Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Мәхәббәт бармы соң ул?"

26 Июль 2018 1348
Төнге клубта Дамир Зиннәтуллин чыгыш ясый. Җырлап бетерүгә кафега кереп утырдык.


– Дамир, син үги әти белән үскән­сең икән. Үз әтиең ташлап киттеме әллә?

– 1994 елда, миңа ике яшь булганда, Кайбыч районында мотоциклда авариягә очрап вафат булган.

– Фотолары бармы?

– Бар.

– Әниең кайчан кияүгә чыкты?

– Әни белән сигез ел Кече Кайбыч авылында тордык, миңа ун яшь тулгач әни кияүгә чыкты.

– Аны әти буларак кабул иттеңме?

– Иттем.

– Ул сине ничек кабул итте?

– Бик яхшы, беркайчан да авыр сүз әйткәне булмады.

– Кыйнамадымы?

– Юк.

– Әниең аның белән ничек танышкан?

– Авылда яшәгәндә Наил әтинең кунакка кайтканы гына хәтердә. Ничек танышканнарын белмим.
...

– Кызың бармы?

– Әлегә кирәк дип санамыйм.

– Нинди кызларны яратасың?

– Тиктормас, максатына ирешә торган, мөнәсәбәтләр җылы булсын.

– Андыйны ничек табарга уйлыйсың?

– Аралашырга, сөйләшергә, күрешергә кирәк.

– Димәк, мәхәббәт әлегә юк.

– Мәхәббәт бармы соң ул?!


Язманың тулы вариантын 5 нче июль көнне чыккан “АКЧАРЛАК” газетасының 26 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1242
ӨСКӘ