Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Лаешта зират җирләрен саталар яки үлемгә салым түлибезме?

18 Январь 2018 1236
Яңа гына газиз баласын җир куенына иңдергән бер ана “Акчарлак”ка ә шалтыратты: “Улымның гәүдәсен Лаеш районының Имәнкискә авылына җирләргә алып кайткач, бездән 15 мең сум акча алдылар, – диде кайгыдан тәмам бөгелеп төшкән, аптыраган ана. – Югыйсә, анда улыбызның әби-бабасы күмелгән. Акчабыз да юк иде, чөнки улыбыз бер ел авырды...”
Дөрес, соңыннан шалтыратучы минем белән кабат элемтәгә кереп, язмавымны үтенде. Башка туганнарын җирләргә туры килсә, Имәнкискәгә кертмәсләр дип курыккандыр инде...

Янә Лаеш якларыннан хәбәр алдык. Илсур Ибраһимов атлы кеше: “Лаеш районында зират җирләрен саталар, ул дәүләтнеке бит, ни хаклары бар?” – дигән эчтәлектәге хат язган иде.

Хәзер зират җирләре авыл муллалары кулында микәнни?.. Бу кайчан шулай булды соң әле?.. Нигә Лаешта гына?.. Бүтән төбәкләрдә зират җирләре дә, җирләү дә бушка. Барысын да җыелып авыл халкы башкара. Казан якын, шуңа мәрхүмнәрне күпләп алып кайталар микән?.. Безне әнә шундый сораулар өермәсе чолгап алды.

Әнә, Россия иҗтимагый палатасында “мәет күмү” дип бик тә ямьсез аталган яңа закон проекты әзерләнә, ул үз чиратында үлемгә салым кертүне күздә тота. Имеш, исән чагында кем күпме акча туплый, шуңа карап җирләячәкләр. Кабереңне алтын чардуганнар белән әйләндереп алырга да мөмкиннәр...

“Үләргә соңга калдым”

Имәнкискә авылы гомер-гомергә аерылып торды. Чөнки аның урамын тыныч кына узып булмый. Нәрсәләр генә алып чыгып сатмыйлар анда! Соңгы вакытта гына сафлары сирәгәйде, элекке кебек урам тулып тормыйлар. Әллә табыш керми башлаган, әллә үзләре ялыккан?

Ләкин бу юлы сүзем ул хакта түгел. Халык белән күңелсез темага аралаштым. Сорауны да ничек бирергә белми аптырап беттем.

Шулай итеп, Имәнкискәдә ни өчен акча җыялар? Читтән алып кайткан кешеләргә зиратта бирелгән урын өченме? Кабер казыган, күмгән, укылган догалар өченме? Белүемчә, читтән кайтканнарны юып, кәфенләп, гомумән, эшен бетереп алып кайталар... Мәрхүмнәрнең якыннары биргән акчага киләчәктә зиратларны карап торачаклармы? Алай дисәң, койманы да ел саен тотмыйлар бит. Өмәгә дә авыл халкы чыга. Онытып торам, монда мәчет тә бар бит әле!

Бу җәһәттән, авыл халкының фикере төрлечә булып чыкты. Кайберләре акча турында бөтенләй ишетмәгән икән. Бәхетле кешеләр. Димәк, читтә яшәгән туганнары исән-сау!

– Гомер буе Имәнкискәдә яшим. 10 ел хат ташучы булып эшләдем, – ди Дания Рәхмәтуллина. – Инде ике ел кафеда җыештыручы булып хезмәт куям. Авыл бик зур, хат ташучы булып эшләгәндә көн саен 16 чакрым йөрергә кирәк һәм моның өчен аена 6 мең сум хезмәт хакы түлиләр иде. Шуңа киттем. Монда да учлап акча бирмиләр. Халыкта, бигрәк тә пенсионерларда юк инде ул акча! Моннан берничә ел элек Казанда яшәгән бертуган абыйны алып кайтып җирләдек, апа биш мең сум акча илтеп биргән. Зиратның коймаларын тотарга кирәк бит! Койма тотканда һәр хуҗалыктан акча җыеп биргән идек инде бирүен...

– Казанда яшәүче балаларга якынрак булу өчен Бөгелмәдән Имәнкискәгә күчеп кайттык, – ди бер ханым. – Мин күмгән өчен акча җыюлары турында хәбәрдар, алай гына да түгел, читтән күчеп кайтканнардан да акча алачаклар икән дип ишеттем. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер инде. Хәзер җир кыйммәт бит. Әнә, озакламый үлем өчен салым түләтә башлаячаклар диләр. Ләкин шунысы борчый: ул акчалар минем өчен тотылачакмы соң? Кем гарантия бирә?

– Ә нигә акча алмаска тиешләр ди әле? Шәһәрдә җир кыйммәт бит! – ди кибеттә сатучы булып эшләүче Фәния Фәтхуллина. – Кеше әллә ничә туганын бирегә алып кайтып күмәргә тырыша, чөнки монда очсызрак. Аннан, койма тотарга, зиратны чистартып торырга кирәк! Кеше ялларга туры килә. Чөнки кайсы хуҗалыкта үлеп беткәннәр, кайсының балалары Казанда яши, кайтырга вакытлары юк...

– Үләргә соңга калдым,– ди ак яулыклы бер әби. – Бу хәлләрне күреп йөрәгем әрнер дип уйламаган идем. Сугыш вакытында, сугыштан соң авыр елларда күпме кеше кырылган, әмма барысына да урын табылган. Каберләр дә мәңгелек түгел, күпмедер вакыт үткәннән соң анда кабат кеше күмәргә була. Инде хәзер үләргә дә куркырсың... Пенсиям көчкә җитеп бара. Балаларымның да хәле шәптән түгел. Кәфенлек алып куйдым, үлемтеккә акча җыйдым. Әмма 15 мең турында ишеткәч, кан басымым күтәрелде. Кирәк бит, ә! Кем уйлап чыгарган закон бу? Мине ничек тә җир астына тыгып куярлар анысы. Казанда апам яши, шуның өчен борчылам. Кияүдә булмады, балалары юк. Аны кем күмәр?..
Ис-акылларың китәрлек инде: үлгәч җир астына керү проблемага әйләнеп бара икән бүген!
“Без чакырып кайтармыйбыз, Казанда күмсеннәр!”

Имәнкискә авылы мәчете 1993 елда эшли башлаган. Ул республиканың башка район мәчетләреннән аерылмый. Артыгы да, киме дә юк. Әйтүләренчә, моннан берничә ел элек мәчеткә капиталь ремонт ясаганнар, пластик тәрәзәләр куйганнар, түбәләрен алыштырганнар...

Намаз вакытына туры килдем. Барлыгы җиде кеше килгән. Бөтен муллаларга да бирә торган соравымны имам-хатыйп Хисаметдин Исмәгыйловка да юлладым. “Кем булып эшләдегез?” – дим. Бик мөһим сорау ул. Бер мәлне элекке парторглар мулла булып эшли башлады. Алар белән сөйләшергә дә рәхәт. Телләре телгә йокмый, белемле дә үзләре.

– Кайда гына эшләмәдем! Президент кына булып булмады... Ә инде акча мәсьәләсенә килгәндә, 3 майда авыл халкы җыелып, мине кабат сайлап куйдылар. Менә шунда акча турында сөйләштек, – ди ул.

– Әле без читтән кайтучылардан 20 мең алырга теләгән идек, – дип сүзгә кушыла мәчеттәге ирләр.

– Нәтиҗәдә менә мондый фикергә килдек: безнең авылда туганы булмаган кешеләрне алып кайтып җирләү­челәрдән – 15 мең, моннан китеп шәһәрдә яшәгәннәрдән – 2 мең сум алабыз, – ди имам-хатыйп.

– Ул акчалар кая тотыла? – дип сорыйм аннан.

– Мәчеткә капиталь ремонт ясадык! Хәер акчасы атнага ике мең сум җыела. Бу акча утка түләргә дә җитми. Гаетләрдә 15-16 мең сум керә. Әле өч ел элек зират коймасын тоттык. Мәчеттә җыелган акчага кушар өчен халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Кирәк-яракларны гына сатып алдык, эш өчен түләмәдек, үзебез эшләдек, яшьләр дә теләп катнашты, – ди ул.

– Койма өчен 500-600 мең сум акча китте, – дип сүзгә кушыла мәчет­тәгеләр.

– Бүтән төбәкләрдә күмгән өчен акча алмыйлар. Алар ничек яши, ничек акча җиткерә икән соң?

– Без бүтәннәрне белмибез. Аларда эшебез юк! Мәсәлән, без газ яндырабыз. Кыш буена 50-55 мең сум җыела. Ә мәчеткә елга 100 мең сум акча да керми. Аны бер санап карарга кирәк әле! Мәчет үзе зур бер хуҗалык бит. Акчаны бүлеп кесәгә салу юк! Атна саен кергән акчаны саныйбыз. Аллага шөкер, дәүләт пенсия түли, – ди Хисаметдин Исмәгыйлов.

– Димәк, киләчәктә дә акча алачаксыз инде?..

– Әгәр дә, Имәнкискәдә күмәргә кыйбатсыналар икән, алып кайтмасыннар! 80 меңгә Казанда җирләсеннәр! Без чакырып кайтармыйбыз! Кирәк-яракка йорт саен кереп, үзем акча җыеп йөрдем. Бездә үзарасалым акчасын да тапшырмыйлар. Әнә, 80 кеше бирмәгән! Җирле үзидарә рәисенә җитмәгән сумманы мәчет акчасыннан бирдек. Ярый әле, мосафирлар керә. 15-20 кеше булалар. Аннан без мохтаҗларга булышабыз. Миңа кадәр эшләгән имам-хатыйбка 10 мең сум, ике яшьлек баланың күзенә Швейцариядә операция ясау өчен 5 мең сум бирдек. Үзем генә хуҗа булып нидер эшләгәнем юк. Бер көнне мәчеткә яшь кенә бер ир килеп керде. Бик матур итеп намаз укыды. “Мин Азнакайдан, баламның башына операция ясадылар, больницада ята”, – дип, ярдәм сорады. Зиннәт абый белән икәү идек. Киңәшләштек тә, алты мең сум акча биреп чыгардык. “Кич китерермен”, – диде. Кич тә юк, иртән дә юк. Уразаның беренче көне иде. Менә шундый оятсызлар да бар, – ди имам-хатыйп.
Агачларны кисеп, зиратны чистартуны гадәттә җирле үзидарә оештыра бит. Шуңа күрә, Имәнкискә авылы караган Чирпы җирле үзидарә рәисе Радик Евдокимовның да фикерен тыңлыйсы иттем:

– Миндә акча алалар дигән мәгълүмат юк, – дип кыска тотты ул җавабын.

– Сез бу турыда бөтенләй белмисезме? – дип кабат сорыйм.

– Белмим...
Соңгы сүз

Бәлки үлемгә салым кертеп дөрес эшлиләрдер? Исеме генә бик ямьсез. Син эшли башлаган көнеңнән алып үләсеңне истә тотып, аңа әзерләнеп яшәргә тиеш булып чыгасың инде. Әле кулга СНИЛС кебек документ та тоттырмакчылар! Анда “үлем” дигән сүз язарлар микән? Бу ни өчен кирәкме? Әйтүләренчә, Россиядә үлүчеләрдән файдаланып кабахәт җаннар “кара базар”да елына 120-150 миллиард сум акчалар эшли икән. Җир саталар, ритуал хезмәтләр өчен зур суммалар сорыйлар...

Ритуал хезмәтләр дигәннән, Россия законнарына күз салсаң, якынын күмгәндә тотылган сумма өчен компенсация каралган. Әмма моннан 20 процент кына кеше куллана, калганнар белми күрәсең, йә булмаса, артыннан йөрергә иренә.

Имәнкискәдәге хәлне барыбер ни­чектер йөрәк кабул итми. Го­мергә булмаганны! Дөрес, имам-хатыйпны да, мәчеткә йөрү­челәрне дә аңларга була. Зиратны карау халык җилкәсенә төшкән каһәр суккан заманда авылның яшәеше өчен кыл да кыймылдатмаган, зиратка бер койма да тотмаган, бер тиен дә бирмәгән кеше туганын алып кайтып җирли. Кая монда гаделлек? Ләкин газетага шалтыратучы әйтүенчә, Имәнкискә авылында аның туганнары яши. Димәк, зират, авылның кирәк-яраклары өчен акча биреп торалар...

Алда әйткәнемчә, бәл­ки яңа законга каршы килергә кирәкмидер? Әле зиратлар исемлеге язылган электрон карта да бирергә җыеналар. Шул карта ярдәмендә мәңгегә күзләреңне йомгач, кайда ятасыңны үзең сайлый алачаксың. Алайса, зират җирләрен зур суммаларга сата башладылар.

Моңа нокта куярга җыеналар. Шәһәр­дә генә түгел, шулай итеп, бу галәмәт авылларга да керә бара. Без башка­лардан киммени дип уйлыйлардыр инде...

Әлеге җәһәттән ТР Мөселманнар Ди­ния нәзарәтендәгеләр фикерен дә тыңладым. Имәнкискә авылында йөр­гәндә ТР Мөселманнар Диния нәзарәте моңа ничек карый икән дип уйладым, мөнәсәбәтләрен белергә теләдем. Нәзарәт исә мине Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт белән тоташтырды. Рәфкать хәзрәт үз чиратында Имәнкискәдәге бәяләрне әйтеп чыкты, моның авыл халкы белән берлектә кабул ителүен ассызыклады. “Татарстанның көнчыгыш районнарында акча җыймыйлар, – дим аңа да. “Алар шәһәрдән ерак районнар бит, – диде ул һәм янә “халык” сүзенә басым ясады. Шулай булгач, хөрмәтле шалтыратучылар, зарыгызны халыкка җиткерегез!

Ләкин мин авыл халкының карарны ничек кабул иткәнен дә яхшы беләм...


Казан – Лаеш – Казан.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
25 Январь 2018 16:19 4758
ӨСКӘ