Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мөнип Һадиев: “Сыерларны 100 башка җиткерергә телибез”

18 Май 2018 1369
Кукмара районында фермерлык белән шөгыльләнүче йөзләгән хуҗалык бар. Шуларның берсе – Шепшеңәр авылында яшәүче Һадиевлар гаиләсе. Бүген аларның 130 баш мөгезле эре терлекләре бар. Ятмас Дусай авыл җирлегенә керүче әлеге авылга юл тоттым. Мин килгәндә гаилә башлыгы Мөнип абый бозауларга ашарга биреп йөри иде.
Мөнип абый төп чыгышы белән шушы авылдан икән. Үзенә 58 яшь. Хатыны Минзәлия ханым белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Данил гаиләсе белән Кукмарада яши. Шуңа да карамастан, фермерлык эшен хәзер ул алып бара. Кызлары Рузия гаиләсе белән Казанда төпләнгән. Кече уллары Эмиль 7 сыйныфта белем ала.

– 2002 елда якын-тирә авыллардан сөт җыя башладым, – дип башлады сүзен Мөнип абый. – Шул вакытта үзебезнең авылда кибет ачтым. Ә 2010 елда фермер хуҗалыгы булып теркәлеп, 50 сутый җирдә 26 сыерга исәпләнгән мал торагы төзедек һәм “Восток” хуҗалыгыннан нәселле таналар алып кайттык. Араларында 80-90 меңлекләре дә бар иде.

2016 елда Һадиевлар 2 млн 870 мең сум грант отып, 6 ай эчендә заманча җиһазландырылган мал торагы җиткерә. Анысы 100 баш савым сыерына исәпләнгән, бәйләүсез асрауга көйләнгән. Абзарның проектын Һадиевлар үзләре уйлап тапкан. Бер сауганда дүртешәр сыер савыла. Махсус куелган торбалар буенча сөт аерым бер бүлмәгә җыела.

Элегрәк гаилә әлеге зур эшне үзләре генә башкарса, хәзер кул асларында җиде эшче эшли: бер сыер савучы, бозау караучы, ике азык кертүче, сөт илтүче, тракторчы, каравылчы. Ә кыр эшләре башлангач, алар егермегә якын була икән.

– Үзебезнең авылда алмашка эшче юк, – дип дәвам итә Мөнип абый. –Булыр иде алар, башта юл булмагач, яшьләр китеп бетте. Менә быел, Алла бирса, Дусайдан безгә ике чакрым юл керергә тиеш. Хезмәт хакын вакытында бирәбез. Авыл җире өчен менә дигән инде. Мәсәлән, сыер савучы 30 меңнән дә ким алмый. Әгәр сөт күләме артса, тагын өстәлә. Сыер савучы көнгә өч тапкыр килә. Аның өстендә 76 баш мал: 38 савым сыеры һәм 38 баш бозау. Мин өйдә бригадир, документ эше улым өстендә. Сыер савучым килмәсә, сыерын да савам, азыгын да кертәм, тракторчы да булам.
Әлеге хуҗалыкның өч “Беларусь”, бер “ДТ”, бер “КамАЗ” һәм авыл хуҗалыгы машиналары бар. Күбесе лизинг-грантка алынган.

– Ашлыкны сатып алган юк. 220 гектар җирнең иллесе – күпьеллык үләннәр, калганына бөртекле культура чәчәбез, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Өч елга җитәрлек сенаж салдык, ә менә фураж елныкы-елга бетә.
– Көненә ничә литр сөт савасыз? – дип сорыйм.

– Бер сыердан уртача 18 литр сөт савыла. Барысы 700 литр тирәсе җыела. Шуның 100 литрга якынын бозауларга эчерәбез. Сөтне Шәмәрдәнгә көнаралаш илтәбез. Кызганыч, сөт бәясе төште шул.

– Күпме соң?

– Бүгенге көндә 16,5 сум. Узган ел 23 сум иде.

– Бозауларны сатасызмы? Күпмедән?

– Тана, үгезләрне итләтә килосын 250 сумнан алып китәләр. Бозауларны да сатабыз. Таналарның беренче бозауларын да үзебезгә калдырмыйбыз, сатабыз. Чөнки нәселгә дип калдырсаң, ул тана булгач, сөтне аз бирә торган була. Ә икенчеләре, өченчеләре кала. Сыерларның баш санын йөзгә җиткерергә кирәк.

– Әлеге эшне башларга нәрсә этәрде? Үкенгән чакларыгыз булдымы? – дип сорыйм Мөнип абыйдан.

– Беркем дә көчләмәде. Мин авыл тормышы, мал белән җенләнгән кеше. Мал асрамасаң, керем дә юк бит авыл җирендә. Дәүләт программалары чыккач, район башлыгы чакырып алып, кызыктырырлык итеп сөйләде, эш башларга тәкъдим итте. “Шепшеңәрнең алпавыты буласың инде”, дигәч, кызыгып куйдым. Менә без ферма төзергә дип, 2 млн 870 сум грант алдык, ә ферма 7 млн га төште. Хөкүмәт биргән акча нигезенә генә җитте. Калганын кредит алдык. Эшли башлаган елда айга 250 мең сум кредит түли идем. Безнең ул вакытта унбиш сыер бар иде. Кибет ачып, сөт җыеп, очын-очка ялгадык. Ул 250 мең сум кредитны ничек түләгәнбез? Белмим. Шул чорда, әгәр сораучы булса, ферманы трактор белән этеп алып барып куярга теләгән чаклар бар иде. Чыгып качасы килгән көннәр күп булды. 2014 елда бүсергә операция ясаттым да хастаханәдә яттым. Аннан тагын операция кичердем, 6 ай урын өстендә яттым. Уфтангач, көфер сүз булгандыр, мин әйтәм, Аллаһы Тәгалә “Менә сиңа мин чир биреп карыйм әле. Кайсы авыр икән?” дигәндер. Бүгенге көндә йөрим, Аллага шөкер. Авыргач, бөтен авыр йөк миннән төшеп, улым Данилгә калды. Иң авыры – матди ягын кайгырту. Ә маллар янында сөенеп эшлим. 2018 елда иң зур кредит капланып бетә, Алла бирса. Йөрмәсәң, китереп бирүче юк.
Мөнип абый басу эшләре турында да сөйләп алды. Барысын да исәпләсәң, ашлыкны сатып алу яхшырак дигән фикергә килгән ул. Үзең үстерсәң, кыйбатка чыга икән. Ни дисәң дә ягулыгы, орлыгы, ашламасы, эшчеләренә түләргә кирәк.

Шунысы кызык – Һадиевлар терлекләренең мөгезләрен яндыра икән.

– Безнең районга чит илдән бер белгеч кайтты да, колхоз сыерларының мөгезен кистерде. Аннан күреп, үзебезнең мал табиблары өйрәнде. Бөтен ашаганы, энергиясе мөгезгә китә, диләр. Үгезнең мөгезен яндырсаң, ул көр була. Ә без сыерлар бер-берсен имгәтмәсен, җилемнәрен яраламасын өчен яндырдык. Бозау туып, бер ай эчендә һәрберсенең мөгезен яндырабыз. Үзенең электр приборы бар.

– Ветеринар белемегез бармы?

– Юк. Китаплардан укып, табиблардан сораштырып өйрәндем. Тууга бозауның иң башта кендеген эшкәртәм дә прививка ясыйм. Тагын өч, ун, егерме көннән ясала. Яңа туган бозауны бер көн генә сыер белән тотабыз да аерабыз. Ике литр угыз сөтен имсә, бозау тиз тернәкләнә.

– Сыер малы кайсы очракта сөтне күп бирә?

– Иң беренче – мастит булдырмаска кирәк. Сыерны вакытында ташландырырга кирәк. Ул ике ай ял итәргә тиеш. Ризыгына төрле өстәмәләр, протеиннар салырга кирәк. Сөт ясалу өчен түп (жмых) яхшы. Ләкин ул – кыйммәт. Без, мәсәлән, килосы 12 сумнан чүпрә (кормовые дрожжи) алып кайтабыз. Шулай ук быел печәнне рулон пакет белән төрдек, люцернада протеин күп. Шуны кыш буе ашатып чыктык. Кукуруз силосы салдык. Сенаж белән кукуруз силосын бутап, фуражга савым сыерына бер кило исәбеннән чүпрә кушабыз да, шуны бирәбез. Киләсе сезонга 60 гектар борчак чәчәргә торабыз. Ул сөт өчен бик әйбәт.

– Сез үзегез нинди кеше?

– Мине вакчыл диләр инде. Әмма үземне таләпчән дияр идем. Эшнең вакытында һәм ахырына кадәр эшләнгәнен яратам. Әгәр башында үзең контрольдә тотмасаң, бер эш тә барып чыкмый. Хатыныма рәхмәт. Аның ярдәменнән башка бернишләп тә булмас иде. Хатын-кызның киңәше күп вакыт дөресрәк була. Кайвакыт аларны тыңламыйча, үзебезчә эшлибез бит. Ирләр кызу канлы, тиз кирәк. Ә хатын-кыз уйлап эш итә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2018 16:14 1679
28 Июнь 2018 15:14 1562
ӨСКӘ