Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ленинлы Күгәй җирлегендә авыллар бетә бара

4 Октябрь 2018 612
Без – авылда туып-үсеп, шәһәрдә төпләнеп калган балалар, ничектер аерылып торабыз, үзенчәлекле кешеләр. Туган якны сагынабыз. Бигрәк тә аны җылы, кояшлы, җиләкле җәй көннәрен яратабыз. Һавасы саф, челтерәп аккан чишмәсенең суы шифалы, болыннары киң, күкләре зәңгәр дип, табигатенә хозурланып йөрибез. Елның бу фасылында мәхәббәтебез артып, хисләнеп шигырьләр дә язабыз. Бәйрәмнәрне үлеп яратабыз, Сабантуйларга, “Авыл көне”нә, тагын әллә ниндиләренә кайтабыз, кыскасы, берсеннән дә калмаска тырышабыз. Бәйрәмне ничек уздырулары белән кызыксынабыз, шунда яшәүче авылдашлардан аермалы буларак, һәр чараның кимчелекләрен тиз арада абайлап алабыз. Читтән әйбәтрәк күренә бит ул...
Авыл 16 гасырда ук барлыкка килгән, ди тарихчылар. Әмма 1912 елда янгын чыгып, байтак хуҗалык харап була. Авылның бераз таралып, йортларның сибелебрәк урнашуы да шушы янгынга бәйле. Халык йортларын соңыннан шулай төзергә карар кыла.

Күгәй халкын батыр дип беләм. Заманында колхозларын саклап калу өчен алар чак көрәк белән сәнәк күтәреп чыкмады...

Инде бүгенге тормышка әйләнеп кайттык. Күгәй җирле үзидарәсенә дүрт авыл керә. Жирлектә 601 кеше тыныч кына маллар асрап гомер кичерә. Татарлар да, руслар да, чувашлар да бар монда. Әмма авылның икесе беткән дип санала, аларның киләчәге юк. Урман исемле бистәдә – өч, Рус Исламында ике кеше яши.

– Авылда эш юк дип зарланалар. Инде пенсия яшен арттырдылар. Сездә хәлләр ничек соң? Пенсиягә чыкканчы адәм балалары кайларда эшләп бетерергә тиеш? – дип сорыйм аннан.

– Безнең авыл җирлегендә ике колхоз сакланып калды. Берсе – Тау Иле, икенчесе – Күгәй авылында. Яшьләр авылда калмый. Безнең ике балабыз да балигъ булдылар да шәһәргә китеп бардылар. Механизаторлар 50 яшьлек кешеләр, иң яше – 1976 елгы. Сыер савучыларның уртача яше дә 40лар тирәсе. Бездә үзарасалым акчасын да начар тапшыралар. Башта 200 сум, быел 250 сум җыеп караган идек, – ди рәис.

– 1000 сум тапшырган җирлекләр дә бар бит. Нишләп төрле җирдә төрлечә караш икән? Бу нәрсәдән тора? – дип сорыйм аннан.

   Язманы тулысынча 4нче октябрьдә чыккан 39нчы саннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ