Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия Хәйруллина: "Сәхнәгә кроссовки һәм чалбар киеп чыгуның начар ягын күрмим. Бу – хисләремнең чагылышы"

20 Октябрь 2017 3552
16 октябрь көнне Казанда Лилия Хәйруллина беренче концертын тәкъдим итте. Соңгы арада җырчы кроссовки һәм чалбардан җырлый башлады. Ни өчен Лилия мондый образ сайлаган? Җырчы татар эстрадасына яңалык алып килергә телиме?
“Мин дә кошлар нәселеннән” дип аталган концерт программасы аэропортта саубуллашу күренеше белән башланып китте. Аннан чит җирдә сәяхәт итү, чит илне гизү һәм сагынып туган якка, әти-әни нигезенә кайту, күрешү.

Әлеге концерт башкаларныкыннан заманча стильдә куелуы белән аерылып торды. Тәнәфессез барган 2 сәгатьлек театральләштерелгән тамаша үзенә берничә юнәлешне берләштергән: анда җыр, бию, шигърият, юмор һәм хәтта, цирк номеры да бар иде. Лилиянең сәхнә киемнәре дә һәр номерга туры китереп сайланган.

           LQJIcdscFGY.jpg

– Концертымны режиссер белән бергә уйладык, - дип башлады сүзен Лилия. - Гөлфия Шакирова сүзләренә Нияз Вәлиев иҗат иткән “Мин дә кошлар нәселеннән” дип аталган җырым бар минем. Халык та бик яхшы кабул итте аны. Әлеге җыр тирән мәгънәгә ия. Шуңадырмы, ул минем иҗатымда бик зур роль уйнады һәм концерт куюга этәргеч бирде. Без дә кошлар кебек туган илдән чит илләргә чыгып китәбез дә, кире кошлар кебек әйләнеп кайтабыз. Концерттагы чемоданнар –төп символ. Аларга киемнәр генә түгел, бар тормыш сыйган. Бөтен тормышыбыз юл кебек бит безнең.

Концертта шулай ук Лилиянең якын дусты – Данир Сабиров та катнашты.

– Без Лилия белән якын дуслар. Хәзер инде гаиләләр белән йөрешәбез. Лилия бик тырыша инде, яна-яна иҗат итә. Иң мөһиме аңа халык мәхәббәте телим, – диде Данир.

                 CleD66G7ug4.jpg

Аннан сәхнәгә Лилиянең әнисе Гөлдания ханым Хәйруллина чыкты.

– Лилия турында мин сөйләмәсәм, тагын кем сөйләр? – дип башлады ул сүзен. – 2 яшь тә 10 айда җырлый башлады ул. “Мамадыш”, “Эх, дускаем, кил әле” җырларын башкарды. Аннан берара: “Җырламыйм, шофер булам!” дип кенә әйтә иде. Шоферын да булды, хәзер машина йөртә. Бервакыт: “Бу баланың сәхнә күрәсе булмас, мөгаен”, – дип көчкә җырларга чыгарган идек, үзенә дә ошап китте бугай, җырлаштыргалап йөри башлады. Аннан соң үсмерлек чоры дигән булып тагын туктады, ялындырган була бит. Ул вакытта “Клон” киносы чыккан иде. Артистларыннан күреп, шәрыкъ биюләре белән кызыксына башлады.

Аннан соң без концертларда цирк артистлары белән эшли идек. Кызым шуларга кызыгып, цирк студиясенә йөри башлады. Анда балаларны 3-4 яшьтән бирәләр, ә Лилия картаеп, укырга 8 яшендә китте. Бик тырышып укыды. Укытучылар: “Ике елда безнең беркемгә дә номер куйган юк”, – дисәләр дә, Лилия бүгенге концертында күрсәткән номерны өйрәнде.
Һөнәрләре бик күп иде: җыр-бию, спортка да йөри, укый да, квн да да катнаша. Бер елны мәктәбендә шундый мода китте: Президент сайладылар. Катнашучылар күп иде. Көрәшеп, җиңде бит бөтенесен, Президент булды. “Ул мәктәптә синнән башка кеше юкмы соң?” минәйтәм. Шуның өстенә үзебез белән ияртеп, Себер якларына гастрольләргә алып чыгып китәбез. Безнең “Буханка” машинасы бар иде. Шуның мотор торган җирендә йоклап, дәрес эшләп, ашап үсте инде ул бала. Артистлар арасында йөреп, әле дә юньле булып үстең дим. Менә шулай итеп, гастрольдән иртәнге сәгать биштә, алтыда кайтабыз. Ул китап-дәфтәрләрен җыя да, мәктәпкә чыгып китә, ә без йокларга ятабыз. Иптәшләре аңа: “Син юләрме соң әллә? Синең урында булсак, без ятып йоклар идек”, – диләр икән. Менә шулай гомер уза икән. Дәрескә йөрмәсә дә, мәктәпне медальгә тәмамлады. Аннан соң Казан финанс-икътисад институтына укырга керде. “Финансист булам”, – диде. Укып бетерде. “Керсәм, укыр идем, эшләр идем”, дигән иде. Нинди эшләү? Наркотик кебек бит ул сәхнә.

Барыбер язмыш шушы юлга китереп чыгарды. Әтисенең (Рөстәм Хәйруллин) бик күп җырларын башкарды. Аннан соң ул: “Минем сезнең кызыгыз булуымны беләләр. Сәхнәгә сезнең исем белән бөтенләй чыгасым килми. Сез этә-төртә чыгарган, дип сөйләрләр”, – дип гел әйтә иде. Хәзер дә минем белән бик җырлыйсы килми. Юк, берничек тә ярдәм иткәнем юк. “Татар җыры”, ТMTV, “Болгар радиосы” премияләрен алды, Аллага шөкер. Барысын да үз тырышлыгы, чын хезмәте белән алды. Шуңа күрә горурлана алам кызым белән! Шуның өстенә берничә тел белә, шул исәптән инглизчә дә. Балакаемның берүзен Америкага чыгарып җибәрдем. Акчасы да юк иде инде аның ул заманда. Үзе шунда эш табып, 4 ай торып кайтты. Менә бүген аның тәүге концерты. Сез ничек кабул итәрсез, белмим. Ә кызыма мин гаилә бәхете, балаларының, минем оныкларымның сәламәт булуын, тулы заллар һәм иҗади уңышлар телим, – дип сөйләде Гөлдания ханым.

              HT3Tq0JySpA.jpg

Концерттан соң Лилия иҗатташ дусларына үзенең логотибы төшерелгән конфетлар таратты.

– Мин хәзер брендлы булдым, үз логотибым бар. Күп кешеләр ошата. Алга таба да планнар зурдан, – диде Лилия.

– Зур сәхнәгә кроссовки һәм чалбардан чыгу кемнең идеясе иде?
– Яңа җыр язылды да, стилистым белән аңа туры килгән кием уйлап чыгардык. Киемнәр - хисләремнең чагылышы. Мин үземне шулай җайлы хис итәм. Кемдер болай сәхнәгә чыгуны халыкны хөрмәт итмәү дип атый инде. Мин бит шәрә чыкмадым, шулкадәр тәнкыйтьләрлек. Һәр җырчының үз стиле. Кем ничек тели, шулай киенә. Бездә бит сәхнәгә кроссовки киеп чыгарга ярамый дигән кагыйдәләр юк. Бу бары тик татар халкы өчен яңалык. Рус, чит ил эстрадасында ул көндәлек әйбер. Моның начар ягын күрмим.

– Лилия, концерт вакытында дулкынлануың сизелмәде...

– Әйе, дулкынланмадым. Үзем дә моңа шаккаттым. Бәлки, бу тәҗрибәдер. Бәлки, репетицияләр вакытында үземне мораль яктан ныгытканмындыр. Телевидение төшергәч, икеләтә дулкынлану булырга мөмкин иде. Аллага шөкер, барысын да җиңеп чыктым, мин канәгать. Мин үземне бик каты тәнкыйтли торган кеше, шуңа да үземнән сирәк канәгать булам. Бер сүз белән әйткәндә, мин бәхетле. Барсына да зур рәхмәт!

             mDGdEpTX6-E.jpg


      

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ