Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН: “Бөтен нәрсәне күңел аша үткәрү, юк-бар нәрсәләргә кайгырып яшәү сәламәтлекне какшата”

24 Январь 2020 864
Тормыш юлында кеше бик күп авырлыкларга очрый. Бераз вакытлар узгач, аларның кайберсен онытасың, кайберләрен үзең генә дә ерып чыгасың. Әмма күз тию, бозым зәхмәтенә эләксәң, үзең генә берничек тә җиңеп булмый. Адәм баласы куркуга төшә, берәүләр дәвачыларга, икенчеләре сихерчеләргә йөри башлый. Өченче юлдан китүчеләр дә була: андыйлар Аллаһка ышанып, Пәйгамбәребезнең догалары белән өшкерүче янына бара.
Кеше ни өчен чирли? Бүгенге көндә үзенең догалары белән күп кешене савыктырган, җаннарын дәвалаган хәзрәт, Казанның Борисково бистә­сендә урнашкан “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт Шәрәфетдин белән шул хакта әңгәмә кордык.
– Хәзрәт, ни өчен кеше чир алдында ялгызы гына калырга курка? Иң беренче кемгә мөрәҗәгать итсә яхшырак?

– Сәламәтлектән дә кадерлерәк, кыйммәтлерәк байлык юк. Каты итеп авырганда ашаган ризыкның тәмен тапмыйсың, дөньяның гүзәллеген күрмисең, тирә-якта булган нигъмәт­ләр дә кара төсмергә керә. Ләкин без сәламәтлекнең кадерен, кыйм­мә­тен югалткач кына аңлыйбыз. Пәйгамбәребез: “Табиблар булмаган җирлектә яшәмә”, – дип киңәшен биргән. Табиб янына барырга кирәк. Әмма акыллы кеше, нинди генә авырлык килсә дә, иң беренче Аллаһы Тәгаләгә дога кылып мөрәҗәгать итсен.

– Тән чиреннән зарланып киләләрме сезнең янга?

– Тән чире булган кеше вакытны сузмыйча табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әлеге чирләрне дога белән дәвалап булмый. Тәнгә кагылышлы чире булган кешегә күбрәк үләннәр белән дәваланырга киңәш итәм. Чөнки үзем шулай эшлим.

– Җан авыруларыннан инте­гүчеләр бик күп. Нилектән килеп чыга мондый чир?

– Күбрәк кайгырудан, куркулардан килеп чыга. Максатларына ирешә алмаудан, якын кешесен югалтуга кайгырудан...

– Аны ничек белергә мөмкин?

– Төнлә йокламау, начар ашау, сә­бәп­сез баш яки йөрәк авырту кү­зә­телергә мөмкин. Бөтен нәр­сә­не күңел аша үткәрү, юк-бар нәр­сәләргә кайгырып яшәү сә­ла­мәтлекне какшата. Бу төр ке­шеләрне дөрес итеп дин тоту, догалар уку, өшкертү тынычландыра.

– Тынычландыра, дисез. Савыктырамы соң?

– Кайбер очракларда сихәтләнеп тә китәләр. Ләкин мин андый авыруга дучар булучыларга рухи яктан бай булган кешеләр һәм психологлар белән аралашырга киңәш итәм. Җитди авыручыларны хастаханәдә дарулар белән дәваламый да булмый.

– Рухи авырулар дигәндә, нинди чирләрне күз алдында тотасыз?

– Бозым, зәхмәт, сихер, күз тию, җенләнү, шайтан кагылу – боларның барысы да рух авыруы. Аларны гади кеше күзе белән күреп булмый, ул чирләрне медицина дәвалый алмый. Соңгы вакытта табиблар: “Мәчеткә барып өшкертеп карагыз әле, сезгә диагноз куеп булмый” , – дип, авырган кешене мәчетләргә юллый башладылар.

– Мондый чиргә тап булуыңны сизү мөмкинме?

– Чын ихлас белән дога укылганда, кешенең эчендә булган бозымы тышка чыга. Сихерләнгән кешенең косасы килә башлый, сәбәпсез йөткерү күзәтелергә мөмкин. Кычкырып елау, тәндә кызышу барлыкка килү дә күзәтелә.
Күз тигән кеше булса, дога укылган вакытта аның тәне авыраерга, түнеп китүе, күзенә төрле нәрсәләр күренүе мөмкин.
Җен кагылу галәмәте булган кеше­нең кул-аяклары ихтыярсыздан хәрә­кәтләнә башлый. Аның бик нык ачуы кузгала, дога укылган җирдән чыгып качарга тели, акылын җуйган кебек сөйләшә, кычкыра.
– Фәлән кешенең эченә җен кергән, шуны чыгара торган кеше бар икән, дигән сүзләрне еш әйтәләр хәзер. Хәз­рәт, кешенең эченнән җенне куып чыгару мөмкинме?

– Чынбарлыкта, кешенең эченә җен керми дә, чыкмый да, ул безнең эче­бездә тумыштан бар. Пәйгамбә­ребез галәйһиссәлам: “Һәрбер кешенең эчендә шайтан бар”, – дип әйткән. Хатыны Гайшә: “Синең эчеңдә дә бармы?” – дип сорагач, “Әйе, ләкин минем шайтаным үземә буйсынды”, – дип җавап кайтарган. Тумыштан булган шайтанның азып китүе бар. Тәҗрибәсез, белемсез кеше, шайтан кергән, дип ялгыша. Ул арада “җен чыгаручы” барлыкка килә.

– Намазда, догада булган кешенең “эченә җен керүе” мөмкинме?

– Намазда, догада булган кешенең шулай җенләнеп йөрүе башкаларга гаҗәп тоеладыр. Моның сере шунда: үзеңне изгегә санап, дөрес юлда дип уйлап, кешеләрне мәсхәрә итеп үзеңне күтәрү, тәкәбберлек, усаллык белән дин тоту кешенең эчендәге шайтанын үрчетә. Намаз укучы шайтан булып йөрмәсәк иде! Күпме генә ураза тотып, Коръән укып йөрсәң дә, файдасы булмаячак. Белә торып кешеләрне, хайваннарны рәнҗетү, дөньяда булган әйберләргә бик нык бәйләнү, дөнья өчен артык кайгыру, хәсрәтләнүдән тыелырга кирәк.

– Хәзрәт, хәсрәт күрми, тыныч яшәү өчен ни кирәк?

– Аллаһы Тәгаләгә биргән нигъмәт­ләре өчен шөкрана кылыгыз, эчкерсез изгелекләр эшләгез, гөнаһлардан сак­ланыгыз. Бигрәк тә кешеләрне һәм хайваннарны рәнҗетүдән тыелыгыз, нинди диндә булуына карамастан, кешеләрне хөрмәт итегез, үзегезне рәнҗеткән кешеләрне гафу итегез, бөтен кешегә бәхет теләгез. Әлеге киңәшләрне үтәргә тырышыгыз, һич булмаса, эшләргә омтылыгыз. Аларны үтәү кешене – кеше, бәхетсезне бәхетле итә. Үтәмәү исә кешене хайваннан да түбән дәрәҗәгә төшерә һәм ике дөнья хәсрәтенә китерә.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,12 декабрь 2019 № 49
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Февраль 2020 13:02 1750
20 Январь 2020 12:40 1595
ӨСКӘ