кыйнады. Иң якын дустының хатыны Алинәгә сугып, аның яңак сөяген сындырды. Алинә ике атна хастаханәдә ятты. Әмма болар өчен берни булмады үзенә. Ахыр чиктә җәзасыз калыр микән бу кеше? Әле бит Аллаһы Тәгалә каршында да җавап тотасы бар! Иманым камил, балаларымны хаксызга кыерсыткан бәндә бу дөньяда ук җәзасын алыр!

Язманы тулысынча 5 нче апрельдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 13 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ