Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мәхәббәт турында

5 Октябрь 2018 523
ХИКӘЯ
Исеме аның Фәрзәт иде. Күрше авыл егете. Әнә шул егет безнең авылның чибәр генә кызы – Айсылуга гашыйк булды. Яшьләр чит-ятларның үз авыл чибәркәйләре тирәсендә бөтерелгәнен бик өнәми. Тагын шунысын да әйтергә кирәктер, Айсылу күктән төшкән фәрештәгә тарт­мый иде. Буй-сыны ипле генә, ягымлы йөзле, гел елмаеп торган бер кыз. Хәер, яшь чакта бар кызлар да матур буладыр инде. Ә менә егет күпкә оттыра иде аның янында. Ни буй белән алдыра алмаган, ни сөйләшүенең рәте-чираты юк, йөзе балта белән генә юнып ясалган төсле. Ну, ничектер, сөйләшеп киткәннәр инде болар. Фәрзәт шофер иде, килеп туктый боларның тыкрык­ларына “КамАЗ” машинасы белән, булачак кияү килгәне авылга билгеле була.

Беренче көннәрдән үк егетне яратмадылар. Айсылуның әнисе Хәбирә апа өенә якын китермәде тегене. Сары машинаның тавышын ишетсә, буыла башлый иде. Туганнары да бу сөйләшүләргә аяк терәп каршы торды. Авыл егетләре турында әйткән идем инде. Бер-ике тапкыр җаен туры китереп, тәпәләп тә кайтардылар бу сагыз булган кияү балакайны. Әйтәм бит, егет кемгәдер каршы торырлык түгел иде. Шуңа да озын җәйге көннәрдә кояш батмас борын килергә гадәтләнде. Ул чакларда авылда шәхси машиналар бөтенләй юк, иң дәрәҗәле транспорт – “Урал” мотоциклы. Юлсызлык та инде. Фәрзәтнең шундый куәтле машинада йөрүе дә кыз алдында абруен күтәргәндер, дип уйлыйм. Айсылу иркен кабинага утырып тегендә-монда, танцыларга йөри... Булачак кияү кызның туганнарына зур машина белән печән-утын ташырга ярдәм итә.

Уйнап кына башланган танышу тәки көзге кырпакта туй белән тәмамланды. Сәбәпләре булгандыр инде. Ике яшь кеше аулакта еш бергә кала башласа, сәбәп була, гадәттә. Хуш, туй узды һәм кияү килеп, кыз өенә йортка керде. Әлбәттә, теге иләмсез машинаны калдырып, ике чемодан тотып килеп керде.

Хәбирә апа ничегрәк кияү балакайны кабул иткәнен чамалый торгансыздыр. Адым саен аны игәүләде, һәр эшеннән гаеп тапты, чүп урынына да күрмәде. Фәрзәт гараж тирәсенә эшкә урнашты. Әмма анда да килмешәккә кадер-хөрмәт юк иде. Малай-шалай урынына куалап кына йөрттеләр үзен.

Вәләкин Фәрзәттә чагылмады бу авырлыклар. Әйтерсең, ул башка үлчәнештә яши иде. Авызын ачса, “Айсылу” дип башлый, шул изге исем белән сөйләшүен тәмамлый. Искитмәле, күктән төшкән затка тиңли иде шул нечкә сыйрагын. Бар хатын-кыз эшен рәттән башкарды. Чишмәдән суын ташыды, идән-ишегалларын юды, бозлы елгага төшеп кер чайкады, мунчасын якты, ашарына пешерде.

Айсылуның гел күзенә генә карап тора иде Фәрзәт. Тегесе утка сикер дисә, мизгел дә уйлап тормаячак иде.

Күпмедер вакыт үткәч, кызлары туды боларның. Ул бала күп очракта әтисенең җилкәсенә атланган була иде. Никадәр генә тормыш газапка салмасын, Фәрзәт үзенә күрә бәхетле иде шикелле. Тамчы тама-тама таш яра, диләр бит. Хәбирә апа кырыкка төрләндереп киявен яманлый-хурлый торгач, кызын да тәмам ышандырды.

 Айсылу башта да артык егылып китми иде Фәрзәткә. Сораучысы булганда чыккан инде, кыз бала гаилә корырга тиеш бит...

Менә бер ягын гына искә алыйк. Кие­нергә, купшыланырга яратты Айсылу, ә моңа бит акча кирәк! Әни­ле-кызлы Фәрзәткә тын алырга ирек бирмәде, акча таптырдылар. Юлын тапты бит ир! Кайдандыр, кемнәндер белешеп, Ямал утравына акча эшләргә чыгып китте. Машина йөртергә осталыгы булгач, берсүзсез кабул иткәннәр үзен.

Эчмәде-тартмады, тиененә кадәр гаиләсенә алып кайтты. Күп алып кайтты. Беркадәр фикер үзгәрде кияүгә карата. Ай эшләде, унбиш көн авылда булды. Ул арада да шабашкага йөрергә өлгерә иде.

Әмма бу акча эшләүләрнең бер “әтнәке”се килеп чыкты. Озак вакытка ялгызлыкта калган, каны уйнаган Айсылу кызык эзләргә тотынды. Халык арасында әле берәү белән, әле икенчесе белән аулакта булганы хакында чыш-пыш китте.

Утсыз төтен булмаган икән. Бер кайтуында Фәрзәтне ул бусага аша атлатып кертмәде. Кайда барып сугылырга белмәгән кияү ялгыз калган бер бабайның өенә барып сыенды. Ә Айсылу аның вахтага киткәнен дә көтмәде, бер олы гына ир алар ихатасында күренгәли башлады.

Вахтасы тәмамлангач, Фәрзәт тагын авылга кайтты. Бу вакытта инде теге иркәй белән Айсылу теттереп дөнья көтәләр иде. Фәрзәткә кызы белән очрашырга да рөхсәт итмәгән дип сөйләделәр.

Төгәл өч ел Фәрзәт әнә шулай йөрде. Эшләп кайтты да бабай өендә көн күрде. Айсылуны, үсеп килгән кызын күзәтте. Бу вакытта законлы аерылышкан иде инде алар.

Әмма бер китүендә югалды Фәрзәт. Әллә бәлагә тарыды, әллә башка нәрсә сәбәп булды, бел­мәссең. Сирәк-мирәк кенә булса да, авыл халкы Фәрзәтне искә алып куя әле. Кайсы аның беркатлылыгыннан көлә, кайсы тугрылыгына соклана. Ә мин исә Фәрзәтне сөю дигән хикмәт шулай иләс­ләндергәндер, дим.

Рубрика: ПРОЗА Автор: Кәрим Кара

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1254
ӨСКӘ