Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мөселман эшмәкәрләр һәм «дөньяви» теләнчеләр

7 Сентябрь 2017 320
Ислам һәм мөселманнар тормышы турында берәр язмаң интернетка эленсә, еш кына: «Дога кылып тик утыралар, берни дә эшләмиләр», – дип хурлауларга юлыгасың. Биш вакыт намазын укып, уразасын тоткан мөселманнарны хурлауның тагын бер ысулы: «Сәдака акчасына яшиләр», – дип мыскыллаудан гыйбарәт.
Матди яктан яхшы яшәгән мөселман хакында сүз чыкканда, бу хурлауның тагын бер көнчелек катышкан варианты кулланыла: «Аларга тегеннән (нигездә Согуд Гарәбстаны күз алдында тотыла) бирәләр». Ләкин болар барысы да исламга оппозициядә торган милләттәшләрнең үз-үзләрен юату алымнары гына.

Хәер, болай фикерләүгә сәбәпләр дә юк түгел. Егерме биш-утыз еллар элек, безнең җәмгыятькә ислам дине әйләнеп кайта башлаган чорда, мәчетләргә картлар гына йөргәндә, шундый бер шаукым булды: бәйтуллаһтагы сәдака тартмасына салынган акча өчен үзара бер-берсен имгәткәнче сугышкан өлкәннәр хастаханәдә яткан килеш телеяңалыкларда «яктырдылар», үзара судлашып беттеләр, ярдәмгә журналистларны чакырып, матбугат битләрендә үзләрен көлкеле позага куйдылар.

Әмма еллар үтү белән, асыл исламны үзләренә яшәү рәвеше итеп алган яшьләр катламы мәйданга чыкты. Болар эш кешеләре – төрле профессия вәкилләре. Үткән елның көзендә Арчада затлы яңа мебель кибете ачылды. Кереп танышып чыккач, шунда йортка мебельгә индивидуаль заказ бирергә булдык. Бәяләр берникадәр кыйммәтрәк булса да, товарның сыйфатлы һәм затлырак булуы күзгә ташлана иде чөнки. Заказны рәсмиләштерергә кибет хуҗасы үзе өйгә килергә тиеш булды, озак көттерми якшәмбе көнне кичке якта ул өйгә сугылып та чыкты. Итагатьле һәм зәвыклы бу яшь егет мөселман икән, авылның тарихи мәчете турында сораштыра-сораштыра үлчәмнәр алды, килешү рәсмиләштерде һәм тиешле вакытта җиһазларны өйгә китереп урнаштырып та киттеләр. Тәрәзәләргә затлырак йөзлекләр куярга кирәк булгач, миңа әйттеләр: «Арчада бу эш белән мөселман егетләре шөгыльләнә, шуларга яса заказыңны», – диделәр. Телефоннары мәгълүм булмау сәбәпле, кул астына эләккән беренче белдерүдәге номерга шалтыратып заказ ясадык. Бизәк үрнәген сайлау һәм үлчәү өчен Балтач егетләре килеп җитте, тик болары да биш вакыт намаз иясе булган яшьләр икән.

Ташкичү – олы юллар чатына урнашкан авыл, шуңа күрә өйлә намазына, кышын икенде һәм ахшам вакытларына да мәчеткә намаз уку өчен юлаучы мөселманнар еш туктала. Күпчелеге егерме-утыз биш яшьләрдәге бу егетләр арасында сәүдә эше белән йөрүчеләр, табиб-хирурглар, милли һөнәрчелекне торгызучы кәсепчеләр, укытучылар, авыр йөк автомобиле шоферы булган дальнобойщиклар, югары технологияләрне иярләгән интеллектуаллар, фермерлар һәм башка һөнәр ияләре очрый. Тыелмаган һөнәрләр арасында мөселман егетләре үзләштермәгән бер һөнәр дә калмады дип ышанып әйтергә була бүген.

Ләкин кайвакыт шулай да була: син гыйбадәткә керешкәч, артыңа мосафирларның башка бер төрлеләре дә килеп баса. Боларның исламда түгел икәнен тиз төшенәсең, чөнки сөннәт намазга да сиңа иярәләр, соңыннан ислам турында бирелгән элементар сорауларга да җавап бирә алмый тотлыгалар. Үзләрен намазлы мөселман итеп таныту мондый «дөньяви»ларга бер нәрсә өчен генә кирәк: синең күңелне нечкәртеп, акча теләнеп алмакчылар. Болар бер генә кәсепне белә: теләнчелек. Озын буйлы, типсә тимер өзәрлек бу егетләрнең бер катламы соңгы елларда мәчетләрдә теләнү буенча махсуслашты. Формулалары гади: алар кайдадыр эшләгән дә, хуҗалар хезмәт хакын түләми генә артларына типкәннәр, имеш. Менә шулай кызгандырып, мәчеттән мәчеткә йөриләр, намаз вактын туры китерә алмасалар имамны эзләп өенә киләләр. Болар фикеренчә, мөселманнар мәчетнең сәдака тартмасына салынган акчаларны имеп яши, бик мул җимле шул имезлеккә алар да борын төртмәкчеләр. Аңлатырга туры килә инде аларга: сәдака тартмасындагы акчалар – имам милке дә, башка мөмселманнарныкы да түгел, ә Аллаһ йортының чыгымнарын каплау өчен каралган мал. Ул мал әле җылыту һәм яктырту өчен җитеп үк тә бетмәскә мөмкин. Һәрхәлдә, акча җитәрлек булган очракта да, наркоманнар һәм эчкечеләрнең нәфес теләкләрен финанслау өчен каралмаган.

Аллаһның адәм балаларына бу дөньяда яшәү өчен кагыйдә итеп бирелгән дине ислам сау-сәламәт кешене теләнчелектән тыйды, ул шөгыльне хәрам итте, үз кулың белән эшләп тапкан малны зурлады. Мөселманнарның дәүләте белән идарә иткән Давыд пәйгамбәр үзен танытмыйча халык арасына чыгып халыкның үзе турындагы фикерен белеп йөри торган булган. Әбү Ләйс Сәмәрканди «Танбиһүл гафилин» дигән китабында (Октябрьгә кадәр бу китап татарлар арасында бик таралган һәм яратып укылган) Давыд турындагы риваятьтә аның кеше кыяфәтенә кергән Җәбрәил фәрештә белән очрашуын сөйли. «Давыд турында нәрсә әйтерсең?» – дигән сорауга фәрештә: «Бер фигыленнән башкасы бик яхшыдыр», – дип җавап бирә. Давыдның ярамаган гамәле итеп: «Мөселманнарның бәйт малыннан (казнадан) ашый. Бәндәләр арасында үз кул көченнән ашый торган бәндәдән Аллаһы Тәгалә каршында сөеклерәк кеше юк», – дип күрсәтә. Давыд галәйһиссаләм, елап, Аллаһы Тәгаләдән үзен һөнәргә өйрәтүен сорый һәм тимерче булып китә, шул һөнәр китергән акчага үзе һәм гаиләсе яши башлый.

Бу юлларны язудан автор өйлә намазына бүленеп торды. Авыл мәчетендә бер пенсионер, өч төзүче оста һәм бер тракторчы җәмәгать намазына җыелганнар иде. Монда гаҗәпләнерлек берни юк, чөнки Ибраһим галәйһиссәаләм – тукучы, Зәкәрия галәйһиссаләм – балта остасы иде. Сөләйман пәйгамбәр мөнбәрдә хөтбә кылганда, кулында сату өчен эшләнгән берәр нәрсәсе булган дигән хәбәрләр дә бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә Нәба сүрәсенең 11 аятендә көннең кәсеп итү өчен бар ителүе турында игълан итә. Бу аятнең мәгънәсе барлык мөселманнарга да карый: Аллаһның иң түбән колларыннан алып пәйгамбәрләргә кадәр көн тууга кәсепкә өндәлә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ