Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия Муллагалиева юл һәлакәтенә эләккән. Гаепле кеше качкан.

10 Январь 2018 3872
Җырчы Лилия Муллагалиева 29 декабрь көнне юл һәлакәтенә эләккән – машинасын бәрдергәннәр. Бу вакытта ике баласы да машинада булган. Ә иң аянычлысы – гаепле кеше һәлакәт урыныннан качкан.
Авария 16:20 сәгатьтә Сибгат Хәким урамы 70 йорт янындагы боҗрада килеп чыга.

Җырчының машинасы – ак төстәге Тойота Рав4, номеры – К858СС 116RUS.

– Лилия ханым, һәлакәт урыныннан качкан кеше табылмадымы?

– Әлегә юк. Эзләү эшләре әле дә дәвам итә.

– Һәлакәт ничегрәк килеп чыкты? Төгәлрәк аңлатып китегез әле.

– Ул көнне баланың тренировкасына ашыга идем. Су спорт төрләре янындагы боҗралы чатта машиналарга юл биреп, аларны үткәреп торганда арттан бер машина китереп бәрде. Арткы утыргычта – кызым Ильвина, алда минем янда – кечкенәсе Ильяс. Икесе дә йоклаган иде. Бәрелгәч, уяндылар да акырып елый башладылар. Машинадан шунда ук чыгып, теге кешегә: “Тиз генә ГАИ чакырырга кирәк. Нишләдегез инде сез?” – дип кычкырдым да, кабат балаларны тынычландырырга машинага кереп утырдым. Бәрелгән кешенең машинасына карамадым да, качып китәр дип уема да килмәде. Башымда балаларны тынычландыру гына. Хәзерге заманда бит зыянны иминият оешмалары күтәрә, шуңа да теге кеше качып китәр дип башыма да килмәде инде. Машинада бер минут та тормадым инде. “Баланы килеп ал әле”, дип әйтергә апаның номерын җыеп утырганда, алдагы көзгедән күрәм: гаепле кеше минем яннан китеп маташа. Узып киткәндә генә номерын күреп алдым: 535 саннары иде, ә менә хәрефләре истә калмады. ЮХИДИ хезмәткәрләре килгәч, үземнең видеорегистратор аша карап, гаепленең машинасы кара, яки караңгы соры төстәге Лада Веста булуы ачыкланды. Бөтен мәгълүматны ЮХИДИ хезмәткәрләренә сөйләп бирдем. Минем янда торган автобусларның видеорегистраторларын, боҗра янындагы бассейнның видеокамерасын да карадык. Ләкин номерны 100% күрә алмыйбыз. Әле аның машинасында пассажир хатын-кыз да бар иде. Минем яннан узып киткәндә тегесе төшеп калып, юлны аркылы чыгып чапты. Бәлки, ул аның хатыны булгандыр. Куып карадым мин аны, ләкин машиналар арага керү сәбәпле күздән югалттым. Җитмәсә, һава торышы да, юллар да начар иде бит. Машина эчендә балалар акырып елый, үзем шок кичердем, шуңа да алданрак игътибар белән карамаганмын инде. Хәзерге вакытта эзлиләр. Табарлармы, юкмы? Ничек шулай ташлап китәргә була инде?
Җырчының машинасына шактый зур зыян килгән: бамперы ярылган, арткы ягы янчелгән. Лилия ханымның лилия чәчкәле машинасына күз тиде инде әллә! Узган ел җырчы аны КАСКО буенча иминиятләштергән булса, быел бәхетсезлеккә каршы анысын ясатмаган.

Әгәр әлеге һәлакәтне күрүче булса, җырчының үзенә, яки безгә хәбәр итегез, дуслар! Бәлки, видеорегистраторларыгыз ярдәмгә килер. Лилия Муллагалиева ярдәм итүчене буш итмәскә вәгъдә бирә.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ