Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мәгънәсен җуйды мәкальләр

25 Апрель 2018 242
Сездән килгән хатлар...
Мәгънәсен җуйды мәкальләр

“Намус – кеше көзгесе” ди,
Ышану кыен моңа.
Көзге бүген йөз сум торса,
Намус сатыла унга.

“Тырышкан табар” ди мәкаль,
Табарсың, эзләп кара!
Гомер буе бил бөккәннәр
Хәер эсти, бичара.

“Белемле меңне егар” дип
Язылган кебек суга.
Кесәсендә меңнәр булса,
Шыр надан меңне ега.

“Ташка аш белән ат” диләр,
Хуш, әйдә, атып кара.
Ашыңны ашап куя да,
Аннан башыңны яра.

“Ат та сөрлегә” ди мәкаль,
Сөрлегергә атлар юк.
Ил белән без сөрлегәбез,
Хәлебез юк атларлык.

Т. Әскәров.
Теләче, Баландыш.


Куян юбилее

Һәр атнаның дүшәмбесе
Аю киңәш уздыра.
Кемне мактый, кемне сүгә,
Кемне үкереп кыздыра.

Ялагайлар, эләкчеләр
Кеше төсле мактала.
Ә мескеннәр, беркатлылар
Таракандай таптала.

Урман тулы җанвар халкы
Шул киңәшкә ашыга.
Бер хайван да алдан белми
Ни эләгер башына.

Чираттагы дүшәмбедә
Барлык җанвар җыелган.
Дәрәҗәсен үзе аңлап
Кайсы кая сыенган.

Куян килгән горур атлап,
Аңа бүген тантана.
Юбилее көне җиткән
Ул, янәсе, мактала.

Киңәш бара, аю сөйли
Мөһим эшләр турында.
Мактаса да, таптаса да,
Бар да аның кулында.

Проблемалар хәл ителде,
Инде сөйләр сүз бетте.
Юбилярга рәхмәт әйтеп
Котларга вакыт җитте.

Гайрәт аю торып басты,
Кишер бәйләмен алды.
“Берсекөнгә бурсыкҗанның
Туган көне”, – дип салды.

“Берсекөнгә бурсыкҗанга
Кырык тугыз яшь тула.
Әгәр бүген котламасак,
Бер атнадан соң була.

Менә шулай яхшы затны
Чын күңелдән котлыйбыз.
Лаек булган иптәшләрне
Беркайчан онытмыйбыз”.

Куяныбыз гаҗәпләнеп
Бик тирән уйга калды.
Колаклары авып төште,
Күзләрен аска салды.

Төлке, шакал һәм гиена
Күз кысышып алдылар.
Аю кылган гамәлләрдән
Бик канәгать калдылар.

“Менә шулай сиңа кирәк!
Озын колак, кылый күз.
Әй, очындың, бик сикердең
Бу хурлыкка инде түз.

Урманыбыз бюджетыннан
Бик зур фатир да алдың.
Шулай кирәк син хайванга,
Бүген хурлыкка калдың.

Үз-үзеңне мактатырга
Бик тырыштың, сикердең,
Кушканнарны эшләмәдең,
Яшь куаклар кимердең.

Юкка гына аю сиңа
“Карак” диеп әйтмәде,
Һәрчак сиңа – мәсхәрәләү,
Бүген әле бетмәде.

Аю хуҗа булып калсын,
Син җәзаңны алырсың.
Башың иеп ярашмасаң,
“Рисвай” булып калырсың!

Мансур Ганиев.
Түбән Кама, Шинниклар, 50.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4112
4 Май 2018 13:22 2735
ӨСКӘ