Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ләззәт эзләүче ирләр яки йоны коелган тавык кебек хатыннар

11 Июль 2017 1153
Утыз ел бергә гомер иткәннән соң без дә аерылыштык. Сәбәбе дә бар иде: ирем әйтүенчә, мин гаепле. Мин тиз кызып китүчән, шул чакта ни әйткәнемне сизми дә калам. Шул гадәтем аркасында төрле уңайсыз хәлләргә тарыйм. Ә ирем, киресенчә, бик тыныч кеше, күп сөйләшми, сүзләрен дә уйлап кына әйтә. Без капма-каршы холыклы. Безгә бергә яшәү бик авыр булды. Ә аралар суынып беткәч, бергә яшәп калып булмый икән – салкын тормыш башлана. Өйгә кайткач, бер-береңне күрәсең килмәсен әле! Аерылышкач ул озак йөрмәде, өйләнде. Хәзерге көндә алар бик матур яшиләр дип ишеттем. Балалар аның белән аралаша. Ир кеше ирекле кош, ул һаман егет. Аны балалар тормышы да бик борчымый, янында хатыны бар, шул җиткән. Ирдән аерылгач, мин дә кияүгә чыга алган булыр идем, яраткан кешем дә бар, ләкин мин – әни кеше. Хәер, балаларым күптән башлы-күзле. Шулай да авырлыклар килгәндә ярдәмгә мин ашыгам, әтиләре түгел... Яраткан кешем дигәннән, мин аны иремнән аерылгач очраттым. Тик ул бик көнче. Көнчелек – гаиләгә тынычлык бирми торган ямьсез күренеш. Көнчелек аркасында да күп гаиләләр таркала.

Ирләргә матур, елмаеп, чәчрәп торган хатыннар күбрәк ошый. Андый хатын ирнең алдына да, артына да төшә. Аерылган иремнең икенче хатыны нәкъ шундый. Үзем андый түгел, ялагайлана белмим. Монысын да әйтим инде: ир йортыннан үзем чыгып киттем. Ә ул шунда хатын алып кайтты. Ирләр бүтән төрле камырдан ясалган затлар. Алар тормышка салкын карый. Ирләрнең барысына да иң беренче чиратта ләззәт кенә кирәк. Хатын иргә тулысынча буйсынырга тиеш. Шулай булмаганда ир ләззәтне кырыйдан эзләргә дә күп уйлап тормый.

Хөрмәтле ирләр, тормыштан гел ләззәт кенә көтеп яшәмәгез инде, тормыш арбасын тартырга, балалар тәрбияләргә дә вакыт табыгыз! Хатыннарыгызны йоны коелган тавык хәленә кертмәгез, тормыш бик авыр бит. Кайбер ирләр анасы сүзеннән чыкмый, хатынын җәберли. Кайберләре хатын сүзен тыңлап анасына көн күрсәтми. Ана кеше җәберләүгә чыдый алмыйча, гомер иткән йортыннан чыгып китеп, туганнарында яшәргә мәҗбүр. Картайган көнеңдә яшәвең эт тормышына әверелсен әле! Ир булсаң, ананы – ана, хатынны хатын ит. Бозау булма. Ана коткысы белән хатынын җәберләгән ир дә – бозау.

Иремнән аерылгач, “туташ” булырмын инде, мин “хатын” түгел. Рауза туташ дип белерсез.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
2 Сентябрь 2017 12:28 2355
ӨСКӘ