Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ленин бабай безнең белән!

14 Ноябрь 2018 389
Элек без – студентларны 7 ноябрь көнне демонстрациягә чыгаралар иде. Бу вакытлар онытыла, әкренләп хәтердән юыла бара инде. Шуның белән бергә “Ленин” дигән исем дә онытыла төште
1990 ел. Бишенче курста укыйбыз. “Фәнни коммунизм” дигән фәннән имтихан тапшырыр көн килеп җитте, әле бер генә түгел, ике тапкыр бирергә кирәк.

Чөнки ул “дәүләт имтиханнары” исемлегендә дә бар. Авыр фән, озак әзерләндек. Ул да булмый, “фәнни коммунизмнан имтихан тапшырырга кирәкми” дигән хәбәр килеп җитте. Сөендек, билгеле. Әмма “ни өчен?” дигән сорау тынгылык бирми җәфалады.

 Әлеге сорау белән диплом эшемнең җитәкчесе Мөнҗия Борһановна янына торып чаптым. “Бу хәлнең булуы мөмкин түгел, Ленин турында әллә нинди начар сүзләр язалар”, – диде ул йөрәк даруын эчә-эчә. “Студентларга кадәр юлбашчының исеменә тап төшерергә җөрьәт иткәннәр”, – дип тә өстәде.

Безгә исә бер имтиханны аннан-моннан бирдерделәр, семинарларда катнашканга карап, билге тезеп чыктылар, икенчесенә барып тормадык. Шуның белән барысына да нокта куйдык. Безнең буын моны авыр кабул итте. Минем башта исә: “Нигә алайса ничә еллар буе укыттылар икән? Кем кемне алдаган?” – дигән сорау кайнады.

****
Ирексездән, үземнең балачагым узган бәхетле чорны сагындым. Сагынырсың да шул! Бер тиен түләмичә мәктәпне, аннан Казан Дәүләт университетын тә­мамладым. Барыбыз да бертөрле идек, бер төсле киендек, бертөрле яшәдек, максатларыбыз да уртак, киләчәккә ышаныч та зур иде.

Инде Ленин ба­байның кем икәнен тәгаен әйтә алмаучы яңа буын үсеп җитте.

Югыйсә, без тарихны белергә, аның күренекле шәхесләрен барлап яшәргә тиеш. Бигрәк тә Владимир Ильич Ленин кебек бөек юлбашчыларны, даһиларны!

Дөрес, Ленин бабай бер Күгәйдә генә түгел, республиканың байтак төбәгендә басып тора әле. Кайчандыр колхоз балансына биргәннәр дә, хәзер җирле хакимиятләрдә акча җитмәү сәбәпле, һәйкәлләр кызганыч кыяфәткә кергән. Ләкин Ленин бабай барыбер горур басып тора...

*****
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 45нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1660
10 Декабрь 2018 20:09 1386
16 Ноябрь 2018 19:18 1373
ӨСКӘ