Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Мәдинә Гайнуллина: “Чынлыкта, эчем тулы яра”

17 Май 2018 2420
Күптән түгел Казанда театраль премияләр тапшыру тантанасы узды. Аның исеме дә шулай атала – “Тантана”. Быел “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә Әлмәт театры актрисасы – Мәдинә Гайнуллина. Ул “Медея” спектаклендә Медея образы белән җиңү яулады. Әмма әлеге образ күпләрдә каршылыклы фикерләр уятты. Чөнки анда төп герой аркасын күрсәтеп, чишенеп ала. Кемдер моны “сәнгать” дип, икенчеләре “оятсызлык” дип бәяләде. Ни генә булса да, Мәдинә ханым бүген Әлмәт театрының алыштыргысыз, талантлы артисткаларының берсе. Үзе чибәр, үзе серле, үзенчәлекле... Ә аралашкан вакытта тагын да яңа сыйфатлары белән ачылды ул.
– Мәдинә ханым, заманында Камал театрындагы “Курчак туе” да тамашачыда фикер каршылыгы тудырган иде. Анда да Нәфисә Хәйруллина билгә кадәр чишенә, шәрә аркасын күрсәтә. Хәзер менә сез – әлмәтлеләр куйган “Медея”не “чәйниләр”. Мондый тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?

– Спектакль турындагы язма матбугатка чыккач, үзәк өзгеч фикер язучылар күп булды. Мин аларны куштырнак эченә алып, “кара халык” дип әйтер идем. Чөнки аларның берсе дә спектакльне карамаган, стиль, жанрның нәрсә икәнен белмиләр. Шулай булса да, андыйларга тизрәк үз сүзен язып калырга кирәк. “Татар театрына килешә торган эшме инде бу?!” – дип сүктеләр. Анда арка күрсәтү күренеше өч кенә секунд бара. Тамашачы аны сизәргә дә өлгерми кала. Ә фотоларны карасаң, әйе, чишенгән кебек. Гомумән, социаль челтәрләрнең кайсын гына алма, кешеләрнең бер-берсенә таш ату күренеше бара хәзер. Бигрәк тә эстрада һәм театр артистларына эләгә.

– Режиссер чишенергә туры киләчәген әйткәч, тиз ризалаштыгызмы?

– Юк, директор да, режиссер һәм пластиканы куючы кызыбыз да нык үгетләделәр. Аннан, шулай кирәктер инде дип ризалаштым. Төп героиня иренә нәфрәт итеп, ике баласын асып куя. Ахырдан бер нәрсәсез кала. Аңа инде үзенең нинди халәттә булуы барыбер. Бу күренешне тулысы белән ачып бирү өчен режиссер шундый символик финалга тукталырга уйлаган. Өч бала әнисе буларак, бу рольне уйнарга бик авыр булды, капиллярларым шартлар дәрәҗәгә җитте хәтта.
– Сез Казанда туып-үскәнсез. Ә ни өчен Әлмәт театрына киттегез?

– Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга кергәндә ук, без үзебезнең Әлмәт театры өчен җыелган курс икәнебезне белә идек. Әмма мин шуның белән бәхетле: икенче курста укыганда ук Камал театры спектакльләрендә уйный башладым. Укып бетергәч, Марсель Сәлимҗанов: “Әлмәт театрында бер ел эшләп кайт, син әле яшь, башка театрларда да чыныгу алу кирәк”, – диде. Әмма икенче елны Марсель Хәкимович вафат булды...

– Кире Камал театрына кайту теләге белән киткән идегезме?

– Андый уй юк иде үзе. Труппа бик җылы кабул итте. Шундук төп рольләрне бирделәр. Чөнки ул чакта яшьләрне уйнарга артистлар юк иде. Курста 9 кеше укыдык, бары мин генә театрда эшләп калдым.

– Еш кына театр артистларыннан роль җитмәү турында зарлар ишетергә туры килә...

– Мин киресенчә, ял сорап йөрим. “Медея”ны чыгардык кына, инде Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Синсез килгән язлар” спектаклен әзерли башладык. Анда да төп рольне башкарам. Артист буларак мин бик канәгать.

– Иҗади тормышыгыз шундый тыгыз режимда бара. Ә гаилә? Аңа вакыт җиткереп буламы соң?

– Ирем эшемне аңлый торган кеше. Өч ул үстерәбез. Иң олысы Илданга – 15, уртанчысы Вилданга – 13, кечесе Ризванга 8 яшь. Өйдә булмаганда аларны каенанам карарга булыша. Бөтен серләремне сөйли торган бер якын дус кызым бар. Үзем өлгермәгән вак-төяк эшләрне, утка-газга түләүләрне ул башкарып куярга мөмкин.
– Ирегез белән ничек таныштыгыз?

– Ул тугыз ел Әлмәт театрында механик булып эшләде, транспорт бүлеген җитәкләде. Хәзер нефть өлкәсендә эшли. Без Казанда укыганда Әлмәт театры директоры ай саен стипендия алып килә иде безгә. Илдар – шофер, аның белән бергә килеп йөрде. Шул вакытларда ук миңа күз аткан булган. Әлмәткә кайтып бер ел узгач, тәкъдим ясады. 17 ел бергә яшибез, тьфү-тьфү!

– Холкыгыз турында ни әйтерсез?

– Мин конфликтлы кеше түгел. Кемнән генә сорасагыз да, шулай диячәк. Һәр эшне уйлап эшлим. Кайвакыт алга бер адым атлаганчы, артка икене ясап куярга мөмкинмен. Эштәге артистлар белән һәрвакыт дистанция тотам, ачылып бетмим. Миңа шулай рәхәт!

– Күңелегезне кайтарган кеше белән араны өзәсезме?

– Юк. Киресенчә, аңа тагын да күбрәк яхшылык эшләргә тырышам. Үзе исәнләшмәсә дә, беренче булып сүз катарга мөмкинмен. Эчтә ачу тота алмыйм. Бүгенге заманда негатив күп. Сәбәбе нәрсәдер, белмим. Бәлки дөрес тукланмыйбыздыр. Әбиләр безгә кечкенә чакта: “Кызым, “бисмилла” әйтеп аша, алайса эчеңә шайтан керә”, – дип куркыта иде. Әллә ашаган ризыгыбыз дөрес түгел микән дим?! Кем генә, кайда гына пешергән, нинди генә ризыклар белән тукланмый бит хәзер адәм баласы.

– Сез чибәр, зифа буйлы. Матурлык серләре белән дә уртаклашыгыз әле?

– Салоннарга йөрмим, кыйбатлы кремнар сөртмим. Ике көнгә бер тапкыр геркулестан битлек ясыйм. Аңа кайнар су агызып, җылы килеш биткә сөртеп, 10-15 минут тотып алам. Бит тиресе баланыкы кебек була. Туклануга килгәндә, организм нәрсә тели – шуны ашыйм. Балалар да шулай. Беркайчан да көчләп ашатмыйм.

– Сез көчле хатын-кызмы?

– Көчле. Кемдер кирәк кешесен елап җиңә, аның көче шунда. Мин үземне жәлләтергә яратмыйм. Кешегә сиздермичә генә авырлыкларга каршы тора алам. Беренче баламны тудырганда, табиблар ялгышлыгы белән сабыемның теш казнасына зыян килгән, йөзен җәрәхәтләгәннәр иде. Бер як бите үсә, берсе юк. Без бу турыда бала үсә башлагач кына белдек. Өч яшьлек улыбызны операция өстәленә салу җиңел булмады. Хәзер йөзендә үзгәреш башлану белән, Мәскәүдә пластик операция ясатып торабыз. Күп акчалар түгелә. Табиблар 20 яшькә кадәр ясарга туры киләчәк, диделәр. Чөнки скелет формалашу шул вакытта туктый. Түзәбез. Әле ярый балам урын өстендә ятмый, үз акылында, аяк-куллары исән-сау, дим. Аннары гаиләдә бер китек әйбер булырга тиештер инде ул. Бу – Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы. Ә мине белгән күпләр: “Мәдинә үзен генә карап йөри, бер проблемасы юк”, – дип уйлый. “Әйе шул, Аллага шөкер”, – дим. Кеше саен зар чәчеп йөреп булмый. Ә чынлыкта, эчем тулы яра.

– Соңгы вакытта телевизордан “Вакыт җитмәде” дигән клибыгызны күрсәтәләр. Ул тормыштан алынган җырмы?

– Бервакыт әнием бик каты авырып китте. Казанга хастаханәгә алып килделәр, катлаулы операция кичерде, озак вакыт аңына килә алмыйча ятты. Уянып, әз генә ашый башлагач та, табиблар өмет чаткысы бирмәде. Гел еладым ул көннәрдә. Шул вакыт менә шушы шигырьгә тап булдым. Сүзләре йөрәгемә үтте. Әле дә: “Әниегезне югалттыгызмы әллә?” – дип сорап язучылар күп. Юк, Аллага шөкер, әнием исән-сау. Әти белән Лаеш районы Имәнкискә авылында яшәп яталар. Ләкин әниләре белән күрешергә вакыты җитмәгән, аларны югалткач кына, “ник кирәк кадәр кадер-хөрмәт күрсәтмәдем икән?” дип үкенүчеләр күпме?! Әлеге клипны гыйбрәт өчен төшердем.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2783
30 Август 2018 09:19 1565
25 Август 2018 21:59 1471
1 Сентябрь 2018 08:49 1234
ӨСКӘ