Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Маллар янында төн уздырган вакытлар да бар”

14 Март 2018 1940
Аксубай районы Яңа Дума авылы фермерлар саны буенча башка авыллардан аерылып тора. Монда халык аз сүзле, бик тырыш һәм мактанырга яратмый. Беренче танышларым – Шәфигуллиннар гаиләсе. Алар 20 сыер, 20 ат һәм 60 баш үгез асрый.
Гаилә башлыгы Илгизәр абыйга 45 яшь, тумышы белән шушы авылдан. Белеме буенча – инженер-механик.

– Бала вакыттан атлар янында үстем, – дип башлады сүзен яңа танышым. – Мәктәптә укыганда, каникул вакытында колхозда атлар белән эшләдем. Үзебезнең шәхси хуҗалыкта да ат бар иде. Зур теләгем – чабышкы алу булды. Хыялым тормышка ашты, алар миндә 20 баш хәзер.

Армиядән кайткач, Илгизәр абый полициягә эшкә урнаша. 1995 елда Гүзәл исемле кызга өйләнә. Хәзерге көндә 3 мәхәббәт җимешен үстерә алар. Олы уллары Эльмирга 21 яшь, күптән түгел армиядән кайтып, полициягә эшкә урнашкан. Кызлары Ильмирага 18 яшь, КФУның беренче курс студенты. Кече уллары Нургизгә – 4 яшь.

– Эш башлаганда әти төп йорттан 2 баш ат, 2 сыер биреп чыгарды, – дип дәвам итте Илгизәр абый. – 2 ат янына тагын икене алып кайттым, аларның тайлары үсте. Әле тагын 125 меңгә Нурлаттан нәселле айгыр алып кайттым. Шулай әкрен генә баш санын арттырдык.

Гүзәл апа һөнәре буенча – чигүче. 2006 елга кадәр балалар бакчасында пешекче булып эшли. Сыерларының баш саны арткач, җитешә алмау сәбәпле эшен ташларга туры килә аңа. Гүзәл апа “бездә ир сүзе закон” дип, иреннән узып бер сорауга да җавап бирмәде.
– Эш башлаганда дәүләт ярдәм иттеме? – дип сорыйм Илгизәр абыйдан.

– Дәүләттән сорап йөрергә күнекмәгән без. Үзем 500 мең сум кредит алдым. Анысын түләп бетергәч, тагын алдык. Хәзер кредитларны ябып бетердем инде, Аллага шөкер. Дәүләт ярдәменә килгәндә, ел да баш саны саен өчәр мең сум атларга һәм сыерларга субсидия бирәләр.

– Моның кадәр мал карарга ничек җитешәсез? Булышучыларыгыз бармы?

– Үзем көне буе мал янында инде. Иртән сәгать 4тә торабыз, төнлә генә ятабыз. Ялларда улыбыз булыша. Кайбер көнне маллар бозауларга, колынларга тиеш булса, бөтенләй йокламыйбыз, маллар янында кунабыз. Шулай ук кул астымда ике эшчем бар. Җәй көне аерым көтүче яллыйм. Болыннар зур, күп бездә.

– Аларга күпме хезмәт хакы түлисез?

– Айга 15-18 мең түлибез. Көн дә эшкә киләләр.

– Көненә күпме сөт савасыз? Күпмедән тапшырасыз? – дип кызыксынам.

– Кышын 100 литр чамасы була. Ташланган сыерлар да бар бит. Җәй көне күбрәк инде. Сөтне Иске Ибрай авылыннан сыр ясаучы бер егет килеп ала. Күптәннән шуңа тапшырабыз. Хәзер сөтнең литры 19 сумнан да төште. Узган елларда 25 тә булды.
– Гүзәл апа “саварга күп” дип зарланмыймы?

– Аппарат сава бит аны, ул утырып кына тора, – дип шаярта Илгизәр абый. – Өч савым аппаратыбыз бар: берсен элегрәк хөкүмәт бирде, икесен үзем алдым.

Сыерлар аерым, үгезләргә аерым абзарда, ә атлар урамда тора. Колынларга вакыты җиткәч, сарайга кертәләр икән. Аларына бурадан алты ат сыешлы сарай салганнар. “Зур итеп абзар салырга теләгән идем. Җир алырга авыррак булды”, – ди хуҗа кеше.

Атларын Түбән Новгородтан, Ульяннан алып кайткан Илгизәр абый. Араларында төрлесе бар: йөк аты да, чабышкылар да, юртаклар да.

– Иң кыйбатлы атыгыз күпмелек? – дип кызыксынам.

– Ульяннан 100 меңгә йөк аты алдым. Ул зур тайлар бирә.

Ат итенең килосын 260-280 сумга сата Шәфигуллиннар. Шулай ук үзләре өчен казылык та ясыйлар. Атлар авыл-район Сабантуйларында ярышларда катнашып, гел беренче килә икән.

– Печән, ашлыгын үзегез җитештерәсезме?

– Үземнең 30 гектар җирем, техникам бар. Печән, саламны сатып алган юк. Ә менә ашлыкны алабыз. Элегрәк килосын 2-3 сумга Самарадан алып кайта идек, хәзер 5-6 сумга алабыз. Җәй көне 40-50 тонна әзерләп куябыз. Беткәннән-беткәнгә алып торабыз инде. Ашатырга күп кирәк шул.

– Ашлыкны сатып алганда үзегезгә файдасы каламы соң?

– Җитә, Аллага шөкер. Һәрбер мал үзенә күрә керем китерә. Менә узган ел сыер керемле иде, быел сөт бәясе төште. Январьда тагын 300 меңгә 4-5 айлык 22 баш үгез алып кайттым. Хәзер аларын бер ел үстерәбез дә суеп сатабыз. Алар – “симментал” токымлы, ит үгезләре. Үгез ите уртача 270 сумнан йөри. Берьюлы 2-3 башны суябыз да үзем Лениногорск шәһәренә алып барып сатам. Бер елга 1 миллион 500 мең сумлык ит тапшырдым. Аңа кадәр бер миллионлык тапшырган идем.

– Кергән акчагызга тагын маллар аласызмы?

– Үгезләрдән кергән акча банк кебек тора. Сөтнекен ашлыкка, көндәлеккә тотабыз. Үгезләрне тапшырам да, йә малайга машина, йә фатир алам. Аннан тагын маллар алып кайтам.

“Симментал” токымлы ит бозауларын Башкортстаннан алып кайта Илгизәр абый. Бер баргач, 25әрне ала икән. 4-5 айлык бозаулар 12-16 мең сум тора. Ә тәрбияләсәң, үгезләр 5,5 центнерга җитә. Ашатуга килгәндә, пешереп солы, арыш, чөгендер бирәләр.

– Мал санын тагын да арттырырга теләк бармы?

– Үзебезнең сыер бозауларын калдырам, сатмыйм. Әгәр сөт бәясе күтәрелсә, арттырырга теләк бар барын.

Малларны алып кайтуга Илгизәр абый һәрберсенә вакцина ясап чыга. “Мал табибына укымадым, әмма гел мал янында булгач, өйрәнәсең”, – ди ул.
Әлеге гаилә моның белән генә чикләнми. Мөгезле эре терлектән тыш 60 баш каз, күпләп тавык-чебеш үстерә алар. Берсүзсез, сокланырлык Шәфигуллиннар гаиләсенә. Заманасы авыр дип тормыйча, үз көчләре белән тырышып тормыш йөген тарталар.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1733
5 Октябрь 2018 11:37 1461
21 Сентябрь 2018 14:17 1408
ӨСКӘ