Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әлмәтлеләр фатир сорый: "Безгә күпме көтәсе?"

6 Январь 2018 739
Әлмәт – бай төбәк. Шәһәрнең шаккатмалы тизлектә үсүенә аны күргән бер кешенең исе китә. Санаулы айлар эчендә йортлар гына түгел, хәтта яңа микрорайоннар калкып чыга биредә. Ә менә Әлмәтнең шул йортларында фатир алу мәсьәләсе ничегрәк икән?
Тыштан ялтырый...

Читтән күзәткәндә, Әлмәттә торак алу мәсьәләсе шактый җиңел кебек. Әлмәттә яшәп, нефть тармагында бил бөккән танышларым 2-3 ел эчендә бер-бер артлы өй туйларын гөрләтте. Социаль ипотека программасы буенча, менә дигән йортларга кереп утырдылар, бөтен яктан тәртип, җиренә җиткереп эшләнгән. Җитмәсә, фатир бәясенең 30 процентын “Татнефть” җәмгыяте түли. Торак хуҗасына ун ел дәвамында эш урынын алыштырмыйча, шөкер итеп яшәргә генә кала...

Ләкин һәр ялтыраган алтын булмаган кебек, Әлмәтнең дә торак мәсьәләсендә китек ягы бар икән. Шушы көннәрдә нефтьчеләр каласыннан редакциягә хат килде, аның астына 109 (!) кеше имза куйган. Баксаң, Әлмәттә нефть тармагында эшләмәүчеләргә фатир ачкычлары тапшырырга атлыгып тормыйлар икән. Ягъни “Татнефть” үз хезмәткәрләренә йортларны сәгатьләп төзетә, барысын да контрольдә тота, өлешчә түли. Ә бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларга – башка чират, башка акча янчыгы. Алар Татарстанның дәүләт торак фондыннан өмет итә. Тик Әлмәттә яшәүче укытучы, тәрбияче, табибларга әлеге торак фонды инде биш ел вәгъдә ашата, халык фатир көтә-көтә көтек булган.

Төгәлрәк әйтсәк, шәһәрнең 1В “Көнбатыш капкалары” микрорайоны 22нче позиция адресы буенча урнашкан йорт турында бара сүз. Бер подъездлы, 16 катлы әлеге торак инде 2015 елда ук кулланылышка тапшырылырга тиеш булган. Ләкин шул заманнан бирле өй ачкычларын өләшү вакыты кичектерелеп килә. Йортның түбәсе ябылган, кайбер катларда электр үткәрелгән, штукатуркасы ясалган, идәне бар. Җиренә җиткереп, тапшыру вакытын хәзер 2018 елның уртасына билгелиләр, халыкка янәдән көтәргә кушалар. Кыскасы, биредәге 120 гаиләдән ай саен сыдырып акча түләтеп барырга булдыралар, ә фатирларының кайчан төзелеп бетәчәге суга сәнәк белән язылган кебек. Мондагы активистлар кемгә генә зарланып хат язмаган, кемнең генә ишеген шакып карамаган! Президентларга да, депутатларга да, аптырагач, Жириновскийга да шикаять сырлап җибәргәннәр. Казан хәтле Казанга килеп, шигарьләр тотып пикетка да чыкканнар. Тик нәтиҗәсе генә юк...


  “Безгә күпме көтәсе?”

“Социаль ипотекага өметләнмичә, коммерцияле банк аша фатир алсак, инде күптән үз өебездә рәхәтләнеп яшәр идек, – дип яза халык редакциягә. – Подрядчы оешма – “Стройкомплекс” йортны төзи генә башлый, җәйгә аны туктаталар, 2-3 айдан соң тагын төзүне дәвам иттерәләр. Йортның нигезен ясый башлаганнан алып, ахырга кадәр шулай тилмерттеләр. Аңа эшләргә дә ирек бирмәделәр, алыштырмадылар да. Шулай тартып-сузып йөрткәннән соң, өебезнең эше бетә дигәндә, бөтенләй “Стройкомплекс” белән араны өзделәр. Хәзер йорт тик тора, биредә кирпеч тә кузгаткан кеше юк. Ә яңа подрядчы табу Марска очудан да катлаулырак эш булып чыкты, инде дүртенче ай сайлыйлар аны! Дөресен әйткәндә, “Стройкомплекс”ның осталыгы чамалы икәне беренче казыкларны какканда ук күренә иде, ник аны эшләткәннәр, ник шул вакытта ук башка оешмага алыштырмаганнар соң? Без ул подрядчыны берничә мәртәбә тикшерттек, начар төзүен дәлилләп тә бирдек, югыйсә. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, социаль ипотека буенча фатир алуга да үзгәрешләр кереп кенә тора: башта подрядчыга төзелеш материалларын биржадан алырга куштылар, аннан халыкка откан фатирларны яңадан уйнатып маташтылар... Бу матавыклар да безнең эшне тоткарлады, башны әйләндерделәр. Район хакимиятенә кайчан сорау юлласаң да, анык җавап бирүче юк, “бу эш район башлыгының аерым контролендә” дию белән чикләнәләр. Инде безгә күпме көтәсе, кая барып ялынасы икән? Күбебезнең торыр җире юк, балалар белән фатир арендалап яшибез”.
Районнан табиблар китә

– Әлмәт үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшлим, фатирга чират торуыма биш елдан артык, – ди Гөлнур Миңнегулова. – Ялгызым бала үстерәм, фатир яллап торам, социаль ипотекага да түләп барам. Башта безгә: “Беренчел кертемне, ягъни фатирның 10 процентын алдан ук түләп куйсагыз, конкурсларда катнашу мөмкинлеге ачыла, димәк, тизрәк фатирлы булачаксыз”, – дип ышандырдылар. Йөгерә-йөгерә банктан кредитка акча алып, дәүләт торак фонды исәп-хисап счетына илтеп салдым. Аларның ялганына ышанып, минем тарафтан зур ялгыш булды бу. Бүгенге көндә бөтен чыгымнарым өстенә, шул кредитны да түләргә мәҗбүр мин.

Гомумән, фатир көтүчеләр арасында төрле язмышлы кешеләр очрый. Мәсәлән, яшь табиблар күп. Аларга: “Районга эшкә кайтсагыз, фатир бирәбез”, – диләр. Аннары махсус программа нигезендә

һәркайсына 500әр мең сум грант өләшәләр. Табиблар исә социаль ипотекага басып, әлеге грант акчасын беренчел кертем буларак куллана. Программаның тәртибе шундый. Хәзер исә әлеге грант акчасы да юк, фатир да төзелми... Аптырагач, ипотекага салган акчаларын кире алып, районнан китеп баручы яшь белгечләр дә бар икән.

– Йортыгыз ник төзелми соң, активист буларак, сезгә ничек җавап бирәләр? – дим Гөлнур Миңнегуловага.

– Бездән алда һәм бездән соң социаль ипотекага басучылар күптән өй туйларын үткәрде инде. Әлмәттә бары безнең йорт кына шулай тоткарлана, мондый хәл бүтән юк, – дип дәвам итә ул. – Подрядчы оешма “Стройкомплекс”ның җитәкчесе Рафаэль Габдуллович белән дә берничә мәртәбә сөйләштек, ул: “Миңа дәүләт торак фонды акча күчерми, шуңа төзелеш бармый. Хәйруллин эшәгәндә (Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин турында сүз бара – авт.), миңа бу эшне башкарып чыгарга ирек бирмәячәк инде, гел аяк чалачак”, – дип әйткән иде. Дәүләт торак фондында исә: “Акчаны вакытында күчерәбез, подрядчыгыз эшләми”, – дип кайтаралар, район хакимиятенә сылтыйлар. Кем алдаганын кем белгән... Берничә ел элек, шикаять язгач, җитәкчеләр бераз селкенеп куялар иде. Хәзер безнең хатларга иммунитетлары барлыкка килде, бер үзгәреш тә юк. Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин инде ике ел дәвамында безне кабул итми, алар янына алдан язылып та кертмиләр. Теләгебез шул – һич югы фатир бәясен күтәрмәсеннәр иде. Чиратка басканда миңа ике бүлмәле фатирны 1,5 миллион сумнан исәпләделәр, хәзер инде аның хакы ике миллионга җитте! Менә шулай, район башлыгы белән подрядчының нидер бүлешә алмаулары аркасында без интегәбез, таякның авыр башы гади халык җилкәсенә төшә. Алар уртак тел таба алмаганга без гаепле түгел, югыйсә. Безгә кем төзесә дә барыбер.


Балалар Кыш бабайга өметләнә

Садретдиновлар да шушы йортның төзелеп беткәнен ашкынып көтә. Ай саен 10-11 мең сум түләп, фатир арендалап торудан алар да туйган. Биш ел эчендә яшь гаиләнең ике баласы туган, сабыйлар ел саен Кыш бабайга да фатир сорап хат яза икән.

– “Абыйлар өйне һаман төзеп бетерә алмый, Кыш бабай юкмы әллә ул?” – ди инде кызым. Социаль программа нигезендә, торак өч ел эчендә булырга тиеш. Тик безнең йорт һаман кулланылышка тапшырылмый, түләп алган фатирларыбыз, югыйсә. Бушка бирелгән түгел. Белгән булсак, дәүләт торак фонды белән бәйләнми дә идек, ул акчаны банкка салып, процентын алып ятар идек. Болай исә, түләгән акчабыз югалып бара, аны инфляция ашап бетерә. Тузган торак программасы буенча чират көтүче 20 гаиләне башка йортларга урнаштырып бетерделәр, ә безнең язмышыбыз исә берәүне дә кызыксындырмый, – ди Гүзәлия Садретдинова.

– Фатирга чиратны 91 яшьлек әтием – Миннәхмәт Исмәгыйлев көтә, мин аның исеменнән ышаныч язуы белән йөрим, – ди Миләүшә Хәсәнова. – Ул сугыш ветераны, торак та аңа ветераннарны фатирлы итү программасы нигезендә бирелергә тиеш. Әлеге йортның төзелгәнен 2015 елдан көтәбез, безнең торак тулысынча түләнеп беткән, 1178 сумы да торак фонды хисабына күчерелгән. Бу йорттан барлыгы өч сугыш ветераны фатир көтә иде, шуның берсе үлеп китте инде. Безнең әти дә яшәрүгә таба бармый. Әллә ветераннарның барысының да үлеп беткәнен көтәләр микән? Безгә башка йорттан фатир бирүләрен сораган идем, “отказ” килде. Атна саен район хакимиятенә, төзелеш министрлыгына, дәүләт торак фондына шалтыратам. Ләкин гел футбол тубы урынына икенче җиргә җибәрәләр. Эт – эткә, эт – койрыкка. Әтигә ул фатирын күрсәтәсе иде бит инде...
Казанда да шул ук балык башы

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт төркеме җитәкчесе Гүзәл Рәхмәтуллина бу уңайдан яңалык әйтеп сөендермәде.

– Финанслау җитәрлек булуга карамастан, йортны төзергә алынган подрядчы үз эшен башкарып чыга алмады. Әлмәт шәһәре хакимияте үтенече буенча, ул подрядчы белән араны өздек һәм бүгенге көндә яңа подрядчыны сайлап алу процедурасы бара, – дип кыска гына аңлатма бирде ул.

Әлмәт хакимиятенең матбугат хезмәте дә артыгын әйтә алмады.

Җитәкчеләр ни уйлый, нәрсә эшләргә җыена? Бу проблеманы тагын күпме тартып-сузарга уйлыйлар? Халыкның сабырлыгы күпмегә җитәр, фатир ачкычын алганда барысы да исән-сау булырмы? Сораулар күп. Хәер, торак проблемасы бер Әлмәттә генә түгел, без мондый мөнәсәбәткә ияләнеп киләбез инде. Казанда да социаль ипотека буенча чиратка басучылар “Салават күпере” торак комплексының төзелгәнен биш елдан артык көтә. Анда да шул ук зарлар, шул ук пикетлар, халыкның шулай ук акчасыз тилмерүе... Социаль ипотека – торакка мохтаҗлар өчен булдырылган махсус программа. Очраклы килеп эләгүчеләрне исәпкә алмаганда, биредә чират көтүчеләрнең күбесе шушы программага гына өметләнә, банклардан миллионнар күләмендә ипотекалар алып йөри алмый. Әлеге юнәлештә, һичшиксез, үзгәреш, тәртип урнаштырырга вакыттыр. Республика җитәкчелеге, ниһаять, бу проблемага игътибар итсен иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4047
25 Апрель 2018 13:34 3049
24 Апрель 2018 15:01 2762
4 Май 2018 13:22 2695
ӨСКӘ