Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Әлфис Кыямовның кызы: “Тыштан усал күренсәм дә, эчтән бик гади мин”

16 Март 2018 1738
Әлфис Кыямовны күпләр “Кил син”, “Гөлфиям”, “Юк язмышка үпкә” кебек җыр­лары белән хәтерли. Кызганыч, яраткан җыр­чыбызның гомере генә кыска булды, 44 яшендә якыннарын калдырып китеп барды. Бүген аның кызы, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче булып эшләүче Айгөл белән сөйләшәбез.
– Айгөл, узган ел тормышыгызга күңелле яңалыклар алып килде. Ирең белән икегезгә “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Нинди хисләр кичердегез?

– 15 елдан артык профессиональ сәхнәдә хезмәт итәбез. Эшебезнең нәтиҗәсе инде бу. Мактаулы исемне әти-әниләребезгә багышладык. Хәзер сәхнәгә чыкканда, тагын да күбрәк җаваплылык тоябыз.

– Ирең Раил белән кайда таныштыгыз?

– Ул 2006 елдан бирле Татар дәү­ләт җыр һәм бию ансамблендә эшли иде. 2009 елда мин килдем. Беренче тапкыр шунда күрештек. Бергә бии, гастрольләргә йөри башладык. Дуслык җепләренең мәхәббәткә әйләнгәнен сизми дә калдык. Хәзер инде кызыбыз Ралинә үсеп килә.
– Икең бер казанда кайнау ничек?

– Плюсларын гына күрәбез, авыр түгел.

– Әлфис абыйның соңгы көннә­ре турында бераз сөйләп үтә алмассыңмы?

– Январь башында әти Башкорт­станга китте. 18 январь көнне күчтәнәч, бүләкләр күтәреп, өйгә кайтып кергәнен хәтерлим. Аны күргәч, бик шатланган идем. Аннан соң концертлар башланып китте. Берникадәр вакыттан соң әти: “Сезгә бер яңалыгым бар: миңа “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирәләр”, – дип шатлыгы белән уртаклашты. Кызганыч, бүләген үз кулларына тапшырырга гына өлгермәделәр. Безгә барып алырга туры килде... 8 февральдә әтинең безнең арабыздан китүенә 14 ел булды.

– Төшләргә керәме?

– Элек еш керә иде. Гел матур итеп киенгән, елмайган була иде. Хәзер сирәк.

– Әтисез үсүнең нинди авырлыкларын татырга туры килде?

– Әти үлгәндә миңа – 16, энемә 5 яшь иде. Яшьтәшләрем күңел ачып ял иткәндә, миңа күбрәк эшләргә туры килде. Әмма һич зарланмыйм. Хәзер шул тырышлыкларның нәтиҗәсен күрәм.
– Әниегез Казанда яшиме?

– Әйе. Әнием Рәзимә исемле, гим­назиядә хореография дәрес­ләрен алып бара. Биюгә сәләтем барлыгын да иң беренче ул күреп алды, беренче укытучым да әнием. Энем Айрат колледжда укый, 19 яше тулды. Бик якын торабыз. Ярдәм сорап бер тапкыр шалтыратуым була, хәзер килеп җитәләр. Рәхмәт үзләренә.
  
– Әниегез башка кияүгә чыкмады, димәк?

– Юк. Ләкин киләчәктә тормы­шын берәр яхшы кеше белән бәйләсә, без шат булыр идек.

– Холкың нинди?

– Туры сүзле, бераз корырак кеше мин. Куйган максатларыма ирешергә тырышам. Тыштан усал күренсәм дә, эчке дөньям бик гади, ачык, якты.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1643
16 Ноябрь 2018 19:18 1354
10 Ноябрь 2018 20:22 1243
ӨСКӘ