Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Мәчетне шулай мыскыл итәргә ярамый"

4 Апрель 2018 1800
"Акчарлак" газетасына соңгы килгән хатларга Эльмира Флүн күзәтү ясый
Әлеге хат Казан шәһәренең Девятаев урамында яшәүче Фоат Сәмигуллиннан килде. Башта хатны укып алыйк әле. Аннан соң фикер йөртербез.

"Мин тумышым белән Аксубай районының Яңа Дума авылыннан. Күптән түгел телевизордан туган авылымны күрсәттеләр. Авыл бик матур урынга урнашкан: чишмәләре, су буйлары, урманнары гына ни тора! Авылда яшәмәсәк тә, кайтып йөрибез. Тапшыру әзерләүчеләр нигә матур җирләрне генә төшерде, калганына күз йомды икән? Авылыбызның бер кырында җимерек иске мәчет тора. Аны хәзер меңәрләгән карга басып алган, карарга куркыныч.
...Авыл советыннан килгән җитәкчеләр урамнарны тикшереп тордылар. Хәзер карагыз: урам тулы ватык трактор, комбайннар, арбалар... Минемчә, иске мәктәпне, мәчетне сүтеп, агачларын йә утын итәргә, йә яндырырга кирәк. Акча кирәк булса, авылыбыз халкы да, читтә яшәүчеләр дә булышырлар иде. Мәчет урынына таш куеп, нарат утыртып, әйләндереп алырга кирәк. Иске мәчетне шулай мыскыл итәргә ярамый".

И, Фоат абый...

Язманы тулысынча 5 нче апрельдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 13 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 941
26 Июль 2018 12:38 832
24 Июль 2018 14:00 797
ӨСКӘ