Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әлмәтлеләр фатир сорый!

13 Декабрь 2017 915
Әлмәт – бай төбәк. Шәһәрнең шаккатмалы тизлектә үсүенә аны күргән бер кешенең исе китә. Санаулы айлар эчендә йортлар гына түгел, хәтта яңа микрорайоннар калкып чыга биредә. Ә менә Әлмәтнең шул йортларында фатир алу мәсьәләсе ничегрәк икән?
Шушы көннәрдә нефтьчеләр каласыннан редакциягә хат килде, аның астына 109 (!) кеше имза куйган. Баксаң, Әлмәттә нефть тармагында эшләмәүчеләргә фатир ачкычлары тапшырырга атлыгып тормыйлар икән.

– Әлмәт үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшлим, фатирга чират торуыма биш елдан артык, – ди Гөлнур Миңнегулова. – Ялгызым бала үстерәм, фатир яллап торам, социаль ипотекага да түләп барам. Башта безгә: “Беренчел кертемне, ягъни фатирның 10 процентын алдан ук түләп куйсагыз, конкурсларда катнашу мөмкинлеге ачыла, димәк, тизрәк фатирлы булачаксыз”, – дип ышандырдылар. Йөгерә-йөгерә банктан кредитка акча алып, дәүләт торак фонды исәп-хисап счетына илтеп салдым. Аларның ялганына ышанып, минем тарафтан зур ялгыш булды бу. Бүгенге көндә бөтен чыгымнарым өстенә, шул кредитны да түләргә мәҗбүр мин.

Язманы тулысынча 14 декабрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 49 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1729
5 Октябрь 2018 11:37 1429
21 Сентябрь 2018 14:17 1398
ӨСКӘ