Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мәккә туфрагында тынычлык бетеп бара

30 Январь 2018 1289
Моннан алты ел элек: “...Согуд корольлеге сәяси давыл үзәгендә калачак”, – дип язган идем. Бу фараз быел тормышка аша башлады. 4-5 ноябрьләрдә дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан “Согуд революциясе” дип тамгаланган вакыйгалар булып узды. Король әмере белән дистәләгән принц кулга алынды.
Иң башта король гаиләсенең 11 әгъзасы читлеккә ябылды. Аннан соң бер төн эчендә кулларына богау салынган аксөякләр арасында 4 гамәлдәге министр, 34 элекке министр, дистәләгән башка чиновниклар бар, шуларның унсигезе – принцлар дигән яңалык ишетелде.

Оборона министры урынбасары, шаһзадә Фәхд бине Абдалла бине Мөхәммәд, Хәрби диңгез көчләре белән идарә иткән вице-адмирал Абдалла Әс-Солтан, король суды рәисе Халид Ат-Туваҗйири, Милли гвардия министры Мутагәб бине Абдалла кебек йогынтылы шәхесләрнең төрмәгә ябылуы – бу илдә дөнья тарихында тиңе булмаган чистарту башлануы турында сөйли!

Әлеге вакыйгалар башланганчы, король оныкларының берсе шәригать суды карары белән җәзаланып үтерелде, берничә шаһзадә серле рәвештә үлеп китте. Кулга алулар әле тәмамланмады, чиратта тагын 500 дәүләт эшлеклесе дигән хәбәрләр дә килгәли. Репрессияләрне бүгенге король исеменнән аның улы һәм тәхет варисы Мөхәммәд бине Сәлмән оештыра, гомумән, ил идарәсе бүген шул шаһзадә кулында дип әйтәләр. “Бөек чистарту” коррупциягә каршы көрәш сылтавы белән оештырылса да, аның нигезендә хакимлек өчен көрәш ята дип саныйлар. Король боерыгы принцларны себереп читлеккә тутыру белән генә чикләнми, 800 млрд доллар күләмендәге активларны конфискацияләүне дә күздә тота.

Мондый хәлләр каршылыксыз гына үтмәячәк, билгеле. Инде Согуд элиталары чит илләрдәге активларны сатып, тере акчага әйләндерә башладылар. Бу дөньякүләм кризисның тизләнүенә дә китерергә мөмкин. Әлегә исә Гарәбстандагы бу чуалышлар дөнья масштабында нефтькә бәяләр күтәрелү белән кайтаваз бирде.

Мөхәммәд бине Сәлмән тарихка бөек реформатор булып кереп калырга җыена. Аның илне нефтькә бәйлелектән коткару өчен уйланган программасы бар. Программаның бер элементы буларак илне “уртачыл ислам”га кайтару каралган. Бу эшчәнлек, әлбәттә, зур каршылыкка очраячак. Төрек лидеры Эрдоган Согуд җитәкчелеген моның өчен кискен тәнкыйтьләп өлгерде инде, “уртачыл ислам”ның көнбатыш тарафыннан тагылган проект икәнен әйтте, изге җирләрнең (Мәккә, Мәдинә) хуҗасы булган ил лидерларын хаталанмаска чакырды.

Әмма аның сүзенә колак салырга җыенмыйлар шикелле: проектка каршы торырдай абруйлы ислам галимнәре принцларга хәтле үк төрмәләргә тутырылды. Согуд короле үз илендә исерткеч һәм башка хәрамнәр сатыла торган туристик зоналар да оештырырга җыена, инде ил тарихында беренче тапкыр туристик визалар бирә башларга да ниятләнде. Көнбатышның байларына гарәб иленә килеп кәеф-сафа корып, типтереп яту мөмкинлеге бирү ил бюджетын тулыландырыр дип өметләнәләр. 

Бу реформалар башлану алдыннан Америка лидеры Трампның Согуд Гарәбстанында бик җылы кабул ителүен, шуннан соң корольлекнең тышкы сәясәтендә кискен борылышлар башлануын, Катарны блокадага алуларын, бүгенге көндә Ливан белән каршылыкларны үстерергә җыенуларын, Әр-Риядның Израиль белән якынаюын искә төшерик. Үзгәрешләр зур борылыш характерында, кыскасы.

Инде бу вакыйгаларның кая таба алып барачагын фаразлыйк. Мөхәммәд бине Сәлмән якын арада рәсми рәвештә дә дилбегәне үз кулына алырга тырышачак. Оппозицион шаһзадәләр исә аны варислыктан читләштерергә, хәтта үтерергә дә омтылачак. Тәхет өчен көрәш нәтиҗәсендә корольлектә идарә бөтенләй югалырга да мөмкин. Бу вакытлы хәл булачак, билгеле. Хаос һәм үзара кан коюлы тарткалашулардан соң яңа лидерны җитәкчелеккә күтәрерләр. Король титулының мәңгелеккә юк ителүе дә ихтимал. Болары безнең фаразлар гына.

Әмма күптән түгел Йәмәннән атылган баллистик ракетаның ил башкаласы Әр-Рияд өстенә килеп җиткәч кенә бәреп төшерелүе, Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәр мәчете янында булган террорчылык акты, Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчете янындагы шартлау иминлек утравы булган бу җирләрнең инде чайкалыш һәм революция дәверенә кереп баруы турында сөйли. Төннең теләсә кайсы вакытында, тып-тыныч җәяүләп ялгыз йөрергә мөмкин булган Мәккә туфрагында иминлек бетәчәгенә әле ике ел элек кенә ышану кыен иде. Бүген инде бу ышаныч кимеп бара...

Әлеге темага башка язмалар:

ТВ-газета

Шәле халкы баш күтәрә

23 Апрель 2018 1224
Барлык сюжетлар
Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ