Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Марат Башаров өченче тапкыр өйләнгән (ВИДЕО)

12 Сентябрь 2017 1554
9 сентябрь көнне Марат Башаров өченче тапкыр өйләнгән. Кемгә дисезме? Сөйгәне һәм улының әнисе – Елизавета Шевырковага.
Марат Башаровка – 43, ә Елизаветага – 31 яшь. Алар инде берничә ел бергә яшиләр, әмма актер хәзер генә законлы рәвештә язылышырга булган.

2016 елның июлендә Лиза белән Маратның уллары – Марсель туа. Бер атна вакыт узгач, мулла чакырып улларына исем куштыралар. Шул ук елның ноябрь аенда Башаровлар мөселман йоласына туры китереп никах укыта. Елизавета өчен әлеге гореф-гадәтләр көтелмәгән хәл була.

Никах булса да, Марат сөйгәнен кулын сорарга ашыкмый. Күпмедер вакыт узгач, дөресрәге 2017 елның март аенда Прага шәһәренә барганда, Марат, ниһаять, тәкъдим ясый һәм 9 сентябрь көнне алар законлы рәвештә язылыша.

Язылышу тантанасына бары якыннарын гына чакырган алар. Барлыгы – 20 кеше. Туйны ресторанда дәвам иткәннәр. Туйга улларын алып килмәгәннәр, бала няня белән калган.





Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
2 Сентябрь 2017 12:28 2355
ӨСКӘ