Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лилия Биктимерова: “Бернәрсәгә исем китми. Балакайларыбыз гына исән-сау булсын!”

3 Ноябрь 2017 1517
Алар – эстрададагы иң үзенчәлекле һәм тату гаиләләрнең берсе. Аларны бер фамилия белән генә атап булмый, чөнки гаиләдә берьюлы өч фамилия – Ганиев, Биктимерова, Асаева. Һәм аларның һәркайсы талантлы һәм җырлый, хәтта ике яшьлек Кәрим дә.
– Бүгенге уңышларга ирешү өчен борма юллар аша килүегез билгеле...

Лилия:
– Миңа ун яшь булганда вакытсыз әнием китеп барды. Әтием тиз арада икенче хатынга өйләнде, ә минем үги әни белән яшисем килмәде. Әниемнең бертуган сеңлесе Алсу апада яшәдем. Аннары Уфа сәнгать училищесына укырга кердем. Дәртле чаклар... Ул вакытта өченче курста белем алып йөргән Рөстәм Асаевка гашыйк булдым. Озак та үтми, никахлаштык һәм тиздән мәхәббәт җимешебез – Гөлназ туды. Кызганыч, икебез дә кызу канлы булгангамы, арабызда ыгы-зыгы тиз арада кабынып китә иде. 7 ел гомер иткәннән соң, аерылыштык... 2000 елда эшкә урнашырга дип филармониягә килдем. Фәдис Ганиевка аның төркемендә җырлау теләген белдердем. Соңыннан аның белән якыннан танышып киттек, очраша башладык. Инде 14 ел бергә яшибез.

Фәдис:
– Минем дә тормыш гадәти түгел. Өч тапкыр гаилә кордым һәм өчесендә дә малны кашыктан башлап, үзебезгә җыярга туры килде. Лилия белән авырлыклар кичердек: башта кеше фатирында яшәдек. Әле бит безнең яшь аермасы да зур. Япь-яшь Лилия шундый шартларга риза булып яшәгәч, ул вакытта ук анда миңа карата матур хисләр булгандыр, дим. Лилия белән очрашканнан соң, иҗат яңача сулыш алды. Бүген телевизордан барлык фильмнарда да хатын-кызның уенда байлык, аңа акча гына кирәк дип күрсәтсәләр дә, минемчә, алар өчен рухи канәгатьлек мөһимрәк. Иренең җылы мөнәсәбәтен бернинди акча да алыштыра алмый. Мәсәлән, Лилиянең күңелен күрер өчен күп кирәкми. “Бүләккә акча әрәм итмә”, – ди ул. Чәчәккә дә артык исе китми. Тыныч, имин яшәвебез аңа күпкә кадерле.
– Сезне Гөлназның үги әтисе дип әйтергә тел дә бармый...

Лилия:
– Әйе, алар бер-берсен бик ярата. Башта ул аңа “Фәдис абый” дип эндәшә иде. Шулай бервакыт өй алдындагы балалар мәйданчыгына чыктык та, таганда атынганда, Фәдискә беренче тапкыр “әти” дип эндәште. “Кызым, ник алай дип әйтергә булдың соң?” – дигәч, ул шунда ук: “И, әни, абый дип эндәшсәм, бу кызның әтисе юк икән дип уйларлар”, – диде. Шундый төпле фикерле бала инде ул, күз тимәсен.
Бервакыт: “Вакыты җиткәч, минем дә никахым була бит инде. Туйга, әлбәттә, Рөстәм әтине дә, Фәдис әтине дә чакырачакмын. Кара әле, әни, табын артында синең ике ягыңнан да ир заты утырачак, вәт, бәхетле хатын син! Шунда әтиләремнең икесенә дә рәхмәт әйтеп, баш иярмен инде”, – ди.

– Гадәттә, ир белән хатын, аерылышканнан соң, дошманлашып бетә...

– Без аралашып яшибез. Аңа начарлык теләмим, уңышларына сөенәм. Кызым әтисе белән горурланырлык булсын, дим. Рөстәмнең гаиләсе бик матур, балалары Гөлназга охшаган...

Фәдис:
– Рөстәм белән дә дустанә мөнәсәбәттә без. Гөлназга рәхәт. Хәзер иҗатта үзенең карьерасын башлап җибәрде. Бу өлкәдә киңәшләшергә, әнисеннән тыш, ике әтисе бар. Ир бала – әнисенә, кыз бала күбрәк әтисенә тартыла, диләр бит, чынлап та шулай икән ул. Гөлназга минем белән уртак тел табу җиңел, аның белән күбрәк аңлашабыз. Әнисе белмәгән серләребез дә бар. Кәрим белән Гөлназ арасында минем өчен бер аерма да юк, икесе дә миңа кадерле.

– Иллегез тулганда әти булу күпләрне шаккатырды...

Фәдис:
– Әйе, олы яшьтә әти булуны күпләр хупламый. Саный башлыйлар: ул бала мәктәпне бетергәндә сиңа фәлән яшь була, янәсе. Әмма Ходай язмаса, гомерең кыска булса, егермедә тапкан балаңның да киләчәген тәэмин итә алмаячаксың. Алай гомерне исәпләп утырсаң, 25тән соң бала табасы да юк булып чыга бит.

– Яшь араларыгыз шактый...

Лилия:
– Фәдис белән безнең яшь арасы – 13 яшь. Бернинди дә каршылыклар тумый. Минем карашка, ир-ат хатын-кыздан ким дигәндә 10 яшькә өлкәнрәк булырга тиеш. Шул очракта бер-береңне аңлау күпкә җиңелрәк. Ул сине һәрвакыт ихтирам итеп, үз баласыдай күреп, синең өчен җаваплылык хисе тойган очракта гына яшәве күпкә җиңелрәк.
– Гөлназ турында соңгы арада нинди генә имеш-мимешләр ишетелми! Әни кеше кызы турындагы күңелсез яңалыкларны ничек кабул итә?

Лилия:
– “Әти, әни, минем берүзем яшисе килә”, – дигәч, без каршы килмәдек, Гөлназ хәзер үз тормышы белән, берүзе генә яши. Беренчедән, ул акыллы бала. Икенчедән, бездән бер тиен акча сорамый, үз гонорарына үзе яши: җырлар яздыра, ашый һәм киенә.

“Төнге клубта сугышып йөргән”, – дигән хәбәрне уку белән, төн уртасында Гөлназга шалтыраттым. “Нинди хәл бу?!” – дим. Ул кычкырып көлеп җибәрде. Баксаң, ул әйбер яртылаш кына чынбарлык икән. Калганы – пиар. Ул имеш-мимешләргә борчылмыйм инде, чөнки хәзер заман башкача, бүгенге көн өчен ул гадәти күренеш. Мин Фәдис белән яши башлаганда, “кеше нәрсә әйтер икән”, – дип куркып йөри идем. Ә хәзер кысаларга сыймаган әйберне, киресенчә, күтәреп алып, пиар ясыйлар. Бернәрсәгә исем китми. Балакайларыбыз гына исән-сау булсын!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ